Accessibility links

Сугыш мифлары: Брест ныгытмасының соңгы сакчысы


Петр Гаврилов
Петр Гаврилов

17 июньдә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Советлар берлеге герое, Брест крепостенең соңгы сугышчысы Петр Гавриловның музее ачыла. 1941 елның 22 июненнән алып 23 июльгә кадәр Брест ныгытмасын саклаган Гаврилов немец концлагерларында дүрт ел үткәрсә, 11 елын совет төрмәләрендә утыра.


2009 елда каһарманның туган авылы Әлбәдендә Гаврилов истәлегенә “Советлар берлеге герое Гаврилов туган авыл” дигән зур элмәтакта урнаштырылды, авылга асфальт юл җәелде. Әлбәден авылы кергән Күн авыл җирлеге мәктәбенә аның исеме бирелде.


Петр Гаврилов истәлегенә ачылачак музейда аның шәхси әйберләре һәм Брест ныгытмасы дивары кирпече сакланачак. Киләчәктә Гаврилов музее “Татарстанның энҗе муенса” туристлык маршрутына да кертелергә мөмкин. Ягъни сүз Советлар берлеге герое музеена туристлар җәлеп итү турында бара.

Рәсми идеология каһарман татарны урыс дип күрсәтә

Язучы Зәки Зәйнуллинның 2009 елда “Идел” журналында басылган “Генерал” повестендә майор, Советлар берлеге герое Петр Гаврилов турында да язып китә.

“1945 елгы җиңүгә 30 ел тулганда, 1975 елның май аенда Гаврилов белән үзәк телевидениедә очрашу була. Диктор Гавриловтан Брест крепосте өчен айдан артык барган сугышка нәтиҗә ясап болай ди:

“Тик урыс милләтеннән булган батыр гына Брест крепосте оборонасын оештыра ала, концлагерь тәмугларын үтеп, хәрби антка тугры булып кала ала. Только русский богатыр!", дигән.

Дикторның бу сүзләренә Гаврилов азрак елмаеп болай дип җавап бирә: “Мин бит урыс түгел. Мин — татар!”.

Шуннан соң Гавриловны башка үзәк телевидениегә кертмиләр һәм аның белән очрашуларны бөтенләй туктаталар. Татар бит!”, диелә “Генерал” әсәрендә.

Гаврилов сугышның 32 нче көнендә әсирлеккә эләгә

Советлар тарафыннан 1939-да басып алынган Брест крепостенә немецлар 1941 елның 22 июнендә һөҗүм итә. Әмма аларның Брестны 22 июньдә үк басып алу уе тормышка ашмый. Дөрес, крепость көннең беренче яртысында ук чолганышта кала. Бу вакытта Гаврилов Брестның Кабрино ныгытмасының көнчыгыш фортында җитәкчелек итә.

Питрәч районының 75 еллыгына багышланган “Ямьле Мишә буйлары” китабындагы “Үлемсез гарнизон каһарманы” язмасында әйтелгәнчә, “Немецлар 16 июль көнне тоташ хәрабәгә әйләнеп беткән Смоленскига керә. Ә чик буендагы Брест крепосте сугышуын дәвам иттерә. Июльнең егермеләренә кадәр әле анда, әле монда граната шартлаулары, атышлар ишетелә. Бу легендар каһарманнарның крепостьтагы соңгы көннәре була.

Сугыш башлануның 32 нче көнендә, ягъни 23 нче июльдә, каты яраланган, ачлыктан хәлсезләнгән, немецлар белән соңгы бәрелештә аңын югалткан майор Гаврилов әсирлеккә эләгә”.

Герой исеме 1957 елда гына бирелә

Брест крепостенең соңгы сугышчысы Петр Гавриловны 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма 1946 елда ул репрессияләнә, 1957 елда гына аклана. Шул ук елның 30 гыйнварында Петр Гавриловка Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. 1958 елда СССРның Югары Советына депутат итеп тә сайлана.

Петр Михаил улы Гаврилов 1900 елда Питрәч районы Әлбәден авылында керәшен-крестьян гаиләсендә туа. Совет-фин сугышында катнаша. Сугыштан соңгы гомерен Краснодар шәһәрендә үткәрә. 1979 елның 26 гыйнварында вафат була. Васыяте нигезендә Брест крепостына җирләнә.

Бер татар Брестны саклый, икенчесе азат итә

Брест крепосте белән тагын бер атаклы шәхес – генерал-лейтенант Якуб Чанышев исеме белән дә бәйле. Гаврилов 1941 елда ныгытманы ай дәвамында сакласа, Чанышев Брестны азат итү белән җитәкчелек итә.

“Татар халкы – ил язмышында әнә шундый гаҗәеп изге эшләр башкарган бик тәвәккәл, зур халык”, дип яза язучы-журналист Мәгъсүм Гәрәев Гаврилов турында.

XS
SM
MD
LG