Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмда гаепләнүче Данис Сәфәргали эше мартка күчерелде


Мәхкәмә утырышында
Мәхкәмә утырышында

"Вконтакте" челтәрендә 15 язма өчен экстремизмда гаепләнүче "Алтын Урда" хәрәкәте башлыгы Данис Сәфаргалинең эшен карау мәхкәмәсе мартка күчерелде. Сәламәтлеге сәбәпле аны ябык машинада мәхкәмәгә китерә алмаганнар.

21 февраль Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" татар иҗтимагый хәрәкәте башлыгы Данис Сәфәргалинең җинаять эшен карауны дәвам итәргә тиеш иде. Ул кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, хулиганлык, бәрелешләрдә кул күтәрүдә, "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен кешенең абруен төшерүгә нигезләнгән нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнә.

Мәхкәмәдә рәислек итүче Илдар Салихов клаустрофобиядән интегүе сәбәпле Сәфәргалине мәхкәмгә китереп булмаганлыгын әйтте.

Шул сәбәпле мәхкәмә утырышы март аена күчерелде. Мәхкәмәнең әлеге тәкъдиме белән ике як та килеште.

"Данис Сәфәргали клаустрофобиядән интегә, ябык биналарда тора алмый. Ул гаепләнүчеләрне мәхкәмәгә йөртүче махсус машинада (автозак) бара алмый. Сәфәргалигә җиңел машина кирәк", ди адвокаты Равил Байкеев.

Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Алты бала әтисе Данис Сәфәргали инде биш айлап СИЗОда тотыла. Башта аны узган елның апрелендә булган тарткалашулар вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, хулиганлык һәм үзара бәрелешүләрдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аңа "Вконтакте"дагы 15 пост өчен 282нче маддә нигезендә - "кешенең абруен төшерүгә нигезләнгән нәфрәт һәм дошманлык уятуда" җинаять эше ачтылар.

Психологик-лингвистик экспертиза нәтиҗәләренә күрә, Сәфәргалинең "Вконтакте" социаль челтәрендәге 15 язуда Русия президенты, хакимият органнары, мәгълүмат чараларында социаль нигездәге төркем вәкилләрен түбәнсетү, православ христианнарның дини хисләрен мыскыллау, аерым этник төркемнәргә - яһүдәр, урысларга карата түбәнсетүләр урын алган булган.

Узган атнада булган мәхкәмә алды тыңлауларында хөкемдар аның эшен прокуратурага кайтарудан баш тартты һәм аны сак астында калдыруны 21 майга кадәр озайтты.

Тормыш иптәше Гүзәл белдерүенчә, экстремизмда нахакка гаеплиләр. "Данис үзе тарихчы, ул Татарстан тарихыннан курслар укыды. Каян булсын анда экстремизм, аңламыйм. "Вконтакте"дагы әлеге рәсемнәрне ул ясамаган, алар ачык, кем алса да ярый, күрәсең, ул аларны үзенә элгән. Әгәр Данис ни дә булса уйлап йөрсә, ул үз сәхифәсен яшерер иде", ди Гүзәл.

Гүзәл Сәфәргали: "Иремне нахакка гаеплиләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Сәфәргалине гаепләүдә ПАРНАС лидеры Михаил Касьянов тарафыннан имзаланган "Без Путина" китабы да йогынты ясарга мөмкин. Аларның гаиләләрендә әлеге китап икәү булган, тикшерү Касьянов имзалаганны дәлил итеп күрсәткән ди Гүзәл ханым.

2015 елда Казан инновация университеты үзенең студентларына тулай торак өчен Московская урамындагы 66 йортны арендага ала. Сәфәргалиләр гаиләсе анда комендант булып эшли башлый. Узган ел гыйнвар ахырында Сәфәргалиләр уку йорты белән хезмәт килешүе төзергә тели, әмма җитәкчелек, салым түләүләрен сәбәп итеп, баш тарта. Данис Сәфәргали әлеге эшкә хезмәт инспекциясен җәлеп итәчәген белдерә. Аларга бөтенләй хезмәт хакы түләми башлыйлар.

Гүзәл ханым сүзләренчә, шул вакытларда ниндидер коммерсантлар килеп әлеге тулай торактан студентларны куып чыгара башлый, анда хостел ачачакларын белдерә. Ул вакытта уллары тулай торакта була. Аңа да кул күтәрәләр. Сәфәргалиләр тулай торакка баргач тәпәләшү була. Әмма, Гүзәл ханым сүзләренчә, Данис әфәнде берсенә дә кул күтәрми. Хулиганлыкта гаепләүне дә ул дөреслеккә туры килми ди.

Кашаповны яклау пикетына Казанда Данис Сәфәргали чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Данис Сәфәргали кулга алынган Рәфис Кашаповны һәм башка сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итеп оештырылган пикетларда катнашты. 2015 елның 14 гыйнварында Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм Йошкар-Олада ялгыз пикетлар оештырылган иде. Әлеге пикетта Данис әфәнде Русия хакимияте органнарының ватандашларның конституцион хокукларын бозуын әйтте һәм бу хәлләргә каршы протест белдерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG