Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда төрбәгә булган һөҗүмдә 42 кеше үлде


Пакстанның Лаһор шәһәрендә Суфи Дата Дәрбар төрбәсенә төнлә булган интихар һөҗүмендә кимендә 42 кеше үлде, 180дән артык кеше яраланды.

Һөҗүм оештырылган төрбәгә һәр ел күп санда шигый һәм сөнни мөселманнар зиярәт итә.

Пакстан полициясе мәгълүматына караганда, ике аерым кеше тарафыннан оештырылган һөҗүм вакытында төрбәдә меңләгән кеше гыйбадәт кыла булган.

Һөҗүмчеләр беренче бомбаны кешеләр намазга әзерләнгәндә мәчетнең аскы катында шартлата. Әлеге шартлаудан кешеләр качканда өстәге катта янә икенче бомба шартлый. Шартлау тәэсирeнең көчле булуы белдерелә.

Bombers Attack Sufi Shrine In Lahore
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00
йөкләү


Пакстанда шул исәптән бүген гасырлардан бирле беренче тапкыр иминлек сәбәпле бер төрбә гыйбадәткә ябылды.

Бу һөҗүм 2001 елда Пакстанда кабынып киткән һөҗүм хәрәкәтенең иң зурысы буларак искә алынды.

Күп санда кеше зыян күргән һөҗүмдә җаваплыкны үз өстенә алучы булмады.

Ләкин күзәтүчеләр соңгы вакытта төрле мәзһәп кешеләре булган урыннарда һөҗүмнәрнең артуы турында белдерә.

Тeррор һөҗүмнәре кимeмәде

Май аенда Лаһор шәһәрендә янә бер мәчеткә булган һөҗүмдә 80нән артык кеше һәлак булган иде.

Былтыр Пакстан хәрбиләре әлеге һөҗүмнәрне бетерү максатында Әфганстан җиренә якын Вәзерестан төбәгендә зур хәрби чаралар алып барган иде.

Пакстан хәрбиләре декабрь аенда сугышчыларга каршы алып барган бу хәрби чараларда зур уңышка ирешүен белдергән иде.

Ләкин төбәктән килгән яңа хәбәрләр сугышчыларның бу төбәктә әле дә әүзем булуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG