Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Путин белән очрашты


АКШ президентының Русиягә сәфәре дәвам итә. Барак Обама премьер-министр Владимир Путин белән очрашты. Чиратта эшкуарлар һәм хокук яклаучылар.

АКШ президенты Барак Обама Русиядә рәсми сәфәрдә. Дүшәмбе көнне Кремльдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда ике ил җитәкчеләре эшлекле сөйләшүләр булачагына өмет белдерде.

"Бүген һәм иртәгә үтәчәк эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр вакытында Русия-АКШ мөнәсәбәтләре тарихында кайбер караңгы битләрне ябып яңасын ачуга ирешербез, дип өметләнәбез", диде Медведев.

Ике ил арасында стратегик атом коралны киметү турындагы яңа килешү өлгесен әзерләү эше дә Обаманың Мәскәүгә килүенә берничә сәгать кала тәмамланды. Килешү өлгесе ике ил президентларына тәкъдим ителде. Килешү үзе ел азагына кадәр әзер булыр, дип көтелә. 1991 елда төзелгән START килешүенең мөддәте декабрь аенда чыга.

АКШ президенты ике көн сөйләшүләренә өмет белән карый

“АКШ һәм Русия арасында каршылыкларга караганда уртаклыклар күбрәк. Бу көннәрдә тырышып эшләсәк бу ике илнең дә халыклары файдасына булачак", диде Обама.

Белгечләр Обаманың бу сәфәре белән АКШ-Русия мөнәсәбәтләрен яхшыртачагына шик белән карый.

Русияне АКШ планнары борчый

НАТОның Грузия һәм Украинаны берлеккә алу вәгъдәсе, АКШның Европада ракеталардан саклану җиһазлары урнаштыру планнары Мәскәүнең ачуын чыгара.

Русия яңа корал килешүнең шартларының берсе итеп АКШның Европада ракеталардан саклану системасыннан баш тарту таләбен куясы булган. Вашингтон бу ике мәсьәләнең бер берсенә бер катнашы булмаганын белдергән.

Сишәмбе көнне Обаманың АКШ-Русия турында чыгышы көтелә. Ак Йорт бу нотыкны АКШның тышкы сәяәсәтенә кагылган президентның өченче зур чыгышы дип бәяли.

Обама Мәскәүгә хатыны Мишель һәм ике кызы белән килде.
XS
SM
MD
LG