Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Грузиянең сепаратист Көньяк Осетияне үз контроленә алу омтылышы Грузия һәм Русия хәрбиләре арасында бәрелешләргә китерде. Низагның асылында ни ята? Көньяк Осетия низагына тарихы кузәтү.

Низаг:

Русия, Грузия һәм Көньяк Осетиядән 500әр хәрби көч, төбәктә тынычылыкны саклый. Грузия, Русия тынычлык саклау көчләрен, сепаратистларны яклауда гаепли. Мәскәү ягы исә бу гаепләүне кире кага иде. Грузия һәм сепаратистлар арасында чыккан бәрелешләрә соңгы елларда дистә кеше үлде.

Грузия президенты Саакашвили низагны чишү өчен тынычлык килешүе төзергә һәм бу килешү нигезендә төбәккә киңрәк автономия бирү тәкъдиме ясаган иде. Ләкин сеператистләр бу тәкъдимне кире кагып, тулы бәйсезлек таләп итүләрен тәкрарлады.

1989 елның ноябре - Көньяк Осетия Грузия Совет социалист җөмһүриятеннән бәйсезлеген игълан итте. Бу вакыйгадан соң кабынган бәрелешләр 3 ай дәвам итте.

1990 елның декабрь ае - Грузия белән Көньяк Осетия арасында яңа хәрби низаг башланды. Бу низаг 1992 елга кадәр дәвам итте.

1992 елның июнь ае - Русия, Грузия һәм Көньяк Осетия җитәкчеләре Сочида очрашты. Җитәкчеләр атышларны туктатып, төбәктәге тынычлыкны саклау өчен әлеге 3 илнең тигез санда (һәрбер илдән 500ләп) тынычлык саклау гаскәриең төбәктә урнаштырырга килеште.

1993 елның ноябре - Көньяк Осетия үз контитуциясен булдырды.

1996 елның ноябре - Көньяк Осетия беренче президентын сайлады.

2001 елның декабрь ае - Көньяк Осетиядә президент итеп Эдуард Котойты сайланды. 2002 елда Эдуард Котойты Русиядән, төбәкнең бәйсезлегең танып аны үз эченә алуын сорады.

2005 елның гыйнвар ае - Грузиянең Көньяк Осетиягә, бәйсезлек адымыннан баш тарту бәрәбәренә киңрәк автаном бирү планың Русия яклады.

2006 елның ноябре - Көньяк Осетия Тифлистән айрылып чыгуны референдумга куйды һәм бу карар халык тарафыннан күпләп хупланды. Грузия премьеры бу адымны Русиянең сугыш башлау максатында күргән чарасы буларак атады.

2007 елның апрель ае - Грузиянең Көньяк Осетиядә вакытлыча уз идарәсен булдыру тәкъдименең парламент тарафыннан кабул ителүе - Русия белән арадагы низагны арттырды.

2007 елның июнь ае - Көньяк Осетия сепаратист сугышчылары, Грузиянең Цхинвалигә утлы һөҗүм ясауда гаепләде. Тифлис ягы исә бу гаепләүне кире какты.

2007 елның октябре - Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы җитәкчелегендә Грузия белән Көньяк Осетия арасында низагларны чишү максатында сөйләшү узды.

2008 елның марты - Грузиянең НАТОга әгъза булу омтылышы уңышсыз тәмамланса да, бу адым Русия думасын Кремлинне Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген танырга чакырырга этәрде.

2008 елның апреле - Көньяк Осетия Грузиянең вәкаләтләрне бүлешү тәкъдимен кире кагып, тулы бәйсезлек сорады.

Август 2008- Грузия хәрби көчләре Көньяк Осетияның кире алу өчен башкала Цхинвалигә һөҗүм ясады. Русия үз хәрбиләренең һөҗүмнәргә каршылык бирүен белдерде. Саакашвили исә ике ил хәзер сугышта дип белдерде.

- Грузия көчләре 3 көн дәвам иткән бәрелешләрдән соң үз хәрбиләренең кире чигенүен белдерде.
- Русия, үз хәрбиләренең Цхинвалине үз контролында тотуын белдерде.
- Русия бәрелешләрдә үлгәннәр саны 2000 дип белдерде.
- Грузия җомга көнне 300 кешенең үлүен хәбәр иткән иде, үлгәннәрнең күбесе тыныч халыктан булган.

География:

Көньяк Осетия - Грузия башкаласы Тифлистән 100 км көньяккарак Кавказ тавы итәгендә урнашкан төбәк, 4 мең квадрат километр киңлектә урын ала.

Сепаратизм:

Советләр берлеге таркалгач, Көньяк Осетиядә сеператист хәрәкәт башланды. Грузиядә калган төбәк, 1991-92 елларда Грузия хакимиятеннән аерылырга теләде. Шул сәбәпле килеп чыккан бәрелешләрдә берничә мең кеше һәлак булды. Көньяк Осетия Русиядәге Төньяк Осетия төбәге белән якын мөнәсәбәтен дәвам иттерде.

- Көньяк Осетия яшәгән 70 мең халык, милләт буларак грузин милләтеннән аерым. Алар фарсы тел төркемендә булган үз телләрендә сөйләшә. Көньяк Осетиялеләр, совет хакимияте вакытында илләренең Грузиягә мәҗбүри кушылуын, хәзер исә үз дәүләтен төзергә теләүләрен белдерә.

Төбәккә Русия ярдәме:

- Ил кеременең якынча 3/2 өлеше, ягъни 30 миллион доллар Мәскәүдән килә.
- Халыкның күпчелегендә кулларында Русия паспорты бар.
- Төбәктә Русия акчасы кулланыла.
- Русияның дәүләт карамагындагы “Газпром” шуркәте төбәктә 15 миллиард сумлык яңа газ үткәрү проектын төзи.

XS
SM
MD
LG