Accessibility links

Милли оешмалар җитәкчеләре бюджет өлгесенә дәгъва белдерде


Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы, 19 октябрь 2016
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы, 19 октябрь 2016

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты республиканың 2017 елга бюджет проектын тикшерде. Утырышка милли газет-журнал, театр, музей җитәкчеләренең күпләп килүе өстәмә акча таләп итүләренә ишарә иде. Шулай булып чыкты да.

20 октябрь Татарстан Дәүләт шурасында 2017 елга һәм 2018-2019 елларга планлы бюджет проектларына багышланган парламент тыңлаулары үтә. Ә аңарчы бюджет саннары Татарстан парламентының аерым комитетларында каралды. Мәсәлән, 19 октябрьдә шундый утырыш мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында үтте.

Татарстан Дәүләт шурасының кече залында үткән җыенда беренче булып икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул киләсе өч елга фаразланган төп икътисади күрсәткечләр белән таныштырды. Аерым алганда 2017 һәм 2018-2019 елларда нефть бәясе якынча 40 доллар, АКШ доллары якынча 65 сум, ә инфляция 4,9% тирәсе булыр дип көтелә. Түрә сүзләренчә, икътисадчылар елдан ел инфляция саннары кимеп барыр, ә рубльнең долларга карата кыйммәте арта барыр дип фаразлый.

Аннан соң чыгыш ясаган Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәфсилле саннар китереп, киләсе ел бюджет өлгесе белән якыннанрак таныштырды. Мәсәлән, федераль бюджеттан килгән акчалар белән бергә санаганда, 2017 елда Татарстанның дәүләт казнасында якынча 203 миллиард сум керем, 210 миллиард чыгым, 7 миллиард сум дефицит көтелә. Министр урынбасары аңлатканча, төп керемнәр физик затларның һәм аерым оешмаларның салымнарыннан җыелыр дип көтелә.

Мәгариф өчен федерал бюджеттан килгән акчалар белән санаганда барлыгы 79 миллиард сум каралган, шул исәптән республика казнасыннын - 50 миллиард сум. Бу үткән ел белән чагыштырганда 4 миллиард сумга күбрәк. Бөтен дәүләт програмнарын финанслау шул ук күләмдә калачак һәм Русия президентның "май күрсәтмәләре"н үтәү җәһәтеннән эш хаклары инфляция күләмендә индексацияләнәчәк дип аңлатты ул.

Татар теле үги кыз хәлендә

Әмма утырышка чакырылган кунаклар, җәмәгатьчелек вәкилләре ике түрәнең оптимистик чыгышларына ышанып бетмичә, үз дәгъваларын яудырды. Чаллы педагогик университет ректоры һәм элекке депутат Фәйрүзә Мостафина балалар бакчаларында татар телен укыту мәсьәләсен күтәрде.

"Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының эш стандартлары, финанслау тәртибе Русия министрлыклары тарафыннан билгеләнгән, шуңа күрә, аларда балалар бакчаларында татар телен укыту каралмаган. Хәзерге вакытта бу оешмалар татар телен үз бюджетыннан акча табып кына укытырга мәҗбүр, бу дөрес түгел, бу мәсьәләне хәл итеп булмыймы?" диде Фәйрүзә Мөстафина.

Моңа финанс министры урынбасары, "эшлекле төркем төзелгән, мәсьәлә карала" дип әйтүдән башка сүз таба алмады. Соңыннан комитет рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка бу мәсьәлә хакында Татарстан дәүләт шурасында зур сөйләшү булуын һәм яңа нормативларның әзерләнүен раслады. "Кабул ителгән очракта да яңа тәртип 2018-2019 елда гына кертелә алачак", дип аңлатты Вәлиев. Аңарчы татар теле балалар бакчаларында үги кыз хәлендә калуын дәвам итәчәк дигән сүз.

Татар язучыларының гонорарлары артмаячак

"Сөембикә" журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова мәcьәләнең хәл ителүенә өметләнмичә, "әдәби хезмәткәрләрнең эш хаклары турында риторик сорау күтәрәм инде", диде.

"Татар журналларында эшләүче журналистларның, безгә айлар буе язган әсәрләрен алып килүче авторларның гонорарлары шул хәтле түбән ки, алар үз әсәре өчен 2-3 мең генә алырга мөмкин, алар да гаиләләрен ашатырга тиеш бит, гонорарларны күтәрү кайчан булыр икән?" дип сорады ул.

Аның сүзенә рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та кушылды. "Безнең иҗади берлеккә 22 миллион бирелә, бик бик аз, без әле ничектер яшебез, белмим күпмегә барыр", диде ул.

"Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов тыйнак кына язучыларның гонорарлары күптән күтәрелмәвенә игътибар юнәлтте.

"2010 елда Татарстан президенты ярдәме белән татар язучыларының һәм иҗади хезмәткәрләрнең гонорарларын күтәрү өчен 29 миллион сум бүленгән иде, аларның 26 миллионы Татарстан китап нәшриятына бирелде, калган 3 миллионны калын әдәби журналларга таратылды. Татмедиа хезмәткәрләре санап чыгарган саннарга караганда, барлык журналларга эш хакларын һәм гонорарларны түләү өчен бер елга якынча 17 миллион сум кирәк, безнеңчә бик зур сан түгел, киләсе елда каралсын иде", диде ул.

Аның сүзен куәтләп Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин дәгъвасын белдерде. "Үткән ел язучыларга гонорарларны күтәрер өчен Татарстан парламентының милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан президентның ярдәме белән 3 миллион сум өстәмә акча бүленгән иде. Президент аның вакытын чикләмәсә дә, киләсе ел бюджетында бу акчалар каралмаган", диде ул.

Милли музейлар берләшмәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина да музей хезмәткәрләренең бик тырышып, әмма бик аз акча алып эшләвенә зарланды һәм һичьюгы грантлар бирүне сорады.

Разил Вәлиев хәбәрчеләргә аңлатмалар бирә
Разил Вәлиев хәбәрчеләргә аңлатмалар бирә

Милли оешма вәкилләренең моң-зарларын йомгаклап Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Ул да "май карарлары" белән эш хакларының күтәрелүе карала, әмма иҗади хезмәткәрләргә түләнә торган гонорарны арттыру күз алдында тотылмый, бу гадел түгел. Без комитет исеменнән Татарстан бюджетына төзәтмәләр әзерләрбез. Бу мәсьәләдә Татарстан президентына мөрәҗәгать итәчәкбез, аннан башка бу мәсьәләне хәл итеп булмый," дип аңлатты ул.

Белгечләр шурасы милли мәнфәгатьләрне якламакчы

Утырышта комитет каршында инде февраль аенда чыккан карар белән оештырылган Белгечләр шурасының эшен башлап җибәрүе турында игълан ителде һәм анда кергән шәхесләр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Мәсәлән, бу шурага этнология белгече, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тел галиме, профессор Фоат Галимуллин, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, Казандагы рус милли-мәдәни берләшмәнең җитәкчесе Ирина Александровская кергән.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Белгечләр шурасын тарихчы галим, Татар конгрессының элекке җитәкчесе, элекке депутат Индус Таһиров җитәкләячәк. Шураның эш тәртибе каралганнан соң мөнбәргә чыккан Индус Таһиров, беренче чиратта милли мәсьәләне, татар мәнфәгатьләрен яклаячакбыз, диде. Аннан соң микрофон янына чыккан Фәндәс Сафиуллин да милләтара низаглар булдырмауга йөз тотачакбыз дип ышандырды.

Комитетка кергән канун проектларын белгечләр тикшереп, үз бәяләрен биреп тәкъдимнәр кертә алачак. Оештыру документларында язылганча, Белгечләр шурасының карарлары киңәш көченә генә ия.

XS
SM
MD
LG