Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Обама мөселманнарга мөрәҗәгать итә


АКШ президенты Каһирә университетында мөселманнарга Көнбатыш һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләрен җайларга чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты.



Уз чыгышында АКШ җитәкчесе Барак Обама Көнбатыш белән ислам дөньясы арасындагы каршылыкларга тукталды, экстремизмга каршы көрәш, Фәлестин-Израил низагы, Гыйрак, Әфганстан, Пакстандагы сугышлар һәм Иран атом програмы мәсьәләсенә тукталды.

Обама дөньядагы миллиард ярым мөселманга мөрәҗәгать итеп Көнбатыш белән ислам дөньясы арасында үзара шикләр һәм каршылыкларны бетерергә чакырды.


Обама чыгышын Каһирә университетында тыңлаучылар

"Мин монда үзара хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләргә килдем. Мондый үзгәрешләрнең бер көн эчендә генә була алмавын, күп еллар дәвам иткән үзара ышанмауга бернинди чыгыш белән дә чик кунп булмавын аңлыйм". "Алга таба хәрәкәт итү өчен безгә ачык булырга һәм бер-беребездән өйрәнергә кирәк", - диде Обама.

"Мин бирегә, Каһирәгә АКШ белән бар дөньядагы мөселманнар арасында яңа башлангыч эзләргән килдем. Ул уртак мәнфәгатьләргә һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән булырга тиеш. Ул шулай ук Америка белән исламның бер-беренә каршы килмичә яши алуы, үзара көндәшлек зарурлыгы булмавы турындагы дөреслеккә нигезләнгәнергә тиеш. Киресенчә, алар бер-берен тулыландыра, уртак принципларга, гаделлек һәм тәррәкыять, чыдамлык һәм кешелек абруе принципларына нигезләнә", - диде.

Обама көч кулланучы экстремистларны мөселманнар арасындагы кечкенә, әмма тәэсирле төркем дип атады һәм аларны Көнбатыш белән ислам арасындагы тарихи каршылыкларны куллануда гаепләде.

"Үзара мөнәсәбәтләрне бер-беребез арасындагы каршылыкларга нигезләгәндә, без татулык урынына нәфрәт таратучыларны, барлык халыкларга гаделлек һәм муллыка ирешергә ярдам итәчәк хезмәттәшлек урынына низагларны көчәйтүчеләрне куәтләндерәбез. Үзара шикләр һәм каршылыклар чылбырын өзәргә кирәк", - диде Обама.

Израил-Фәлестин низагына тукталып АКШ җитәкчесе Американың Израил белән ныклы бәйләнешләре "яхшы мәгълүм" һәм "какшамаслык" булуын әйтте. Шул ук вакытта фәлсетин халкының хәле дә "килешеп булмаслык" диде.

Ул сүзләрен бик нык сайлап кына сөйләп, Израил-гарәп низагында үзара аңлашырга чакырды.

Чәйханәдә Обама чыгышын тыңлаучы фәлестиннәр

"Бармак төртеп күрсәтү бик җиңел. Фәлестиннәрнең Израил оешу сәбәпле җирсез калуга күрсәтүе, Израилнең тарих буена үз чикләре эчендә дә, читтән дә дәвамлы дошманлыкка һәм һөҗүмнәргә төртеп күрсәтүе. Әмма без бу низагка бары тик бу яки теге яктан гына карасак, дөреслекне күрә алмаячакбыз. Ике якның да омтылышларына чишелешне бары тик 2 дәүләт төзү аша чишеп булачак. Шунда израилләр белән фәлестиннәр узара татулыкта һәм иминлектә яшәячәк", - диде Обама.

АКШ җитәкчесе Иран белән Кушма Штатлар арасында дистәләрчә ел дәвам иткән үзара ышанмаучанлыкны туктату кыен булачагын таныды. Әмма ул үзара мөнәсәбәтләрдә бу юлда калмаска, киләчәккә таба хәрәкәт итәргә чакырды.

"Безгә илләребез арасындагы күп кенә нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк булачак. Әмма без алшартларсыз, үзара хөрмәткә нигезләнгән сөйләшү башларга телибез. Тик шунысы ачык, атом кораллары мәсьәләсенә килгәндә, безнең позициябез бик тә тәвәккәл. Бу бары тик Американың мәнфәгатьләре мәсьәләсе генә түгел. Бу Якын Көнчыгышта әлеге төбәкне һәм бар дөньяны бик тә куркыныч юлдан җибәрергә мөмкин атом кораллары ярышына юл куймау мәсьәләсе", - диде.

Обама Әфганстан белән Пакстандагы проблемаларның хәрби юл белән генә чишелә алмавын танып Вашингтонның анда мәктәпләр, хастаханәләр, юллар һәм яңа кәсепләр төзү өчен ел саен миллиардларча доллар инвестиция кертүенә басым ясады.

Обаманы гыйраклар да ишетте
Гыйрак мәсьәләсенә килгәндә, ул "АКШ гыйракларның җирләрен дә, байлыкларын да үзенә алырга теләми, АКШның хәзер Гыйрак алдында 2 җаваплылыгы бар, Гыйракка яхшырак киләчәк төзәргә ярдам итү һәм Гыйракны гыйракларның үзләренә калдыру", - диде.

Гыйрактагы хәлләр Америкага мөмкин булганда безнең проблемаларны чишү өчен дипломатияне куллану һәм халыкара консенсус булдыру зарурлыгын күрсәтте диде.

Обаманың чыгышы турында Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуп фикере

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG