Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:41

Кыргызстан оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тарта һәм 29 июльдән башлап каршылык чараларына чакыра.

Кыргызстанда узган президент сайлавы нәтиҗәләре билгеле булды. Корманбәк Бакиев кабат Кыргызстан президенты игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, Бакиев өчен халыкның 77% тавыш биргән.

Оппозиция башлыгы Алмазбәк Атамбаев исә тавышларның 8.4% алган.

Оппозиция Бакиевнең икенче мөддәткә президент итеп сайлануын кабул итми. Алар сайлауда хәрәмләшүләр булуын алга сөрә.

Атамбаев нәтиҗәләр билгеле булганнан соң, тарафдарларына чәршәмбе көне ил буйлап сайлауга карата ризасызлык чарасы узачагын игълан итте. Атамбаев хәлне Мәскәүгә шикаять итәргә җыена.

"Мәскәүдән чакырдылар"

Азатлык радиосының кыргыз бүлегенә биргән әңгәмәсендә ул БДБ шурасының беренче урынбасары Костантин Затулиннын Мәскәүгә чакыруын әйтте:

Оппозиция башлыгы Алмазбәк Атамбаев
"Затуллин кебек Русия думасындагы кайбер вәкилләр миңа шалтыратып нәрсәләр булып ятуын аңлату өчен мине Мәскәүгә чакырды. Шунын өчен мин аларга барып чынбарлыкны аңлатып бирәчәкмен. Әгәр бу пычрак yенга Русия җитәкчелегенең дә кулы тигән икән, ул чагында моның алар абруена зыян китерәчәген дә әйтәчәкмен. Минем Русия җитәкчелегенә хөрмәтем зур, алар хәлләр турында өйрәнергә тели", диде.

Русия-Кыргызстан мөнәсәбәте

Ләкин Кыргызстандагы кайбер күзәтүчеләр Атамбаев Мәскәүгә барса да, Кремль Бакиевның яңадан сайлануын тикшереп тормаячак дигән карашта тора.

Бакиев соңгы елларда Русия-Кыргызстан мөнәсәбәтләреннән канәгать. Узган ай ил башлыгы Русия белән террорчылыкка каршы Кыргызстанда уртак хәрби чара уздырылачагын белдергән иде. Мәгълүм булганча, дөньяда икътисади кризис арткан чорда, Русия Бишкәккә 2 миллиард доллар акча ярдәме биргән, инвестиция кертергә вәгъдә иткән иде.

Кыргызстандагы сәяси протестлар илнең сәяси юлын үзгәртә алырлык көчтә. Вакытында Бакиев та, Аскар Алиев хакимиятен җимереп, "лалә" инкыйлабы белән вазыйфага килгән иде.

Ләкин әлеге сценарийның Кыргызстанда яңадан кабатлана алуы шикле.

"Атамбаевның бу чыгышы аңлашыла"

Бишкәктәге сәясәт белгеч Марс Сариев оппозициядәге фикер аермалыгына басым ясап, сүзен болай дәвам итә.

"Гадәттә оппозициянең бу хәрәкәте аңлашыла, үзенә тавыш биргәннәр алдында Атамбаев бернәрсә эшләмичә тора алмас. Чөнки аңа тавыш бирүчеләр нәтиҗәдән канәгать түгел. Атамбаев тарафдарларын протест чараларына чакырырга тиеш, әгәр ул болай эшләмәсә аның сәясәт мәйданында абруе дәвам итмәячәк", ди ул.

Полиция 20 оппозиция әгъзасын кулга алды. Алар арасында парламенттагы Ыссыккүл һәм Чуй вилаятьләре вәкилләре дә бар.

XS
SM
MD
LG