Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама күләгәсендә кемнәр бар


Обаманың "моңлы" чыгышларының берсе
Обаманың "моңлы" чыгышларының берсе

Барак Обаманың АКШ президенты эшендә беренче авыр 100 көне үтеп бара. Аның эштә таянырлык иң ышанычлы киңәшчеләре кем?

Президентлык өчен сәяси баскычтан менгән адым саен Обама үз тирәсенә ышанычлы кешеләрне җыя барган. Алар белән киңәшләмичә президент бер карарын да кабул итми. Алар барысы да Ак Йортта президент янында.

Киңәш төркеменең баш мие

Киңәшчеләрнең "киңәшчесе" Дэйвид Аксельрод Обаманың уңышка ирешкән сайлау алды кампаниясен планлаштырды.

Дэйвид Аксельрод

"Мин Обаманың сәясәтен түгел, ә имиджын кайгыртам," ди ул үзе турында.

Аксельрод җәмәгатьчелекнең Обама турындагы фикерен күзәтә һәм фикер тискәре төсмер ала башласа президентка халыкка теләгәнен бирергә киңәш итә.

Дэйвид Аксельродка 54 яшь.

Һәр президентка армый-талмый көне-төне эшләгән кеше кирәк. Үзенең Ак Йорттагы штаб башлыгы итеп Барак Обама шундый "эш атын" Рәһм Эмануэльне сайлады. Конгрессның элекке әгъзасе буларак Эмануэль парламент артында ниләр булып ятканын яхшы белә.

Конгресста Эмануэль Обама кебек үк Иллинойс штаты вәкиле булган. Үз карашын үткәрә белү, кирәк вакытта басым ясау сәләте өчен аңа "Рәһмбо" кушаматын такканнар.

Рәһм Эмануэльгә 50 яшь.

Иллинойс анасы

Рәһм Эмануэль Обама төркеменең ачы телле максатына ирешүчән әгъзәсе саналса, Валерия Дҗэрретне киңәшчеләр үз арасындагы иң йомшак күңелле, иң ягымлы кеше дип атый.

Валерия Дҗэррет

Валерия ханым Барак Обаманың иң беренче сәяси адымнарыннан ук аның янында булган. 20 ел элек Обаманың хатыны Мишельне Чикаго шәһәр хакимиятенә эшкә алган. Барак белән Мишельдән берничә яшькә генә олырак булса да Валерия аларны әниләре кебек кайгырта.

Барак Обама New York Times басмасына биргән әңгәмәсендә Валериягә "олы апасына кебек ышанганын" белдерде.

Сүзләрне көйгә салучы "Моцарт"

Күпләр Обаманың сайлау алды кампаниясе вакытындагы чыгышларының мәгънәсенә генә түгел, ә матур яңгырашына игътибар итте. Булачак президентка чыгышларны колакка ятышлы итеп төзергә Дҗон Фавро ярдәм иткән.

Сүзләрен моң булып яңгыраткан өчен тирәсендәге кешеләр аңа "Моцарт" кушаматы таккан.

Дҗон Фаврога 27 яшь.

Сәясәт турында сөйләшмәгән кеше

Барак Обамага да сәясәттән ял кирәк. Президентның "ял һәм спорт" киңәшчесе дә бар. Элек американ футболы остасы булган Регги Лав белән Обама көн саен иртән күнегүләр ясый, телевизордан баскетбол уеннанарын карый, спорт турында бәхәсләшә.

Рэгги Лав


Регги Лавның югары сәяси белеме булса да Обама белән ул сәясәт турында сөйләшми.


Белгечләр, Обама үз тирәсендә булдыклы киңәшчеләрне туплаган, дип саный. Әмма бу төркем кризисны җиңәргә ярдәм итерме? Әллә кризис төркемне таратырмы?

Эш әле башлана гына. Обама АКШ президенты вазыйфасында беренче 100 көненә нәтиҗә ясый.
XS
SM
MD
LG