Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

Нефтькә бай авторитар дәүләтләргә үзгәрешләр янамый дигән караш бар. Янәсе, андый хөкүмәтләр нефть сатудан килгән акчага теләсә нәрсә эшли ала: кирәк икән, оппозицияне сатып ала, кирәк икән - бастыра. Шулай да, андый хөкүмәтләрне дә какшатырлык бер әйбер бар, ул да булса – нефть бәясе төшү.

Нефть дөньяда иң ышанычсыз байлыкларның берсе. Ел башында бер мичкә $150 торганда нефть илләренең казналары чүпрә кебек кабарды. Соңгы айларда бер мичкә $50-дән түбән төшкәч, казналар шиңә башлады.

Казналарның кысылуы хөкүмәтләрнең халыкка ташламалар өләшү мөмкинлеген киметә. Бу кайбер илләрдә сотисаль киеренкелеккә, хәттә чуалышларга китерә.

Вермонт университетында сәяси фәннәр профессоры, "Нефть монархияләре" исемле китап авторы Грегори Гаус:

"1980-90 елларда нефть бәясе төшкәч андый кризислар булды. Җәзаирдә ул хәттә кан коюга китерде. Ләкин, нефть бәясе төшкәч, нефть акчасына таянган авторитар режимнар тырмаша башлый. Каявакыт бу сәяси системның ачылуына, кайвакыт режимның ишелүенә китерә."

Гаус әфәнде телгә алган Җәзаирда нефть бәясе төшү социаль чуалышларга китерде. Халык ирекле сайлаулар таләп итте. Исламчы партия сайлауда күпчелекне алгач, хакимият урынын саклап калу өчен, гаскәр чыгарды. Илдә ватандашлар сугышы кабынды.

Башка илләрдә эш кан коюга барып җитмәсә дә, нефть бәяләре төшкәннән соң хөкүмәтләр, урынында калу өчен, сәяси хокуклар, иреклек мәсьәсләсендә ташламага барырга мәҗбүр.

Мадридта урнашкан ФРИДЕ институтының демократия програмы җитәкчесе Ричард Йонгс:

"Демократик, сәяси үзгәрешләр гадәттә ике нәрсә бергә туры килсә башлана: бер яктан кризис, икенче яктан халыкның өмете. Әгәр халык икътисади үзгәрешләр көтеп яшәсә һәм бу өметләр үсә барып икътисади кризиска әверелсә, бу сәяси реформаларга китерә ала."

Мисал өчен, 1990-нчы елларда нефть бәясе төшкәч, Якын Көнчыгышның берничә иле, шул исәптән Согуд Гарәпстаны, либеральрәк сәясәт башларга мәҗбүр булды.

Бу үз нәүбәтендә халыкның хөкүмәткә таләпләре артуына китерде. Согүдләр хөкүмәтне нефть керемен күрсәтеп сарыф итергә чакырды. Мысырда абруйлы Ал Азһар университеты хөкүмәтне мөселманнарга фарыз булган зәкят гамәлен ихтирам итеп, нефть һәм газ сатудан килгән акчаның 1/5-ен халыкка таратырга чакырды.

Нефть бәясенең хәзерге төшүе дә кайбер илләргә йогынты ясый ала. Кайберләре моны алдан аңлап, мендәр дә җәя башлады сыман.

Русиянең финанс министры Алексей Кудрин, әгәр нефть бәясе $70-тән артмаса, Русиянең киләсе ел бюджеты дефицитта булачак диде.

Русия соңгы елларда югары нефть бәясенә таянып шактый зур социаль програмнар кузгатты. Нәтиҗәдә халыкның хөкүмәткә ихтирамы артты һәм ул хакимиятне үзәкләштерү, йөггәнне тагы да кысу сәясәтенә күз йомды.

Хәзер Мәскәү икенең берсен сайларга тиеш булачак. Я элегрәк сарыф иткән акчалары хисабына йөгәнне кысуын дәвам итергә. Я исә, халыкка каешны ныграк кысырга кирәген аңлату өчен, ташламаларга барырга, йөгәнне бераз җибәрергә тиеш булачак.

Шулай да, нефть байлыгын үз халкы файдасына тоткан, уңышлы демократик илләр бармы? Бу турыда шәлкемнең соңгы өченче язмасында.

XS
SM
MD
LG