Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tөркия Kыргызстан халкына ярдәм итәргә әзер


Алмазбәк Атамбаев Анкарадa
Алмазбәк Атамбаев Анкарадa

Анкара Кыргызстанда 7-8нче апрельдә кабынган каршылык чараларыннан соң төзелгән вакытлы хөкүмәтне тулысынча яклавын белдерде. Яңа хөкүмәт җитәкчесе ярдәмчесе Атамбаев, Бакыев илдән киткән көнне Анкарада иде.

Төркия президенты Абдулла Гүл, Кыргызстанның яңа хөкүмәт җитәкчесе ярдәмчесе Алмазбәк Атамбаевны Анкарага чакырды. Атамбаев өчен Tөркия президенты махсус очкыч җибәрде. Анкарага килгән Атамбаев Tөркия президенты Гүл һәм башка министрлар белән очрашты. Атамбаев Төркиядән сәяси яклау һәм матди ярдәм сорады. Анкара да моңа уңай җавап кайтарды. Әлеге мәсьәләдә киләсе атнада конкрет чаралар күреләчәк.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Анкараның вакытлы хөкүмәткә пәнжешәмбе көнне ачык һәм тулысынча яклау белдерүе, Бакыевның илне ташлап китү процессына йогынты ясаган булырга мөмкин. Икенче яктан, Анкара Бакыевны кабул иткән Кыргызстанга күрше ил Казакъстан белән дә соңгы хәлләр турында гел киңәшләшеп торды.

Oчрашу вакытында Төркия президенты Атамбаевка "Kыргызстандагы проблемаларны төбәктә (Yзәк Aзияда) киеренкелекне арттырмыйча гына, диалог аша тиз арада чишәргә" киңәш иткән.

Төркия президенты яңа хакимият рәсмиләрен үз энергияләрен илнең киләчәге өчен сарыф итәргә, аны Бакыевка каршы үч алу омтылышында кулланмаска чакырды.

Төркиядән тулы яклау алган Атамбаев, бер көнлек сәфәре турында ясаган чыгышын төрекчә алып барды. "Төркия кардәш ил, без монда килмәсәк безгә оят булыр иде", дип әйтте.


0:34 Aтамбаев чыгышы TRT видеосы

Бакыевның Казакъстанга китүе турында исә ул: "минемчә Kыргызстаннан караклар, кеше үтерүчеләр китүе әйбәт, ул хәзер үз башына карар да кыла алмый. Aның балалары, оныклары aннан баш тартачак - аңа моннан да зуррак җәза була алмас", диде.

Атамбаев илдә эчке сугыш куркынычы бетүен әйтте.

Төркия һәм Әрмәнстан рәсмиләре Вашингтонда очрашты

Вашингтондагы Халыкара атом иминлек саммиты вакытында Төркия премьеры Тайип Эрдоган АКШ башлыгы Барак Обама белән очрашты.

Обама Төркия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен җайлаштыру турындагы протоколның һәр ике ил парламентында раслануы өчен тырышлык күрсәтергә чакырды.

Обама белән очрашуга бер көн кала Эрдоган Әрмәнстан президенты Серж Серкисиян белән күрешкән иде.

Протокол имзаланганнан бирле ике илнең югары җитәкчесе беренче тапкыр Вашингтонда күзгә-күз карап очрашты.

Төркия белән Әрмәнстан арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне җайлаштыруны максатында октябрь аенда, Швеция башкаласында һәр ике илнең тышкы эшләр министры тарафыннан протоколга рәсми кул куелган иде.

Ләкин протоколның тулы гамәлгә ашуы өчен һәр ике илнең парламентында аның раслануы шарт.

Американ вәкилләр пулатының Тышкы эшләр шурасы, март ае башында 1915 вакыйгаларын "геноцид" итеп тану турындагы тәкъдимне кабул иткән иде.

Әрмән диаспорасы белән диалог

Америка һәм башка чит ил парламентларында 1915 ел вакыйгаларын "геноцид" дип таныту тырышлыкларын туктатуны максат итеп куйган Төркия, әлеге тырышлыклар артында әрмән диаспорасы торуын алга сөрә. Анкара диаспора белән диалог сөйләшүләрен башлаячагын белдерде.

Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, Төньяк Америкадагы илчелекләрдән әрмән диаспорасы белән бергә барлык милләтләргә ачык булырга һәм алар белән диалогны ныгытырга чакырды. Әлеге тәкъдим буенча Америкадагы илчелекләр әрмән диаспоралары белән диалогны арттырачак.

Мәгълүм булганча, Америкадагы әрмән диаспорасының күпчелеге Төркиядән киткән һәм кайберләренең әле дә Төркия белән бәйләнеше бар. Диаспора эчендә исә Төркиягә карата сәясәттә төрле караш бар.
XS
SM
MD
LG