Accessibility links

2010 физика Нобеле – Русиядән чыккан галимнәргә


Константин Новоселов һәм Андрей Гейм (у)
Константин Новоселов һәм Андрей Гейм (у)

2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге чыгышлары белән Русиядән булган, хәзерге вакытта Британиянең Манчестер университетында эшләүче ике галимгә бирелде.

Андрей Гейм һәм Константин Новоселов бу бүләкне “графен” дип аталган матдә ясап чыгарган өчен алды.

Графен – бер атом калынлыгында үтә юка итеп җәелгән углерод тукымасы. Бу тукымага берничә сыйфат хас: беренчедән, ул җир йөзендә иң ныклы материал санала. Икенчедән, электр үткәрә. Өченчедән, үтә күренмәле.

Киләчәктә графен сизгер экраннарда, гомумән, электроника тармагында киң кулланыш табар дип көтелә.

Булачак Нобель иясен институтка алмаганнар
Андрей Гейм

Андрей Гейм 1958 елда Нальчикта туган. Мәктәпне бетергәч, Мәскәү янындагы (Черноголовка) физика-техника институтына киткән. Бик сәләтле булса да, ике ел рәттән керә алмаган. Класс җитәкчесе Ольга Пешкова моның сәбәбен Андрейның алман тамырлары белән бәйләп аңлата.

2000 елда Андрей Нидерланд ватандашлыгын ала, исемен Андре дип үзгәртә. Британиянең Манчестер университеты белән хезмәттәшлек итә башлый.

Константин Новоселов
Константин Новоселов – Андрейның шәкерте. Аңа ни бары 37 яшь (1974 елда туган). Ул Русия һәм Британия ватандашы. Шул ук Манчестер университетында эшли. Аның фәнни хезмәтләре нигездә графенны экспериментлар ярдәмендә тикшерүгә багышланган.

Нобель бүләге турындагы хәбәр Константин өчен шок булган. Иптәшләре андый ихтимал турында әйткән булса да, ул моңа ышанмаган.

Шушы ачышлары өчен галимнәр 10 миллион швед кронасы (1.49 миллион доллар) күләмендә акчалата бүләк тә алачак.

Дүшәмбедә 2010 елның медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләге Британия галиме Роберт Эдвардска бирелде.
XS
SM
MD
LG