Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть байлыгын кем ничек куллана?


Норвегия нефть иле булса да, нефть бар җитештерүнең 25% гына тәшкил итә
Норвегия нефть иле булса да, нефть бар җитештерүнең 25% гына тәшкил итә

Нефть байлыгына ия булган илләрне "бәхетле" дип атау гадәте бар. Әмма дөрес кулланмаган очракта, бу байлык зыян да китерә ала. Алдынгы демократик илләр нефть байлыгын ничек куллана?

Ике мең ел чамасы элек Пилний исемле Рим язучысы алтын белән көмешне цивилизациянең ике иң зур бәласы дип атаган. Бүген моңа нефть белән газны да өстәргә буладыр. Ходай биргән шушы байлык дөрес кулланылмаса, ул хәтта зыян китерә ала.

Нидерланд авыруы

1960-нчы елларда Нидерландта газ ятмалары табыла. Газны чит илләргә сату хисабына илгә акча агыла башлый. Газ сәнагате котырып үсә, моңарчы чәчәк аткан башка тармаклар, киресенчә, үлә башлый. Анда эшләгән тәҗрибәле эшчеләр газ сәнагатенә күчә.

Алай гына түгел, газ тармагына салынган чит ил инвестицияләре Нидерландның валютасын ныгыта. Нидерландта җитештерелгән товарлар артык кыйммәтләнә һәм сатылмый башлый. Ширкәтләр эшләүдән туктый. Илдәге бар товарны импорт алыштыра. Бу хәл тарихка "Нидерланд авыруы" дигән исем белән кереп кала.

Шушы хәлдән чыгу, башка тармакларны тергезү өчен Нидерланд газ кеременә салымнар кертергә, инфляцияне контрольгә алырга мәҗбүр була.

Ничек дәваланырга?

"Нидерланд авыруы" кайбер илләрдә әле дә дәвам итә. Ингилаб Аммедов, Азәрбайҗанның нефть тармагында үтәкүренмәлек өчен көрәшүче хөкүмәттән бәйсез оешма җитәкчесе: "Безнең базарны хәзер импорт әйберләре басты, элек алар үзебездә җитештерелә иде, бигрәк тә, авыл хуҗалыгы товарлары. Эчке конкуренция юк, инфляция югары – болар барысы да Нидерланд авыруы билгеләре."

Британиянең «Тһе Economist» басмасы язуынча, 15 ел эчендә Азәрбайҗан авыл хуҗалыгы товарларын экспорт итүче илдән импорт итүчегә әйләнгән.

Шушы авыруның зыянын киметү һәм икътисадларын тармакландыру өчен нефть илләре ягулык сатудан килгән керемнең бер өлешен махсус фондларга сала.

Бер яктан бу инфляциягә каршы һәм башка тармакларны саклау чарасы. Икенче яктан, нефть бәясе төшә башласа, бу фонд социаль програмнарны күпмедер күләмдә дәвам итергә мөмкинлек бирә.

Мисал өчен, Русия $500 миллиард күләмендә шундый тотрыклылык фонд туплады. Андый фонд Азәрбайҗанда да бар. Ләкин шуңа да карамастан, анда "Ниделанд авыруы" әле дә сизелә.

Аерма нәрсәдә?

Ни өчен бу авыру бер илдә тиз бетә, икенчесендә озакка сузыла. Сәясәт галимнәре моны автократия һәм демократия аермасы белән аңлата.

Автократик режимнар нефть байлыгының шактый өлешен "куәтле абзыйларга" йә аерым төркемнәргә бүлеп бирергә мәҗбүр.

Демократик илләрдә байлыкның ничек сарыф ителүен "кырык күз" күзәтә – чын сайланган парламент, ирекле матбугат, бәйсез мәхкәмәләр.

Мисал өчен, Норвегия, дөньяның иң бай илләренең берсе. Нефть сатучы илләр арасында өченче урында. Ләкин нефть һәм газ тулаем җитештерүнең ни бары 25% тәшкил итә. Калганы икътисадның башка тармагыннан, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, урманчылыктан килә.

Вашингтондагы Carnegie Endowment хезмәткәре Marina Ottowey: "Норвегия бар акчасын берьюлы сарыф итми, читкә куеп тора. Аның киләчәк буын өчен дигән фонды бар. Ягъни бу ил нефть акчасы бетсә дә, ачка үлмәячәк."

Нефть сатудан килгән акчаларын Норвегия берничә юнәлешкә тотты. Нефть табылганчыга кадәр ярлы чакта алган бурычларын түләде. Икътисадның башка тармакларына кертте. Базар ишелү очрагына саклык мендәре булдырды. Киләчәк буын өчен дип кыйммәтле кәгазьләргә салды.

Норвегиянең дәүләт нефть фонды дип аталган фонды бар. Күләме $350 миллиард. Шуңа да карамастан, илдә ниндидер зур ташламалар системы юк, новергиялеләр элеккечә салымнар түли. Ягъни, тотрыклы, тармакланган икътисадлы, демократик ил буларак яши.
XS
SM
MD
LG