Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда урыс чиркәве мәктәпләргә "тәре явын" көчәйтә


"Диннәр мәдәнияте һәм әһлак нигезләре" дәресе бара
"Диннәр мәдәнияте һәм әһлак нигезләре" дәресе бара

Самар өлкәсендә православ дин әһелләре татар мәктәпләренә дә куратор итеп билгеләнгән. Самарның "Яктылык" мәктәбе чиркәү әһелләре бусагадан атлап кермәс дип өметләнә.

Самар шәһәрендәге бөтен гомум белем бирү мәктәпләренә дә православ дин әһелләре кураторлар итеп билгеләнгән. Шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбе булган "Яктылык"ка да багучы итеп мөселман рухание түгел, ә чиркәү әһеле Григорий Сергеев куелган. Бу документны шәһәр мәгариф департаментының башлангыч, төп, урта һәм мәгълүмат тәэминаты идарәсе башлыгы Вера Халаева имзалаган. Анда "эшегезгә җәлеп итү өчен сезгә билгеләнгән кураторлар исемлеген" җибәрәбез диелгән.

Православ дине әһелләрен мәктәпләргә куратор итеп билгеләү документы
Православ дине әһелләрен мәктәпләргә куратор итеп билгеләү документы

Азатлык Халаевага шалтыратып, Русиядә дин дәүләттән аерылган булу сәбәпле, кураторларны билгеләү канунимы, ни өчен "Яктылык" татар мәктәбенә мөселман рухание куелмады дип сорарага теләгән иде, әмма ул телефонын алмады.

"Яктылык" мәктәбе директоры Радик Газизов әлеге күрсәтмә белән таныш. "Бу (православ) дин әһелләре актив эшли. Бездә күренгәннәре дә, миңа шалтыратканнары да юк. Мәктәбебездә әз генә урыслар булса да, аңлый торганнардыр", ди Газизов. Ул "Яктылык"та дүрт ел директор булып эшли, моңа кадәр православ дине әһелләрен билгеләү турында күрсәтмәләр төшкәне юк иде, ди.

Самар өлкәсе мөфтие Талип Яруллин исә элегрәк тә мондый күрсәтмәләрнең булганын әйтә.

Талип хәзрәт Яруллин
Талип хәзрәт Яруллин

"Мөселманнарга да мәктәпләргә керү рөхсәте бар, әмма урыс православ чиркәве бу яктан бик нык эшли. Аларның мәгариф министрлыгы белән элемтәләре бик яхшы һәм үз дигәннәрендә нык торып эшли. Кешеләре дә күп һәм шуңа күрә һәр мәктәпкә берәр куратор да билгели алалар. Без - мөселманнарда бөтен мәктәпләргә кураторлар куярлык кешеләребез дә күп түгел. Ә үзебезнең татар мәктәпләренә куратор булып йөрибез, Аллага шөкер!" ди Яруллин.

Аның сүзләренчә, мәктәпләргә билгеләнгән православ кураторлары күпчелек очракта формаль гына булып кала, исемлектә бар, ә чынлыкта күренмиләр, шулай да соңгы вакытта чиркәү мәктәпләргә йогынтысын бигрәк тә арттырган.

"Хәзер православлар Рухи-мәгърифәт үзәге (Духовно-просветительский центр) дигән оешма булдырды. Бу үзәк мәктәпләргә барып балаларга өстәмә фәннәр кертмәкче була. Рәсем сәнгате, хореография, тел өйрәнү һәм тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, шуларны кертергә җыеналар. Үз дәресләрен укыту планына кертү өчен аларга хәзер балалар саны кирәк. Бу үзәкләр гадәттә чиркәү каршында ачыла, әгәр мәктәпләр белән килешү төзи алсалар, мәктәптә дә эш башлыйлар. Алар хәзер кураторларын да кертеп мәктәпләрне дә кулланмакчы. Икенче яктан, укыткан өчен атакайларны хезмәт хаклы итәргә дә телиләр", ди Яруллин.

Талип хәзрәт сүзләренчә, күпчелеге урыс балалары укыган мәктәпләрдә дә әлеге кураторлыкка һәм православ диненең мәктәпләргә үтеп керүенә каршы торучылар бар. "Бездә Православ дине нигезләре дигән фән бар. Ата-аналарны җыялар да, балаларыгыз шул фәнне өйрәнергә теләүләрен языгыз дип көчләп әйтәләр. Урыс милләтендә булган түрәләр христианлыкны күтәрә һәм әти-әниләрнең теләкләре бар дип административ басым белән эшләтәләр. Менә теләүчеләр күп һәм шуңа күрә кураторлар куябыз дигән сәясәт бара", ди хәзрәт.

Самар өлкәсенең татар мәктәпләре укучылары дини җәйләүдә
Самар өлкәсенең татар мәктәпләре укучылары дини җәйләүдә

Самар өлкәсе мөселманнары диния идарәсе дә үз ягыннан православларныкы кебек Рухи-мәгърифәт үзәге ачарга җыена. Бүген идарә аны ачу өчен документлар туплый, укыту планнары әзерли. "Ислам мәдәнияте нигезләре, йә булмаса башка фәннәрне дә кертеп үзебезнең имамнар да хезмәт хакы алырлык дәрәҗәгә җиткерергә телибез", ди Яруллин. Диния идарәсенең теләге – Самар өлкәсендәге бөтен мәчетләрдә һәм татар мәктәпләрендә дә үз эшчәнлекләрен җәелдерү.

"Яктылык" мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары "Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре"н өйрәнә. Бу фән Русиядә 2012 елда укытыла башлады. Кайсы динне сайлап алу ата-аналар теләгендә. "Безнең ата-аналар төрле елларда төрлечә сайлый. Кайбер елда әхлак нигезләрен, ә күпчелек мөселман мәдәнияте нигезләрен сайлыйлар", ди мәктәп директоры Газизов.

Радик Газизов
Радик Газизов

Аның сүзләренчә, мөселман дине әһелләре мәктәптә еш була. Әти-әниләр җыелышларында да чыгыш ясый. Мәктәпкә әтиләрне дә тарту өчен "Ирләр клубы" оештырылган. Бу клубка төрле белгечләр – психологлар, табиблар, прокуратура хезмәткәрләре һәм дин әһелләре дә килеп чыгыш ясый.

Яруллин бөтенесе диярлек мөселман балалары укыган мәктәпкә православлар аяк атламас дип өмтеләнә.

"Яктылык"та һәр сыйныфта өчәр сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла. Калганнар фәннәр урысча барса да, бөтен тәрбия чаралары татарча, милли рухта үтә. Мәктәптә 480ләп бала белем ала. Быел да беренчеләр ике сыйныф булачак. "Бу сыйныфларга урыннар ел башында ук бетте", ди Газизов.

XS
SM
MD
LG