Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Олимпия уеннарын Сочидан күчерүне сорый


Грузия, Халыкара Олимпия комитетын Русиядәге иминлек проблемалары сәбәпле, 2014 елда кышкы уеннарны Сочида уздырмаска чакырa.

2014 елдагы кышкы Олимпия уеннарын уздыру Сочига бирелгән иде. Ләкин Русия-Грузия низагына 3 ай тулган шушы көннәрдә, дистәдән артык Олимпия чимпионнары яклавында, Грузия дәүләт Олимпия комитеты 2014 елдагы кышкы уеннарны Русиядә уздырмаска чакыра. Алар Русиянең имин ил булмавын алга сөреп, спортчыларның иминлеген саклау өчен бу уенны Русиядән башка җирдә уздырырга сорый.

Белгеле булганча, август аенда башланган Грузия низагы Көньяк Осетиядән кала, Сочига 30 чакрым ераклыкта булган Абхазиягә дә җәелгән иде.

Бу, 2014 елгы кышкы уеннарны Сочида уздыруны туктатырга беренче тапкыр чакыру түгел. Сентябрь аенда АКШ конгрессыннан ике вәкил Олимпия шурасын 2014 кышкы уеннарны оештыру өчен башка бер шәһәр табырга чакырган иде.

Уеннар өчен сайланган шәһәрне алыштыру очраклары, oлимпия тарихында моннан элек тә булган. Мисал өчен, 1916 елда язгы уеннар узмый калган. 1940-1944 елларда да уеннар кичектерелгән. Ләкин шәһәрне алыштыру, хәзергәчә уенны уздырган шәһәр тәкъдиме белән башкарыла булган. "Олимпия уеннары өчен сайланган шәһәрләр, гадәттә андагы сәяси, икътисади җитешсезлекләр сәбәпле яисә уен уздырыласы шәһәр турыдан-туры - без бу уенны уздыра алмыйбыз, дип әйткән очракта алыштырылды", диде oлимпия тарихчысы Станлей Гринберг.




Ләкин мондый очраклар бик сирәк була торган хәл. Чөнки еллык комитет очрашуларында мондый таләп зур каршылыклар һәм тәнкыйтьләр тудырырга ихтимал. Бу очракта комитет карарын бары тик өченче дөнья сугышы гына алыштыра алыр иде, ди Гринберг.

“Әле Олимпия уеннарына вакыт күп, Грузия белән Русия арасындагы низаг ул җирле каршылыклар гына. 1940 елда низагның зурлыгын һәркем аңлаган иде һәм аның җирле проблемадан да җитдиерәк булуы көтелә иде. Һәм үзгәртелде. Бу юлы комитет нәрсәне булса да, үзгәртер дип уйламыйм”, ди Гринберг.

Грузия дәүләт Олимпия комитеты бу тәкъдимен Истанбулда җомга көнне башланачак 2 көнлек Европа Олимпия комитеты уртак җыенында күтәрер дип көтелә.

Сочидагы оештыру комитеты исә, әзерлекләр үз җае белән дәвам итә, дип белдерә.

Шулай да, берәр нинди үзгәреш кертелә калса, Сочи урнына дәгъва иткән шәһәр бар кебек. Ул элекке сайлау вакытында, уеннарны үзендә үткәрү хокукы яулый алмаган Австриянең Зальцбург шәһәре.

XS
SM
MD
LG