Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша очкычыннан акча урлаучылар табылды


Русиянең дүрт хәрбиенә апрельдә Смоленск янында очкыч казасында һәлак булган Польша ватандашының кредит картасыннан акча урлауда гаепләү белдерелде. Хәрбиләрнең өчесе элек төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган.

Апрельнең 10сында Катыньдә үтәчәк матәм чараларына барганда булган очкыч казасында 96 кеше үлде. Аларның күбесе Польшаның югары җитәкчеләре һәм галимнәр иде. Араларында президент Лех Качинский да булды.

Очкыч казасыннан соң берничә сәгать узгач ук корбаннар арасында булган 46 яшьлек галим тарихчы Анджей Пшевозникның банк картасыннан акча алынган.

“10-12 апрель көннәрендә банк картасыннан 6 мең злот алынган, бу якынча 2 мең доллар”, диде галимнең үлемен тикшерүче Варшау прокуратурасының матбугат вәкиле Моника Левандовска.

Бу акчалар Смоленскидагы банкоматтан алынган.

Пшевозниктан урланган икенче картадан да акчаны 6 мәртәбә алырга тырышканнар, әмма ала алмаганнар.

Русиядә акча урлауда шикләнелгән 3 кешенең кулга алынуы турында якшәмбе көнне Польша хөкүмәте вәкиле Павел Грас хәбәр итте.

Русия бу белдерүне кичә “мәсхәрәләү” дип бәяләде. Мәскәүдәге Польша илчелеге дә бу турыда аңлатмалар бирмәде.

Бүген кулга алынганнарның саны – дүрт кеше булганы хәбәр ителде. Сыров, Пустовар, Панкратов һәм Саньков исемле хәрбиләр Анджей Пшевозникның кредит картасыннан акча урлаганнарын таныды. Аларның дүртесе дә шәһәрдән китмәү шарты белән мәхкәмәгә кадәр иреккә чыгарылган.

Анджей Пшевозник Катыньдә үткән хәтер чарасын оештыручыларның берсе иде.
XS
SM
MD
LG