Accessibility links

Питрау бәйрәме Җөридә үтте


Татарстан парламенты рәисе Мөхәммәтшин Питрауны чын дуслык бәйрәме дип атады. Питрауны карарга бөтен Татарстан һәм Русия төбәкләреннән 50 меңнән артык кеше җыелган иде

Мамадыш районында табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыеп, хуш исле урман үзәнендә урнашкан Җөри авылында Питрау бәйрәме беренче тапкыр гына үтми.Тик моңарчы бу кадәр кунакларны, уен, җыр-биюләрне авылның күргәне булмагандыр. Керәшен татарлары өчен изге бәйрәм Питрауны карарга бөтен Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән 50 меңнән артык кеше җыелган иде. Бәйрәмгә илтүче юлларда хәтта автомобиль бөкеләре хасил булган.

Кичен, һавалар җиләсләнеп киткәч, Питрау мәйданында тамаша башланып китте. Милли бизәкле киемнәр, аллы гөлле төсләрдән күзләр камашты. Монда әкият каһарманнары Былтыр, Таңсылу, Шүрәлеләр дә катнашты. Керәшеннәрнең җыр-моңнары халык көйләренә сусаган җаннарга сары май булып ятты.

Зурысы-кечесе Питрау бәйрәмен олылап, яратып килгән. Чиләбе, Удмуртия, Башкортстаннан керәшен оешмалары вәкилләре дә биредә иде. Алар үз сәламнәрен ирештерде. “Кадерле туганайлар! Сезгә Ногайбәк районы Париң авылыннан күп сәлам алып килдем”, диде Чиләбе өлкәсе Ногайбәк керәшеннәре оешмасы вәкиле.


Керәшен халкын республика җитәкчеләре исеменнән Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе, Дәүләт Шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул финанс кризисы булуга карамастан бәйрәм сезне берләштерде дип белдерде.

Питрау – керәшен татарларының изге бәйрәме. Ул ел саен 1-еннән 12 июльгә каршы төндә билгеләп үтелә. Бу вакытта халык рәхәтләнеп күңел ача, мөмкин кадәр табигатькә якынрак булырга тырыша. Кызлар милли киемнәр киеп, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизи, такыялар үреп кия. Егетләр кызларны күзләп, үзләренә гомерлек пар эзли. Питрау көнендә табышкан парларның гаиләләре аеруча нык була дигән борынгылар. Шулай ук бу көндә җыелган дару үләннәре тәнне сихәтли, барлык авырулардан да дәва дип санала.

Галина Казанцева, Миңгол Галиев, Венера Ганиева, Рөстәм Вәлиев һәм Илһам Шакиров Питрауда

Фәрит Мөхәммәтшин Питрауны чын дуслык бәйрәме дип атады. Моның чыннан да шулай икәнен сәнгатькәрләр исбатлады. Татарстанның халык артистлары Илһам Шакиров, Венера, Ганиева, Георгий Ибушев, Галина Казанцевалар бергәләшеп керәшеннәрнең милли киемнәрен киеп, дәртле керәшен көйләрен башкарды. Аларның чыгышларын халык йотлыгып тыңлады.

Бәйрәм рухы мәйданда гына түгел, ә бар тирә-юньгә таралган иде. Килүчеләрне тау башына зур хәрефләр белән язылган “Питрау 2009” язуы каршы алып, маяк сыман юл күрсәтеп торды. Керәшеннәр килгән кунакларга үз көнкүрешен, яшәү рәвешен дә күрсәтергә омтылган. Хуш исле агачтан салынган ызбада милли киемле хуҗалар кунакларны чәй белән сыйлый, ишегалдында исә кәҗә бәтиләре утлап тора. Һәркайда чәчәк бәйләмнәре , тәкыяләр эленгән иде.

Җыр биюләр, уен-көлке белән кызганнан-кыза барган мәйданда көрәш башланды. Батырлар рәхәтләнеп көч сынашты. Берсеннән-берсе гүзәл кызлар “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашты.

Бәйрәм эстрада йолдызлары концерты белән дәвам итте. Мәйдан каршына урнаштырылган зур видеоэкранда чараның төп мизгелләре күрсәтеп барылды. Мәйдан читендә сәүдә рәтләре, чәйханәләр урнаштырылган иде. Биредә кунаклар чәй белән сыйланды, бер-берсе белән аралашты.

Бәйрәмнең иң кызган мәле - елга буенда учак кабызу иде. Бу гореф-гадәт шула ук борынгыдан килә. Халык учак тирәли әйлән-бәйлән уйный, җырлар җырлый. Егетләр шушы учак аша сикереп, үз батырлыкларын сынап күрсәтә. Бу уен Фәрит Мөхәммәтшинның да күңеленә хуш килгән. Ул: “Без кечкенә вакытта ут аша сикереп уйный идек, бу йоланың тамырлары бик тирәндә икән – яшәргә көч алу”, дип белдерде.

Мөхәммәтшин фикеренчә, Питрау бәйрәме киләчәктә федераль дәрәҗәдә дә үтәргә мөмкин. Мәйдандагы уен-көлке, мавыктыргыч җыр-биюләр төнгә кадәр дәвам итте. Биредә һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба алды .
XS
SM
MD
LG