Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:17

Төркиядә яшәүче Әнвәр Eлдырыймның Себердәге милләттәшләренең динне һәм дини йолаларны җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләрен күреп, халыкка дин дәресләре бирү теләге туа.

Узган гасыр башында Омски өлкәсеннән бер төркем татарларларның Төркиягә күчеп китеп, Бөгределик авылына барып урнашулары һәм шунда яшәп калулары турында “Азатлык” тыңлаучылары инде хәбәрдарләр. “Азатлык” радиосында узган җәйдә бу вакыйганың 100 еллыгы зурлап билгеләнүе хакында да хәбәр булды

Бөгределик авылы
Әйтергә кирәк, гасырдан артык вакыт үтеп китсә дә, ике илдә яшәүче татарлар арасында элемтәләр өзелмәде, 1990 елларда хәтта яңа үсеш тә алды. Омски өлкәсеннән күчеп киткән татарларның бүгенге буыннары да тарихи ватаннары белән элемтәләрен югалтмыйлар, еш кына бер илдән икенче илгә барып, туганнары белән очрашып, аралашып торалар. Араларында Себер якларына кайтып, гаилә коручылар, хәтта бу якларда яшәп калучылар да бар. Шундыйларның берсе – Бөгределиктә туып үскән, язмыш борылышлары аркасында өлкән яшендә ялгыз калган Әнвәр абый Йолдырыйм.

Әнвәр абый Русиягә беренче мәртәбә моннан өч ел элек килә. Шул килүендә аңарда, Себер ягында яшәүче милләттәшләренең динне һәм дини йолаларны җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләрен күреп, халыкка дин дәресләре бирү теләге туа. Аның бу теләге инде тормышка да аша башлады.

Агымдагы елның язында Әнвәр абый кабат Омскига килә һәм чыгышы белән әби-бабаларының туган авылы Яланкүлдән булган Нурлыхәят ханым белән гаилә корып җибәрә. Бу яңа гаилә хәзергә Омскида яшәп кала.

Дин әһеле буларак Әнвәр абыйга еш кына татар авылларында булырга туры килә. Шулай, Яланкүлгә бер баруында ул, балаларның җәйге ялда булулары хакында ишетә һәм форсаттан файдаланып, дәресләре бирә башларга ният кыла. Ул авыл укытучылары белән дә киңәшләшә һәм алар ягыннан да хуплау таба. Укытучылар аңа акбур, язу тактасы, дәфтәр кебек кирәкле әсбапләр бирәләр, ә авыл мулласы дәресләрне авылның гыйбәт йортында алып барырга рөхсәт итә.

Oмскидә бер мәчет
Шулай итеп, Әнвәр абый балаларга дин сабаклары бирә башлый. Дин дәресләренә, чакырылган булсалар да, өлкән яштәгеләр килми. “Балалар белән эшли башладым, мәктәп яшендәге 50-ләп баланың 12-се бик теләп йөрде. Араларында мәктәп яшендәгечә ике бала да булды. Әмма мин аларга өлкәнрәкләргә комачауламасыннар өчен, ирекле йөрү мөмкинлеге тудырдым. Шулай булса бу нәниләр дә берничә дога өйрәнделәр”, ди Әнвәр абый

Дәресләр ике ай буена бара. Бу вакыт эчендә балалар ислам диненең төп кануннарын һәм кайбер догалар өйрәнәләр. Мәрхүмнәрне юып, кәфенләп, җиназа укып, җирләргә дә өйрәтә аларны Әнвәр абый.

Мәктәпләрдә дөньяви укулар башланыр вакыт җиткәч, дин дәресләре туктатыла. Балалар әти-әниләре һәм авыл халкы алдында 2 ай эчендә алган дини белемнәрен күрсәтеп, имтихан тоталар. Бу эштән рәт чыкмас дип уйлаган өлкәннәр, балаларның яхшы гына догалар, дини йолаларны белгәннәрен күреп, шаккаталар. “Дәресләргә ник без дә йөрмәдек икән, без дә өйрәнгән булыр идек. Тагын да килсәгез, йөрер идек, диючеләр күп булды”, ди Әнвәр абый. Мөмкинлек булуга, ул Яланкүлдә дәресләрне дәвам итәргә уйлый. “Гомүмән, кайсы авылга чакырсалар да, мин барырга риза, дин дәресләре башларга әзер. Дәресләргә йөргән бер генә кеше булса да дин юлына баса икән, бу минем өчен сөенеч”, ди Әнвәр абый.


Төркиядә туып-үскән Әнвәр абыйга, әлбәттә иленнән читтә яшәү җиңел түгел. Ул туган илен сагына. Әмма ул, мөселман буларак, Ислам диненә һәм халкына хезмәт итүне, заруррак күрә. “Дингә хезмәт итү – минем бурычым”, ди.

Әңгәмә Рамазан аенда бару форсатыннан файдалынып, Әнвәр абый “Азатлык тыңлаучыларына” да үзенең теләкләрен һәм үгет-нәсихәтләрен җиткерүебезне сорады. “Бу ай мөселманнарга Аллаһның иң зур бүләгедер. Бу айда бик күп дога кылыгыз. Бөтен кешеләр өчен дога кылаек, гөнаһларыбыздан тәүбә кылыйк, мөмкин кадәр ярдәмле булырга тырышырга кирәк”, диде Төркия кунагы

XS
SM
MD
LG