Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:49

АКШ хакимият рәсмиләре элегрәк Үзәк һәм Көньяк Азиядә террорчылык белән көрәштә Пакстан белән хезмәттәшлеккә шикләнебрәк караган булса, хәзер Пакстан тышкы эшләр министры Корәйши моның үзгәрүен игълан итте.

АКШ сәяси рәсмиләре белән "стратегик сөйләшүләр" алып барган Пакстан тышкы эшләр министры Шах Мәхмүт Корәйши, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең тулы хезмәттәшлеккә әйләнүен белдерде.

Корәйши Вашингтонда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән очрашуыннан соң ясаган матбугат чыгышында ике ил мөнәсәбәтләренең үзгәрүе турында сөйләде.

"Мин бүген үземне бик шат һәм канәгать хис итәм. Чөнки ике ел буена сузылган сөйләшүләрдән соң бүген күп мәсьәләдә килешүгә ирештек. Мин Клинтон ханымга ике ил мөнәсәбәтләрен югарырак дәрәҗәгә үстерер өчен башкача уйлау һәм башкача хәрәкәт итү кирәклеген әйттем", диде ул.

Караш үзгәргән

Корәйши моннан элек АКШ рәсмиләренең бигрәк тә кайбер Конгресс әгъзаларының Көньяк Азиядә террорчылык белән көрәштә Пакстанга бик ышанып бетмәүләренә борчылуын белдергән иде.

Пакстан Тышкы эшләр министры Шах Мәхмүт Корәйши

Ләкин Пакстан тышкы эшләр министры АКШка соңгы сәфәре вакытында бу карашның үзгәрүен белдерә.

"Конгресстa караш башкача иде. Мин моны сенаторлар алдында да әйттем. Вәкилләр пулатында да караш хәзер тәмам үзгәргән. Без үз вазыйфабызны авыр булса да үтәдек, хәзер безгә карата шикләнү хисе калмады дип әйтергә була. АКШ рәсмиләре инде безне аңлый. Алар безнең тырышлыгыбыздан канәгать", диде.

Пакстан хәрби чаралары мактауга лаек

Бүгенге очрашудан соң Дәүләт секретаре Клинтон да күрше Әфганстанда сугыш барганда Пакстанны күрсәткән мөһим ярдәме өчен мактады. Билгеле булганча, Исламабад хакимияте кайбер Талибан башлыкларына каршы чаралар башлап, аларның берничәсен кулга алган иде.

"Пакстанның террорчылыкка каршы алып барган зур тырышлыгына - хөрмәтебез зур. Ә бәрелешләр вакытында һәлак булган хәрби һәм гади халыкның кайгысын бүлешәбез. Бүгенге очрашу АКШның Пакстанның янында булачагын тагын бер тапкыр күрсәтте", дип әйтте.

Сөйләшүләрнең беренче көнендә Клинтон Пакстан белән яңа һәм якынрак хезмәттәшлек кылу турында әйтте. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек булып алса да, АКШ хәзер ике ил мөнәсәбәтләренә игътибарны арттыра һәм Пакстан белән бәйләнешләрне ныгытуны максат итеп куя.

Очрашу алдыннан Клинтон, ике илнең үзара мөнәсәбәтләре үстерүдә "ышанычның" зур роль уйнавын белдергән иде.

1.5 миллиард доллар ярдәм

Очрашу һәм сөйләшүләр ахырында бaры тик җылы сүзләр генә әйтелмәде. АКШ Пакстан күрсәткән тырышлыкларына җавап буларак, 1.5 миллиард доллар акча ярдәме бирергә вәгъдә итте. Акча Пакстандагы яшәү шартларын яңартуда кулланылачак.

Иң мөһиме Вашингтон Пакстанга хәрби яракларны җибәрүне кичектермәскә карар кылды.

Билгеле булганча, Пакстан хакимияте илнең көнбатышындагы Сват үзәнлегендә талибан сугышчыларына каршы зур хәрби чаралар башлаган иде. Бу чараларда иң зур ихтыяҗ булып хәрби кирәк-яраклар тора. Пакстан АКШтан бу хакта хәрби җиһазлар җибәрүне таләп итә.

Ләкин бу төрле сәбәпләр аркасында кичектерелә иде. Пакстан тышкы эшләр министрының АКШ сәфәре белән бу эш рәткә салынды. АКШ кичекмәстән Пакстанны хәрби җиһазлар белән тәэмин итәргә килеште.

XS
SM
MD
LG