Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Кыргызстанда хакимият июнь аеннан башлап бер айдан артык дәвам иткән этник каршылыкларны тикшереп, гаеплеләрне кулга ала башлады. Халыкара кеше хокукларын яклау оешмалары Кыргызстанда үзбәк активистларын гына кулга алынуына ризасысзлык белдерә.

Кыргызстандагы кеше хокукларын яклаучы, милләте белән үзбәк Азимҗан Аскаров кыргыз милиционерын үтерүдә гаепләнеп, гомерлек төрмәгә хөкем ителде. Халыкара кеше хокукларын яклау активистлары бу вакыйганы гаделсез дип атап, Азимҗанга булган гаепләүне гамәлдән чыгарырга чакыра.

Гаепләнгән кешеләр барысы да үзбәк милләтеннән

Аскаров һәм тагын 7 үзбәк кешесе, кеше хокукларын яклау активистлары 15 сентябрь көнне кулга алынды. Аскаров шулай ук милләтара нәфрәт таратуда һәм каршылык чаралары оештыруда да гаепләнә. Кулга алынганнар арасында 3 кеше соңыннан иреккә чыгарылды. Аскаровның 4 якын тарафдары исә төрмәгә хөкем ителде.

Аскаров һәм аның якташларын мәхкәмәгә тарту Кыргызстанның көньягында булган каршылыкны тикшерү вакытына туры килә. Илнең Ош һәм Җәлалабад шәһәрләрендә булган этник каршылыкларда 400 мең кеше өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган иде.

Кыргыз хакимияте тикшерү вакытында бары тик үзбәкләрнең генә гаепле табылуы турындагы тәнкыйтьләрне кире какты. Хакимият рәсмиләре каршылыклар вакытында 240 җинаять очрагының теркәлүен, аларның да мәхкәмәгә тартылачагын әйтә.

Ләкин гаепле табылган кешеләрнең милләте турында мәгълүмат бирелми, аларның Кыргызстан ватандашы булуы гына әйтелә.

Хәзергәчә каралган җинаять очракларында гаепләнгән кешеләрнең барысы да - үзбәкләр.

Мәхкәмә карары ризасызлык тудыра

Кеше хокукларын күзәтүче Торсунбәк Акун Аскаровка карата мәхкәмә карарының гадел булмавын, аның уйдырма булуын алга сөрә.

Акун мәхкәмә карарыннан соң милиция хезмәткәренең үтерелүе хакында альтернатив тикшеренү уздырылуын һәм нәтиҗәдә Аскаровның гаепсез табылуын белдерде.

Аскаров "Воздух" дип аталган җирле кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - төрмәләрдәге вәзгыять һәм милициянең кулга алынган кешеләргә карата мөгамәләсен тикшерү.

Аскаров Кыргызстанның көньягында булган этник каршылыкта күпчелектә үзбәкләрне һәдәф алган һөҗүмнәрне дәлилләр белән документларда теркәп, бу хакта хәбәр иткән иде.

Аскаровның сәламәтлегенә куркыныч яный


Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәткән Amnesty International оешмасы вәкиле Андреа Һубер, Аскаровка карата көч куллану очрагын белдерә:

"Мәхкәмә эше гадел түгел, аны кыйнаганнар, аның адвокатына һәм туганнарына һөҗүм булган. Бу хөкем чыннан да коточкыч, аның бернинди кануни нигезе юк", диде.

Аның бу сүзләрен Үзәк Азиядәге кеше хокукларын күзәтүчеләр дә раслый.

Аскаровның адвокаты Нурбәк Токтакунов мәхкәмә эше барышында көч куллану очраклары булуын раслый.

Адвокат бу сүзләрен исбатлар өчен хәтта мәхкәмәдә Аскаровны фотога төшергән. Фотода Аскаровның кыйналган булуы, яра эзләре күренә.

Токтакунов Бишкәктәге мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген әйтә. Чөнки адвокат фикеренчә, көньяктагы мәхкәмәләр басым һәм янаулар йогынтысында эшли.

XS
SM
MD
LG