Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Узган җомга көнне Омски өлкәсенең Муромцево районы Тазлар авылында мәчет ачу тантанасы булып узды.

Новосибирски өлкәсе чигендә, Омскидан 290 чакрым ераклыкта урнашкан бу саф татар авылы бүгенге көнгәчә дә мәчетсез тормады. Авылның мулласы Исмәгыйл хәзрәт Әхмәтвәлиев тырышлыгы белән 2002 елда бер торак йорт сатып алынып, манара эшләтелеп, мәчет итеп төзекләндерелеп куелган иде.

Себер ягы Диния Нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов
Әмма Исмагыйл хәзрәтне йортның кыйбла ягына юнәлтелеп куелмаган булуы борчый, җитмәсә аның ныклы нигезе дә булмый. 6 ел вакыт узганан соң хәзрәт авылның аксакаллары белән киңәшеп, мәчетне яңартырга кирәк дигән фикергә килә. Бу фикерне Себер ягы диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов та хуплый һәм хуплап кына калмый, төзекләндерү эшләренә 30 мең рубль акча да бирә. Матди ярдәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Тамир Әлимбаев һәм Омскиның өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Марат Әдербаев тарафларыннан да күрсәтелә. Авыл халкы да, акчалата да, төзелештә эшләп тә ярдәм итәргә тырыша. Мәчет бинасы дөрес юнәлештә, бетоннан эшләнгән нигезгә күтәртелеп куела, такта белән тышлана, буяла, эчке ягы да яңартыла.

Тазлар, икенче исеме белән әйткәндә Гузенево мәчете авылның урта бер җирендә, биш тәрәзәле манарасы белән ерактан матур булып күренеп тора. Мәчет янында 1941-45 елгы Ватан сугышында һәләк булганнар хөрмәтенә һәйкәл куелган. Һәйкәл авылда элек тә булган, аны бер үк вакытта клуб булып та торган мәктәп яныннан күчереп куйганнар.

Мәчет ачылышына килгәндә, ул котлаулар, чыгышлар ясау белән гадәти үтте. Беренче булып өлкә үзәгеннән килгән мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов чыгыш ясады. Мөфти хәзрәт халыкны мәчет ачылу белән котлап озак кына үгет-нәсихәт, вәгазь сөйләде, бу авылда халыкның тәртипле булуын, эчкечелек белән мавыкмавын билгеләп үтте, мәчеткә даими йөрү зарур дип әйтеп үтте.

Хатын Кызлар Ягында
Мәчет ачылышы асылда рус телендә барды, чөнки тантанага авыл идарәсе башлыгы Андрей Еремко килгән иде. Шулай да шәһәр татар мөхтәрияте рәисе Гафия Алеева, һәм авыл мәктәбе укытучысы Бибисара Абдуллина татарча чыгыш ясадылар.

Авыл идарәсе Андрей Еремко мәчет ачылышында балаларның күп булуы, юлсызлыкка карамый өлкә үзәгенннән дин әһелләренең килүе бик әһәмиятле дип ассызыклады.

Авыл идарәсе башлыгы авылның зур проблемасын – юлның начар булуын да билгеләп үтте. “Чокыр бу, язгы-көзге пычракта куркыныч, ярдәм итегез, өлкә күләмендә проблеманы куегыз, бәлки кайчан булса да, кем булса да ишетер”, дип мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗановка мөрәҗәгать итте.

Мөфти-хәзрәт район депутатының кемнең булуын ачыклап, аның өлкә кануннар чыгару җыелышы рәисе Владимир Варнавский икәнен белгәч, сөйләшеп карамын, дип вәгъдә бирде.

Дөрестән дә, район үзәгеннән авылга кадәр 70 чакрым арада юлга асфальт түгел, таш та җәелмәгән. Өлкә үзәгеннән 600 чакрымда булган Төмән өлкәсе чигендәге татар авылларының да, 200 чакрым ераклыктагы Большеречье районындагыларның да, Муромцево районы урманнары артында, 300 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылларның да проблемалары бер – юлсызлык.

XS
SM
MD
LG