Accessibility links

Кайнар хәбәр

О.Һенри "Без сайлаган юллар"


О.Һенри (1862–1910)
О.Һенри (1862–1910)

Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә американ язучысы О.Һенриның (чын исеме Уильям Сиидни Портер) 1910 елда дөнья күргән "Без сайлаган юллар" ("Roads We Take") хикәясен тәкъдим итәбез.

Таксоннан көнбатышка таба егерме миль узгач, "Кичке экспресс" су тутырыр өчен тукталыш ясады. Бу атаклы экспрессның паровозы, су тутырудан тыш, үзенә бер дә файдалы булмаган тагын бер йөкне төягәнен сизми дә калды.

Утчы адәм – кочегар резин эчәкне аерган арада, Боб Тидбол, Акула Додсон һәм криклар кабиләсеннән “Зур Эт” кушаматлы метис индеец Джон паровозга сикереп менделәр дә, кесәләрендәге ату корылмаларының өч түгәрәк тишеген машинистка төбәделәр. Бу өч тишек машинистка шундый көчле тәэсир итте ки, ул, үзе дә сизмәстән, “Кит аннан! Булмас хәл” дип шаккаткандагы кебек, кулларын капылт өскә күтәрде. Һөҗүм итүчеләр төркеменең башлыгы Акула Додсонның кыска гына боерыгына буйсынып, машинист рельсларга төште һәм паровоз белән тендерны ычкындырды. Шуннан соң Зур Эт Джон, күмер өеменә басып, шаяртып кына машинист белән утчы адәмгә ике револьверны төбәп, паровозны илле ярд читкәрәк күчерергә һәм киләсе әмерләрне көтәргә тәкъдим итте.

Акула Додсон белән Боб Тидбол, алтын катламнары белән мактана алмаган пассажир гавамын үлем тегермәнендә әйләндерергә теләмичә, алтын-көмешкә һәм акча җимешләренә бай почта вагонына юнәлделәр. “Кичке экспресс” чиста судан да зыянлырак һәм куркынычрак һичнәрсә дә тутырмый дигән уенда бер тамчы да шикләнмәгән хат ташучы янына алар көтмәгәндә генә килеп чыктылар. Боб Тидбол хат ташучының башындагы бу ялган фикерне алты зарядлы кольт тоткычы белән бәреп чыгарган арада, Акула Додсон, вакытын юкка әрәм итмичә, вагон сейфы астына динамитлы патрон кую белән мәшгуль булды.

Сейф шартлап, алтын һәм кредит кәгазьләре белән утыз мең доллар чиста табыш китерде. Бу мәлдә кайда күк күкрәгәнен белергә теләгән пассажирлар тәрәзәләрдән башларын сузып карый башладылар, ә кондуктор кыңгырау бавын тартып карады, ләкин бау җансыз гына салынып, бер каршылык та күрсәтмәде. Акула Додсон белән Боб Тидбол, табышны ныклы брезент капчыкка тутырып, җиргә сикерделәр һәм биек үкчәләре белән абына-абына паровозга таба йөгерделәр.

Кәефе кырылган машинист, акыллылыгын күрсәтеп, боларның әмеренә буйсынды һәм паровозны хәрәкәтсез калган вагоннардан читкәрәк илтә башлады. Әмма моңа кадәр үк, почта вагонында калган хат ташучы, Боб Тидболның үгетләреннән айнып китеп, поезд юлына сикереп төште дә, кулындагы винчестерына таянып, бу уенда актив катнашырга тотынды. Күмер тендерында утырган Зур Эт Джон, ялгышлык күрсәтеп, үзен атырга мөмкинлек бирде, һәм киләсе мизгелдә хат ташучы аның җанын кыеп та ташлады. Крик халкыннан чыккан олы юл кавалеры калак сөякләре арасына эләккән пуля белән җиргә авып төште. Нәтиҗәдә, һәр партнерның табышы алтын бер тапкырга артып куйды.

Су кудыргычтан ике миль узгач, машинистка туктарга әмер бирелде. Бандитлар аңа мыскыллап кул болгадылар һәм, текә ярдан түбән тәгәрәп, юл буенда үскән куе куаклыкта югалдылар. Биш минуттан соң алар, чапарель куакларын сындыра-сындыра, түгәрәк аланга чыктылар да, берничә агачның аскы ботакларына бәйләп калдырылган өч атны күрделәр. Атларның берсе Зур Эт Джонны көтә иде, хәлбуки, аңа анда төнлә дә, көндез дә йөрергә насыйп булмас иде инде. Бандитлар, ияр һәм йөгәннәрен салдырып, атны иреккә җибәрделәр. Капчыкны ияр башына куеп, качаклар калган ике атка утырдылар да, тирә-якка карана-карана, алга чаптылар. Башта урманнан, аннан бер кеше дә йөрмәгән кыргый тарлавыктан уздылар алар. Монда Боб Тидболның аты мүк каплаган олы ташка абынып, алга аягын сындырды. Бандитлар шунда ук аны атып үтерделәр һәм киңәш тотарга дип җиргә утырдылар. Мондый озын һәм бормалы юл үткәч, алар әлегә имин урында иделәр, вакыт алар ягында иде. Иң тиз куып баручылардан да аларны күп мильләр һәм сәгатьләр аерып тора иде әле. Акула Додсонның аты, йөгәнен җир буйлап сөйрәтеп, көтелмәгән бәхетенә сөенеп, инеш буенда үлән чемчи иде. Боб Тидбол капчыкны чиште дә, сабый сыман көл-көлә, куллары белән пөхтә итеп беркетелгән өр-яңа кредит кәгазьләре пачкаларын һәм бердәбер алтын капчыгын көрәп чыгарды.

– Карале, син, карт юлбасар, – диде ул Додсонга, сөенеч белән, – ә бит син хаклы булып чыктың, эш пеште. Менә баш дисәң дә баш синең! Тач финанс министры инде үзең. Аризонада теләсә кемнең мөгезләрен бәреп төшерә аласың.

– Ат белән нишлибез соң, Боб? Монда җәелеп утырырга ярамый. Таң атканчы безне куа башларлар алар.

– Оһ, минемчә, синең Боливар әлегә икебезне дә күтәрер, – җаваплады сөенечтән балкыган Боб. – Аннары күзгә ташланган беренче атны эләктерербез. Шайтан алгыры, шәп табыш, ә? Кәгазьгә язганга ышансаң, монда утыз мең, димәк, икебезгә унбишәр мең чыга!

– Мин көткәннән азрак булды, – диде Акула Додсон, акча өемен итек очы белән җиңелчә генә этеп.

Акула хәлсезләнгән атының юеш корсагына уйчан гына карап куйды.

– Картлач Боливар хәлдән тая язган, – диде ул ашыкмыйча гына. – Синең атың аягын сындырмаса яхшы буласы иде.

– Әйе шул, – диде Боб, ихлас күңелдән. – Тик нишлисең инде. Синең Боливарың көчле – кая кирәк, шунда илтеп җиткерер безне, ә анда инде атларны да алыштырырбыз. Карале, Акула, һаман башыма сыймый, ничек син, Көнчыгыштан килгән кеше, без, Көнбатышларны үз өебездә илбасарлыкта уздыра аласың? Син кайсы штаттан?

– Нью-Йорк штатыннан, – дип җавап бирде Акула Додсон, ташка утырып, ниндидер үлән сабагын чәйни-чәйни. – Мин Олстер округындагы фермада тудым. Унҗиде яшемдә өйдән киттем. Көнбатышка бөтенләй очраклы гына эләктем мин. Шулай, әйберләрне төенчеккә төйнәп, юл буйлап барам, имеш, Нью-Йоркка. Анда акчаны көрәп ала башлыйм дип хыялланган чак иде. Гомер буе нәкъ шуның өчен туганмын сыман тоелды. Шулай барып җиттем дә юл чатына, алга таба кая барырга белмим. Ярты сәгать тирәсе уйланганмындыр. Ахыр чиктә сулга борылдым, ә кичкә бәләкәй шәһәрләрдә тамаша куйган циркчы ковбойларны куып тоттым да, алар белән Көнбатышка юнәлдем. Хәзер еш кына уйлыйм: әгәр башка юлны сайлаган булсам, нәрсә булыр иде икән?

– Мин әйтәм, шулай ук булыр иде, – диде Боб Тидбол, фәлсәфәгә бирелеп. – Хикмәт бит без сайлый торган юлда түгел; безнең күңелебездә булган нәрсәләр юлны сайларга мәҗбүр итә.

Акула Додсон торып басты да, агачка сөялде.

– Эһ, атыңның аягы сыну бик кызганыч, Боб, – диде ул тагын, бу юлы инде хисләнеп.

– Миңа да, – дип килеште Боб. – Яхшы ат иде, бичаракай. Әмма Боливар безне моннан чыгарыр әле. Йә, безгә кузгалырга да кирәктер, Акула. Хәзер мин боларны җыеп куям да, юлга.

Боб Тидбол табышны капчыкка салды да, аны бик ныклап бау белән бәйләде. Эшен тәмамлап, башын күтәрүгә ул кулы бераз гына да калтырамаган Акула Додсонның аңа төбәгән кырык биш калибрлы кольтын күрде.

– Шаярма алай, – диде Боб, елмаеп. – Кузгалырга вакыт.

– Тик утыр, – диде Акула. – Син моннан кузгалмассың, Боб. Әйтәсе килми бу сүзләрне, бер дә килми, ләкин монда бер генә кешегә урын бар. Боливар хәлдән тайды, аның ике кешегә хәле җитмәс.

– Без синең белән өч ел дуслар булдык, Акула Додсон, – диде Боб тыныч кына. – Гомеребезне күп тапкыр куркыныч астына куйдык. Мин һәрвакыт синең белән намуслы булдым, сине кешегә санадым. Әйе, синең турында төрле сүзләр ишетергә туры килде, имеш, бер гаепсез ике кешене үтергәнсең икән, әмма ышанмадым. Әгәр шаярасың икән, Акула, кольтны төшер һәм без кузгалыйк. Әгәр атасың килсә, йә, ат, кара җан, ат, мәлгунь!

Акула Додсонның йөзендә бик тирән хәсрәт чалымнары күренде.

– Боб, син ышанмассың, – диде ул көрсенеп, – әмма атыңның аягы сыну миңа бик кызганыч.

Һәм аның йөзе шул ук мизгелдә үзгәреш кичерде – хәзер анда салкын канлы явызлык һәм бирешмәс комсызлык чалымнары иде. Бу кешенең җаны кайвакыт абруйлы бай йорты тәрәзәсендә явыз адәмнең йөзе күренеп алган сыман бер мизгелдә үзен күрсәтеп алды.

Чыннан да, Бобка утырган урыныннан кузгалырга насыйп булмады. Хыянәтче дусның кольтыннан аткан тавыш яңгырады, тарлавыкның таш диварлары, моны өнәмичә, моңсу кайтаваз белән җавап бирделәр. Юлбасарның җинаятьтәше, гаепсез Боливар, “Кичке экспресс”ны талаган шайканың соңгы кешесен еракка-еракка алып китте. Атка ике кешедән торган йөккә чыдарга туры килмәде.

Әмма Акула Додсон урман аша чапканда, агачларны томан сырып алды, уң кулындагы револьвер нишләптер имән кәнәфинең бормалы култыксасына әверелде, ияр дә әллә нигә сәерләнде һәм күзләрен ачуга, ул аякларының өзәңгегә түгел, ә имәннән ясалган язу өстәленә терәлгәнен күрде.

Һәм менә әйткәнемчә, Додсон, Уолл-стриттагы "Додсон һәм Деккер" маклерлар конторасының башлыгы, күзләрен ачып җибәрде. Кәнәфи янында сүз башларга куркып, аның ышанычлы клеркы Пибоди басып тора иде. Тәрәзәнең теге ягында тәгәрмәчләр дөбер-дөбер килә, ә бүлмәдә электр җилләткече безелди.

– Кһм! Пибоди, – диде Додсон, күзләрен йомгалап. – Мин йоклап киткәнмен, ахрысы. Бик кызыклы төш күрдем әле. Ни булды, Пибоди?

– Сэр, "Трейси һәм Уильямс"тан Уильямс әфәнде сезне көтә иде. Ул Икс, Игрек, Зет өчен түләргә дип килгән. Аны шулар белән тотканнар иде, сэр.

– Әйе, истә. Хәзер аларга хаклар нинди?

– Бер дә сиксән биш, сэр.

– Соң, шул бәя буенча түләсен инде.

– Гафу итегез, сэр, – диде Пибоди, бик дулкынланып. – Мин Уильямс белән сөйләшкән идем. Ул сезнең күптәнге дустыгыз, мистер Додсон, һәм сез бөтен Икс, Игрек, Зетларны сатып алып бетергәнсез. Миңа калса, сез, бәлки... Бәлки, сез хәтерләмисездер, әмма ул аларны сезгә туксан сигездән саткан булган. Әгәр дә ул хәзерге хаклар буенча түләсә, аңа бөтен капиталыннан мәхрүм калырга һәм йортын сатырга туры киләчәк.

Додсонның йөзе шул ук мизгелдә үзгәреш кичерде – хәзер анда салкын канлы явызлык һәм бирешмәс комсызлык чалымнары иде. Бу кешенең җаны кайвакыт абруйлы бай йорты тәрәзәсендә явыз адәмнең йөзе күренеп алган сыман, бер мизгелдә үзен күрсәтеп алды.

– Бер дә сиксән биштән түләсен, – диде Додсон. – Боливарның ике кешегә хәле җитмәс.

Русчадан Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән шәлкем ачты. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG