Accessibility links

Пекинда кеше хокуклары бозыла


Amnesty İnternational җәйге Олимпия уеннары алдыннан ясаган хисабында Кытайда кеше хокуклары торышына каты тәнкыйть белдерде.

2008 елгы җәйге Олимпия уеннарының кайда үткәреләчәге билгеле булгач, Кытайныңоештыру комитеты, ул вакытка демократик иреклекләр белән вәзгыятьнең яхшырачагын вәгъдә иткән иде. Пекин, уеннар үзе дә, аңа әзерлекләр дә кеше хокуклары торышына игътибарны арттырачак, дип ышандырган иде.

Әмма Amnesty İnternational бу өметләр чынга ашмады, дип белдерә. Оешма, рәсми вәгъдәләргә карамастан, Кытай буйлап һәр көнне диярлек кеше хокукларын бозу очраклары дәвам итә диелә.

Кеше хокукларын яклаучы Amnesty İnternational оешмасы вәкиле, уеннарга әзерлек чарасы вакытында шактый гына өлкәләрдә вәзгыятьнең начараюын әйтте. Журналистларга, хокук белгечләренә, башка активистларга басым дәвам итә икән. Хисапта хокукчылардан алып гади халыкка кадәр, ягъни ил сәясәтенә куркыныч тудырган һәрбер кеше тоткарланып, хөкем ителде һәм төрмәгә ябылды, дип белдерелә.

Шул вакыт эчендә Тибеттәге чуалыш һәм кулга алынулардан кала, Кытайда азчылык халык булган уйгырларның активистлары да террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителде, кайберәүләр хөкем бирелгән көнне үк үтерелде.

Иң аянычы, үлемгә дучар, хөкүм ителгәннәрнең саны да әйтелмәде, сер булып калды.

Amnesty İnternational шулай ук яңа ачылган Олимпия матбугат үзәгендә эшләгән чит ил журналистларның үзләренең махсус сәхифәләреннән кала, башка, ягъни Кытайдагы кеше хокуклары оешмалары сәхифәләренә керүне тоткарлавы - илнең биргән вәгъдәләргә каршы килә дип белдерде.

Amnesty İnternational вәкиле Марк Алисон Кытай хакимиятенә ясаган чакырулар турында болай белдерде:

“Без хөкүмәттә борчу уяткан мәсьәләләрне яктыртуда җирле һәм чит ил мәглүмат чараларына барлык мөмкинчелекләрне булдырырга, аларга ирекле эшләргә шартлар тудырырга чакырдык. Һәм без Кытайны узган еыл югары мәхкәмә тарафыннан бирелгән хисапны күрсәтерә чакырдык. Бигрәк тә статистик мәглүматларны яшермәүләрен, аларны гади халыкка да күрсәтүләрен сорадык. Шул исәптән иң мөһиме үлемгә хөкем итү очракларын бетерүне таләп иттек".

Алисон шулай ук Олимпия уеннарында катнашкан чит ил җитәкчекләрен кеше хокукларын яклап чыгыш ясауларын сорады.

Бүген Кытай тышкы эшләре министры исә, Amnesty İnternational белдергән тәнкыйтьләрне инкарь итеп, бу илне яхшы белгән кешеләр әлеге хисап белән килешмәячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG