Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть дәүләтләре ни өчен авторитар?


Бай илләр иреклерәк булырга тиеш дигән караш бар. Әммә, нефтькә бай илләрнең күбесе авторитар. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Сәясәт галимнәре бу күренешкә "нефть бәласы" дигән исем биргән. Сүзнең нәрсә турында барганын аңлау өчен дөньяда иң күп нефть җитештерүче 10 илнең исемлеген күрү җитә.

Бу унлыкта ни бары ике илне чын демократия дип атап була – Норвегия һәм Мексика. Аларында да демократия гадәтләре нефть тапканчыга кадәр үк булган.

Калганнары – Русиядән алып Фарсы култыгына кадәр – нефть тапканчы да авторитар булган. Хәзер дә, төрле дәрәҗәдә, авторитар булып кала.

Беренче карашка, сәер. Чөнки байлык җәмгыятьне иреклерәк итергә тиеш. Бу фикернең мантыйгы шул: нефть сатудан килгән керем халыкка таралып, бәйсез эшкуарлар катламы тудыра. Бу катлам хакимият даулый башлый һәм демократиягә этәргеч бирә.

Чынбарлыкта бу теория эшләми. Ни өчен? Лос Анжелестагы Калифорния университеты галиме, нефть дәүләтләре тарихын өйрәнүче Майкл Росс аңлатмасы:

"Демократик булмаган хөкүмәтләр нефть акчасы хисабына хакимияттә озаграк кала ала. Алар халыкка төрле ташламалар ясый, салымнарны киметә. Ташаламар алган халык җитәкчеләрен җавапка тартырга ашыкмый."

Демократик булмаган нефть табучы илләрдә моны һәркем белә. Нефть ятмалары патша гаиләсе, йә бер төркем олигарх кулында була. Хөкүмәт керемне сайлап кына "үз даирәсенә" тарата. Бу нефть имчәгенә елышу төп максатка әйләнә.

Халык шушы вазгыятьне кабул итсен өчен аз халыклы Фарсы култыгы илләрендә хөкүмәт төрле ташламалар өләшә – бушлай уку, яшәү, дәваланулар. Салым түлисе булмагач, тавыш куптаручы да юк.

Русия, Иран кебек зуррак илләрдә бу ысул бик эшләми, чөнки халык саны артык зур. Ләкин анда да, нефть имчәге күп кенә зыялы кешеләрне үзенә тарта. Имчәкне бер капканнан алар инде каршылык күрсәтми.

Өстәвенә нефтьтән килгән акча авторитар хөкүмәтләргә үзен сакларга, оппозицияне җиңел генә бастырырга, ирекле матбугат, бәйсез оешмаларга күз йомырга мөмкинлек бирә. Нефть бәяләре үскән соңгы елларда бигрәк тә.

Нәтиҗәдә нефтькә бай илләрнең демократиягә юлы күпкә озынрак булып чыга. Бу "нефть бәласы"ннан нәрсә коткара ала? Бу турыда шәлкемнең икенче язамасында.
XS
SM
MD
LG