Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 медицина Нобеле – ясалма аталандыру өчен


Роберт Эдвардс
Роберт Эдвардс

2010 елның медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләге Британия галиме Роберт Эдвардска бирелде.

Нобель комитеты сәркатибе Горан Һанссон сүзләренчә, Эдвардс уйлап чыгарган ясалма аталандыру ысулы кысырлыктан интеккән миллионнарча гаиләгә бала табу бәхетен бүләк иткән. Кембридж университетының мактаулы профессоры бу фәнни эзләнүләргә 20 ел гомерен биргән.
Ватикан: Ясалма аталандыру – әхлакка каршы гамәл.

Роберт Эдвардс беренче күкәй күзәнәген 1968 елда аталандырган. Әлеге ысулны камилләштерү максаты белән ул гинеколог Патрик Септой белән хезмәттәшлек итә башлаган.

Пыяла савытта яралган беренче бала, Луиза Джой Браун, 1978 елның 25 июлендә туган. Бүгенге көндә андый балалар саны инде 4 миллионга җиткән.

Эдвард һәм аның хезмәттәшләре бу фәнни эшләре өчен төрле хөкүмәтләрдән, дини төркемнәрдән күпсанлы тәнкыйть сүзләре ишеткән.

1987 елда Ватикан ясалма аталандыруны ир белән хатын арасындагы “табигый” җенси берлекне бозучы әхлакка каршы гамәл дип игълан итте. Католик чиркәү Эдвардсның эзләнүләре аталандырылмаган орлыкларның кырылуына китерә, бу исә кеше гомерен өзүгә тиң дигән кисәтү ясаган иде.

Бүген Ватикан рәсмие Игнасио Карраско де Паула Нобель комитеты карарына тәнкыйть белдереп, аны “урынсыз” карар дип атады. Бу ысул ярдәмендә бала теләсә кемнән, шул исәптән дәү әнисеннән дә туа ала, бу инде башка сыя торган нәрсә түгел, диде ул Италиянең ANSA агентлыгына.

Роберт Эдвардс хәзер 85 яшьтә, хәле бик авыр. Нобель комитеты бүләк турында хәбәрне телефон аша аның хатынына җиткергән. Патрик Септой 1988 елда ук вафат булган. Билгеле булганча, Нобель бүләге үлгәннәргә бирелми.

Нобель бүләге ел саен имеш-мимешләр тудыра

Нобель бүләгенә намзәтләр исемлеге гадәттә сер булып саклана. Шулай да, кайчакта җиңүченең исемен алдан әйтүчеләр дә була.

“Svenska Dagbladet” басмасы бүген иртә белән Роберт Эдвардсны “иң ихтимал намзәт” дип язып чыкты. Нобель комитетының бер әгъзасы журналистларга бу фаразны укыгач шаккатканы турында сөйләде.

Нобель бүләгенең быелгы күләме 10 миллион швед кронасы ($1.49 миллион) тәшкил итә. Моннан тыш аларга диплом һәм алтын медаль бирелә.

Сишәмбе 5 октябрь көнне физика, 6 октябрь – химия, 7 октябрь – әдәбият өлкәсендә, 8 октябрь – тынычлык бүләге, 11 октябрь – икътисад өлкәсендә бүләк ияләре игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG