Accessibility links

Бакыевка да Көнбатыш ысулындагы демократия ошамый башлаган


Кыргызстанда Әскәр Акаевның демократияне кысуда гаепләнеп хакимияттән бәреп төшерелүенә 5 ел тула. Аның урынын алган Курманбәк Бакыев инде үзе Кыргызстанда Көнбатыш ысулындагы демократиядән баш тартырга чакыра. Гәрчә көрәшен ул 5 ел элек демократияне яклау шигаре астында алып барган иде.

Сишәмбе кыргыз халкы корылтаенда чыгыш ясап Бакыев “көнбатыш ысулындагы демократия” Кыргызстанга яраклы түгел дип белдерде.

Бакыев сайлауларга һәм кеше хокукларына нигезләнүче демократия кебек “узган гасыр” идеяләре Кыргызстан өчен дөрес юл була алмавын әйтте.

“Бүгенге дөньяда узган гасырда кабул ителгән һәм күбрәк сайлауларга һәм кеше хокукларына нигезләнүче демократия моделенең җитешсезлекләре турында актив фикер алышулар бара. Әмма кызганыч ки, мондый модельләрнең барлык илләргә һәм халыкларга да яраклы булуына ышаныч юк”, - диде Кыргызстан президенты.

Бакыев Кыргызстанга хәзер “халкыбыз традицияләрендә тирән тамырлары булган киңәшләшү демократиясе” кирәк диде.

Кыргыз корылтае
Үз чакыруы белән җыелган кыргыз халкы корылтаен Бакыев Кыргызстан халкы өчен демократиянең традицион төре дип атады.

Шул ук вакытта президент Кыргызстанда кеше хокукларының сакланачагына һәм кеше хокуклары мәсьәләсендә хакимиятләрнең халыкара йөкләмләрне үтәячәгенә ышандырды.

Бу җыен илдә каршылыклы хөкүмәт сәясәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярыкларны ямау максаты белән чакырылган иде.

Элекке президент Әскар Акаевны бәреп төшерүгә 5 ел тулганда, Кыргызстанда Бакыев хакимиятенә оппозиция көчәйгәннән көчәя бара.

Бишкәктә Ак Шумкар вәкилләрен тоткарлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00
йөкләү


Бакыевның әлеге чыгышы вакытында да Бишкәктә һәм көньяктагы Ош шәһәрендә оппозиция милиция белән бәрелеште. Бишкәктә 30-лап, Ошта тагын дистәләрчә кешенең тоткарлануы хәбәр ителде.

Оппозиция җитәкчесе Гомербәк Тәкәбаев милициянең киңкүләм мәгълумат чаралары вәкилләренә аерым игътибар күрсәткәнлеген белдерде.

“ОМОН Стан ТВ видеокамерасын ватты. Алар Азатлык радиосы хәбәрчесен тоткарларга маташты. Бүген булган бу хәлләр очраклылык кына түгел, ә гадәткә кергән нәрсә”, - диде Тәкәбаев.

Бишкәктәге тоткарлаулар оппозициядәге Ак Шумкар фиркасе төркеме корылтай әгъзалары карамагына үз таләпләре исемлеген тапшырырга маташканда булды.

Әлеге таләпләр арасында сәяси тоткыннарны иреккә чыгару да, Бакыев туганнарын хөкүмәт эшләреннән алу да бар.

Нарында 17 мартта үткән протест митингы
Узган атнада Бишкәктә һәм төньяк-көнчыгыштагы Нарын шәһәрендә берничә мең кеше демонстрациягә җыелды. Алар энергия бәяләренең югары булуыннан алып хөкүмәтнең бәйсез киңкүләм мәгълумат чараларын бастыруына кадәр төрле күренешләргә ризасызлык белдерде.

Элекке президент Әскар Акаев Азатлык радиосына хөкүмәт бүгенге корылтайга түгел, ә узган атнадагы урам җыенына колак салырга тиеш диде.

Әскәр Акаев
“Бүгенге корылтай зур нәтиҗә бирмәс дип уйлыйм. Чөнки анда катнашучыларның барысы да алдан сайлап алынган һәм алар әлбәттә хакимиятне яклаячак. Узган атнадагы корылтайда халык үз таләпләрен җиткерде. Әгәр дә хакимият барлык таләпләрне дә үтәсә - Кыргызстанның киләчәге булачак, үтәмәсә – Кыргызстанның киләчәге юк, Кыргызстан кризистан чыкмаячак. Мин моңа чын-чынлап борчылам”, диде Акаев.

Бакыев күп мәртәбәләр коррупциягә, әшнәлеккә каршы көрәшергә, илдәге киңкүләм мәгълумат чараларын тулысынча ирекле итәргә вәгъдә бирде. Әмма аннан соң берничә бәйсез газет ябылды, былтыр 2 журналист үтерелде, берничәсе кыйналды.

Бакыев бер туганын президент иминлеге хезмәте җитәкчелегенә һәм улын ил икътисадын үстерү өчен җаваплы яңа оештырылган идарә җитәкчелегенә куйды.
XS
SM
MD
LG