Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда дистәләрчә протест белдерүче һәлак булган

Каһирәдә иминлек көчләре хакимияттән бәреп төшерелгән президент Мөхәммәт Мурсины яклаучыларның ике чатырлар шәһәрчеген җимерде. Рәсми хәбәрләргә караганда, кимендә 95 кеше һәлак булган. Мурсига теләктәшлек күрсәтүче "Мөселман кардәшләр" җитәкчелеге вәкиле Гехад әл-Хәддәт сүзләренчә, сүз полициянең ниндидер операциясе турында түгел, ә июльдә президент Мурсины хакимияттән читләштергән “түнтәрелешкә каршылык белдерүчеләрнең авызларын томалау омтылышы” турында бара.

XS
SM
MD
LG