Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Мәскәүдә чыгыш ясады


АКШ президенты Мәскәүнең икътисад мәктәбен тәмамлаучы студентларга элеккечә фикер йөртүне үзгәртергә кирәк, диде. Обама Русиянең мәдәният һәм фәндәге зур өлешен билгеләде.

Мәскәүнең икътисад мәктәбен тәмамлаучылар алдында ясаган чыгышында АКШ президенты Барак Обама илнең тышкы сәясәте турында сөйләде.

Бу ике дәүләт бер берсенә дошман дип фикер йөртүдән арынып Русия белән АКШ арасын якынайту юлларын табарга кирәк, диде Обама.

“Бу җиңел булмаячак. Элек бер-беренә дошманча караган ике дәүләт арасында мөнәсәбәтләрне үзгәртү авыр. Хөкүмәтләрнең, бюрократияләрнең елларча дәвам иткән эш ысулларын үзгәртү авыр. Әмма мин бу гасырның иң мөһим уртак мәсьәләләрендә американнар һәм русиялеләр берләшеп хезмәттәшлек итә алыр, дип ышанам”, диде президент.

Мондый уртак мәсьәләләр итеп Обама атом коралының җәелүен булдырмау, экстремизмга каршы көрәш һәм икътисади үсешне атады. Мәскәү һәм Вашингтон Иранның һәм Төньяк Кореяның атом программалары мәсьәләсендә берлектә эш итә ала, диде Обама.

"Кунак булсаң тыйнак бул?"

Мәскәүгә килер алдыннан премьер-министр Владимир Путинга тәнкыйть белдергән президент бүгенге чыгышында Кремль турында начар сүз әйтмәде.

Обама Советлар Берлегенең икенче дөнья сугышы вакытында миллионнарча кешесен югалтуын искә алды. Русиянең мәдәният һәм фәнгә керткән зур өлешен билгеләде.

Алай да АКШ президентының кайбер сүзләре Русия җитәкчелегенә “төрттерү” буларак яңгырады.

Обаманың яшь икътисадчылар алдында чыгышын Михаил Горбачев та тыңлады
Обама ришвәтчелек турында сөйләде, дәүләтләрнең чикләрен бозмаска, ватандашлар хокукларын якларга һәм канун хакимиятен булдырырга чакырды.

АКШ камил дәүләт түгел, әмма АКШта хатын-кызлар һәм җәмгыятьнең башка катламнары тигез хокукларга ия һәм мәгълүмат чаралары ришвәтчелекне фаш итә, диде Обама.

Үз халкына хезмәт иткән дәүләтләр генә яши һәм чәчәк ата. Үзләренә генә хезмәт иткән дәүләтләр бетә, диде АКШ президенты.

Сишәмбе иртән АКШ президенты Барак Обама Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашты.
XS
SM
MD
LG