Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Омскиның шәһәр татар милли мәдәни мохтәрияте өлкәнең төньягындагы татар авылларына тарихи-мәдәни экспедициягә чыкты.

Мохтәрият активистлары белән бергә бу сәфәргә “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре һәм танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да чыкты. Экспедициягә чыгуларының төп максаты итеп алар Омски өлкәсенең төньягындагы татар авылларында тарихи һәм фольклор материаллар җыюны, халыкка себер татарларының борыңгы тарихы турында яңа мәглүматләр җиткерүне һәм бер уңайдан мәдәни хезмәт күрсәтүне дә куйган иделәр.

Әлеге экспедиция 7-14 августа тәмамланды. Сәфәргә чыгучылар өлкә үзәгеннән 500 чакрым ераклыкта булган Тевриз һәм 600 чакрым ераклыктагы Усть-Ишем районнарында булдылар. Ни өчен бу районнарның сайлануын Фәүзия Бәйрәмова: “Тарих дигәндә, асылда без Татарстан тирәсендә кайнашабыз. Ә бит Себер ягында татарларның күпкә алда яшәгән булулары исбатланган. Аеруча Омски өлкәсенең төньягында. Биредә рәсми рәвештә 800-900 еллык юбилейларын билгеләгән авыллар бар. Без андый авылларда өлкәннәр хәтерендә сакланган риваятьләрне, дастаннарны язып алырга ниятлибез. Тарихны архивларда гына өйрәнеп калмыйча, ул җирләрне үз күзләрең белән күреп, алар хакында халыктан сораша алсаң, бөтенләй башкача килеп чыга”, дип аңлатты.

Тарихи-мәдәни экспедициягә чыккан төркем Тевриз районының Ташаткан, Отыз, Туйчы, Усть-Ишемнең Ашеван, Олы Бүрән, Тибенде, Саургач авылларында булды. Бу авылларда һәм район үзәкләрендә халык белән очрашулар оештырылды, узара аралашу, фикер алышулар барды. Фәүзия Бәйрәмова Себер ягындагы татар авылларының борыңгы тарихы турында сөйләде, сөйләгәннәрен архив материаллары белән исбатлады, үзе дә Себер ягындагы авылларның борыңгылыгын исбатлаучы җырларны, риваятләрны, легендаларны язып алды.

“Умырзая” ансамбеле сәнгаткәрләре халыкны Себер татарларының җырлары, мөнәҗәтләре белән таныштырдылар. Шулай ук үзләре дә шушы якларда өлкәннәр хәтерендә сакланып калган борыңгы җырларны магнитофон тасмасына язып алдылар, аларны киләчәктә үзләренең концерт программаларына кертәчәкләре турында белдерделәр. Дөрес, борыңгы җырларны белүчеләр күп очрамады, шулай да кайбер авылларда андыйлар бар икән әле. Мәсәлән, Тевриз районының Ташаткан авылында 72 яшьлек Зәйтүнә апа Гилаҗева “Тубылгы” дигән борыңгы җырны хәтерли. Аны ул бала чагында әтисеннән отып калган.

Тубылгы агачы бик зур булмый,
Кызыл Тура шәһәре булган җирдә

Тубылгылар аша юл булмый.
Үткәндәгенәй гөмер, калган хәтер
Сатып алыйм дисәң табылмый.

Җырлар, тарихи һәм мәдәни материаллар җыюдан тыш, экспедициягә чыгучылар авылларның тарихлары белән кызыксындылар. Шушы максат белән алар район музеенда булдылар, Иртыш елгасының уң ягында урнашкан, күп еллар элек Себер ханлыгының башкаласы - Кызыл-Тура дигән шәһәр булган урынга сәяхәт кылдылар. Фәүзия Бәйрәмова бу хакта түбәндәгеләрне әйтте:

“Тарих дигәндә, без Казан тирәсендә генә кайнашабыз, Себер тарихы дигәндә, гел Себер ханлыгы турында гына сөйлибез. Ә бит биредә татарлар Себер ханлыгына хәтле дә яшәгәннәр. Һәм иң беренче татар дәүләтләре биредә барлыкка килгән, төрки каганатлар, хәтта Алтын Урда биредән хәрәкәт иткән. Чыңгыз ханның гаскәре биредән үзенең юлын башлаган. Идел-Урал якларына барып төпләнгән генә. Инде мин скиф курганнары турында әйтеп тә тормыйм.

Хуннарның дәүләтләре биредә булган. Биредә биш мең еллык шәһәр урыннары табылды. Берсендә үзебез дә булдык, кызыл Тура дип атала. Биредә татарлар дәүләтләр тотып яшәгәннәр. Бу турыда хәтта дастаннар табылды. “Гөлдан белән Илдан” дигән дастан “Мирас” журналында да басылыа чыкты. Бу тирәдәге татарлар дәүләтләр төзеп, ташкалалар салып, акча суктырып, дастаннар язып яшәгән халык булган”.

Себер ягындагы авылларда халык “Астана” дип хөрмәтләп саклап килгән каберлекләр булуы хакында тыңлаучыларга инде хәбәр иткән идек. Хәзерге экспедициягә чыгучыларга шундый “Астаналарның” берсе белән танышу мөмкинлеге булды. Алар Олы Бүрән авылы янындагы Бигач-ата каберлегендә булдылар. Фәүзия ханым фикеренчә, бу кабердә мөселман дөньсында танылган, бу якларда дин таратып йөргән кеше җирләнгән.

Бигач ата кабере
“Шәҗәрәләрдән укып белгәнемчә, монда бик күренекле Мәүләнә дип аталган кешенең туганнары күмелгән. Бу исбатланган факт. Мәүләнә ул - зур дин белгече, фәлсәфәче, шагыйрь, әдәбиятче һәм мәгърифәтче. Менә шушы кешенең туганнары 900 ел элек шушы якларга килеп, ислам динен халыкка кертеп йөргән булганнар һәм биредә үлеп калганнар. Мәүләнә үзенең Җәгъфәр ишан дигән шәкертен шушыларның каберләрен эзләргә җибәргән.

Ул 23 кешенең каберләрен табып, шәҗәрәләргә язып калдырып, Төркиягә кайтып Мәүләнәгә шулар турында сөйләп биргән. Бу шәҗәрәләр Себердә табылды. Менә шулардан чыгып инде без шушы урында күмелгән кешеләрне Мәүләнең туганнары дип әйтә алабыз”, ди Фәүзия Бәйрәмова.

Себер татарлары бу борыңгы каберләрне, ягъни астаналарны, кадерләп саклыйлар, алар янына килеп дога кылалар, корбан чалалар, Коръән укыйлар. Астанага якын булган җирне дә, елга-күлне дә пычратмыйлар. Экспедииягә чыгучыларга кайбер хикмәтле хәлгә тап булучыларны да очратырга туры килде.
Рауза исемле ханым моннан бер 10 еллап элек балалар белән Астана янындагы күлгә су коенырга кергән булу турында үзе сөйләде. “Балалар суга кергәч, кояшлы аяз көнне көтмәгәндә кара болыт чыгып, көчле яңгыр ява башлады һәм балалар яңгырдан сыенырга уйлаган агачны күз алдыбызды яшен сукты. Мин дога укып җиргә егылдым. Аннары болыт юкка чыкты, кабат ялт итеп кояш чыкты”, дип, хисләнеп сөйләде ул.

Астаналар белән бәйле булган башка хикмәтле хәлләр, бу якларда аяк басарга ярамаган урыннар, барлык кешегә дә күренми торган мәчетләр, күлләр булуы хакында да сөйләүчеләр булды очрашулар барышында.

Экспедициягә чыгучыларны бу якта яшәүче татарларның тормышлары, яшәү шартлары да кызыксындырды. Аларны әлбәттә халыкка эш булмавы, авылларга газ кертелмәве, су үткәргечләр булмавы, юлларның начар булуы, күп мәктәпләрдә татар теле укытылмавы, кайбер авыл клубларның ифрат таушалган булуы, күп кенә авылларда мәчетләр булмавы һәм башка социаль җитешсеклекләр борчуга салмый калмады. Болар хакында алар Усть-Ишем районы башлыгы Сергей Сергеев белән булган очрашу вакытында да әйттеләр.

Шуны да ассызыкларга кирәк, тарихи-мәдәни экспедицияга чыгучылар да, авыл халкы да очрашулардан канәгать калдылар. Тевриз районының Отыз авылында, мәсәлән, Сираҗетдин абый Сабаралеев “Сүзләрегез, җырларыгыз белән йөрәгемдәге ташны эреттегез, күңелемә нур керде”, диде.

Фәүзия ханым да экспедициядән канәгатъ калды, җыелган материалларның үзенең якын киләчәктә язарга ниятләгән “Туран иле” дигән китабына кертеләчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG