Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда талибан куркынычы арта


Пакстанда талибан һәм аңа тарафдар сугышчы төркемнәр илнең төньяк-көнбатышындагы төбәкләрдә йогынтысын арттырып, башкала Исламабатка таба якыная башлады. Әлеге вәзгыятькә халыкара җәмәгатьчелек борчу белдерә.

2000 елның язында Америка президенты булган Билл Клинтон, Пакстан башкаласына килеп, ил халкы алдында чыгыш ясаган иде.

Зур иминлек чаралары күрелгән сәфәр вакытында Клинтон: “Белә торып гөнаһсыз кешеләрне үтергән, илчелекләргә, ягулыкларга һөҗүм иткән һәм идарәне үз кулында тотарга тырышкан кешеләр каһарман түгел”, дип әйткән иде.

Бу вакыйгадан соң 9 ел вакыт үтте. Заманында Вашингтонда беренче ханым булган Һиллари Клинтон, хәзер АКШ дәүләт секретаре исеменнән, талибанның Исламабадка якын төбәкләрне контрольгә алуы, "АКШ һәм дөньяга янаган зур куркыныч" буларак аталды.

Клинтон:"Талибан куркынычы җитди"


Клинтон, "Без Пакстан дәүләтенә янаган бу куркынычны игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Террорчы төркемнәр һәм атом коралы булган Пакстан дәүләтен җимерергә теләгән көчләр Исламабадка таба якыная”, диде ул.

Вашингтонда конгресс алдында ясаган чыгышында АКШ дәүләт секретаре Клинтон, талибан һәм экстризм тарафдарларының көнбатыш төбәкләрен контроль итүенә рөхсәт итү белән Пакстан, бу оешмаларга ташлама биргән булды, дип әйтте.

Клинтонның бу белдерүе, Пакстан хакимиятенең талибанның илнең көньяк- көнбатышта йогынтысын арттырып, башкала Исламабатка 110 чакрым ераклыктагы Бунер вилаятендә идарәне үз кулына алу хәбәрен раславыннан соң яңгырады.

Талибан белән тынычылык килешүе


Бу ай башларында Пакстан президенты Али Зәрдари, талибан гыйсянын бастыру омтылышы белән булдырылган тынычлык килешүе шартлары нигезендә, илнең төньяк-көнбатыш, ягъни Сват төбәгендә шәригать кануннарының гамәлгә керүен рөхсәт иткән иде.

Талибан һәм Әл-Каидә сугышчылары көчен арттыру ихтималы сәбәпле, бу карарга кайтаваз буларак төрле тәнкыйть сүзләре яңгыраган иде.

Талибан, Пакыстан хакимияте белән бергә кул куйган тынычлык килешүе бәрәбәренә коралланудан баш тартырга килешкән иде.

Ләкин Талибанның әлегәчә бу турыда бернинди чара күрмәве хәбәр ителә.

"Mузыка тыңлау тыела"


Илнең Әфганстан чигенә якын көнбатыш Сват үзәнлеге Пакстанның данлыклы туристик җирләре иде.

Талибан үз идарәсенә алган төбәкләрдә, хәзердән үк машинада музыка тыңлауны тыюы һәм мәчетләрдә яшьләрне үзләренә кушылырга чакыруы хәбәр ителә.

Бунер виләяте башлыгы Рашит Хан, бу хакта үзәк хакимияткә рәсми шикәят җибәрүләре турында белдерде.
XS
SM
MD
LG