Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин уеннарында Татарстан ничәнче булыр иде?


Гөлнара Сәмитова Пекинда дөнья рекордын куйды
Гөлнара Сәмитова Пекинда дөнья рекордын куйды

Пекинда XXIX Олимпия уеннары тәмамланды. Анда Татарстан, йә “Татар такымы“ катнашмады. Катнашкан булса, ничәнче урын алган булыр иде?


Пекин уеннары башланыр алдыннан PriceWaterhouseCoopers ширкәте бу уеннарда кайсы ил нинди урын алачагын фаразлап караган иде. Илнең спорт нәтиҗәләренә тәэсир иткән төрле факторларны искә алып, белгечләр бу уеннарда Кытай Кушма Штатларга җитди көндәшлек күрсәтәчәк, Русия өченче булачак, дигән фараз әйткән иде.

Пекин уеннарын ябу тантанасы
Ләкин Кытай спортчыларының уңышы бу кадәр зур булачагын беркем дә көтмәгәндер. Барлыгы 100, шуның 51-е алтын медаль алып, кытайлылар алтын медаль бәйгесендә американнарны артта калдырды. Кушма Штатларның барлык медальләре иң күп – 110 булса да, алтыннары ни бары 36.

Кытай әләменә янәшә британ әләме. 2012 ел уеннары Лондонда үтәчәк
Русия җыелмасы 72 медаль яулап (23 алтын), көтелгәнчә, өченче урын алды. Ләкин Пекин уеннары Руисия өчен иң начар уеннарның берсе булды. 1996 елда Атлантада гына Русия моннан азрак (63 медаль) яулаган иде. 2000 елда Сиднейда 88, 2004 елда Афенда 92 иде.

Олимпия уеннарын ачу һәм ябу тантаналарын караган саен, Аруба йә Тувалу кебек экзотик илләр үз байракларын күтәреп чыкканда, һәрчак бер уй килә: бу уеннарда Татарстан, йә «Татар такымы» катнашса, ничәнче урын алыр иде икән?

Гөлнара Сәмитова
Чаллы кызы Гөлнара Сәмитова 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә дөнья рекордын куйды (8 минут 58 секунд) һәм алтын медаль яулады. Җиңүдән соң Гөлнара Татарстан әләме сүрәтендә рәсемгә төште.

Шул ук йөгерештә катнашкан Түбән Кама кызы Екатерина Волкова бронз медаль яулады.

Татарстан кызы Элвира Хәсәнова нәфис йөзүдә төркем ярышында алтын медаль яулады.

Тагын бер Казан кызы Дарья Шкурихина нәфис гимнастикада, шулай ук төркем ярышында алтын медаль алды.

Татарстан спортчысы Елена Мигунова 4х400 метр эстафетада көмеш медаль яулады.

Нихаять, волейбол ярышына бронз медаль алган Русия такымында 4 Казан егете уйнады, тренерлары да казанлы иде.

Динара Сафина
Татарстаннан булмаса да, бу исемлеккә тагын бер татар кызын өстисе килә - Динара Сафина теннис ярышында көмеш медаль яулады.

Олимпия уеннарында Татарстан йә булмаса, Татар җыелмасы катнашмады. Ләкин, әгәр андый такым булып, шул санда медальләр яуласа, 200-дән артык ил арасында Чехия белән Словакия арасында, 25-нче урынны алган булыр иде.

XS
SM
MD
LG