Accessibility links

Франкфурт китап күргәзмәсендә Кытай төп кунак


Һәр елны йөзләгән китапны тыйган Кытай быел Франкфурт китап күргәзмәсенә кадерле кунак дәрәҗәсендә катнаша.

Бөтен дөньядан 7 меңнән артык күргәзмәче катнашкан Франкфурт китап ярменкәсендә быел Кытай дәрәҗәле кунак буларак чакырылды. Хәер, күргәзмә җитәкчеләре һәм Алман язучылары берлеге 15 елдан бирле Кытайны чарага катнашырга чакырса да, Кытай уңайсыз хәлдә калу куркынычы белән, халыкара күргәзмәгә катнашырга теләми иде.

Ләкин быел Кытай чакыруны кире какмады һәм махсус кунакларын җибәрде.

Кытай күргәзмәгә 100 язучы һәм 700дән артык нәшрият ширкәтен җибәрде. Ачылышта чыгыш ясаган Алман канцлеры Ангела Меркель, Кытайның күргәзмәгә катнашуы каршылык тудырырга мөмкин, ләкин бәхәсләшү өчен мөмкинлек тудырыру кирәк, диде.

"Кытай күргәзмәдә үз теләге белән катнашты, тәнкыйть сүзләренә дә колак салырга тиеш. Сөйләшүләр вакытында хилафлыклар булмас дип ышанам", диде Меркель.

"Кытайда цензура юк"

Кытай чараларга үзендә чыккан шактый күп китапны һәм аларның инглиз, алман телләрендәге тәрҗемәләрен тәкъдим итә. Ләкин чарада бары тик хакимият хуплавын алган китап һәм язучылар гына катнаша ала. Дәүләт сәясәтенә яраклы әсәрләр чыгарган 8920 язучыны үз канатына алган Кытай язучылар берлеге рәисе күргәзмәне җитәкләде.

Ти Ниң Кытай нәшрияты турында кызыксынган кешеләргә, Кытайда язучыларының иреклектә яшәве турында мактанды.

Ул Кытайда китапларның тыелуын канун кысаларында булуын аңлата. Кытайда язучылар хөкүмәт кануннарына каршы килмәскә тиеш, азчылыкларны кимсеткән язмаларга рөхсәт ителми.

Кытайда һәр елны 150 меңннән артык китап чыга. Аларның күпчелеге дәүләт карамагындагы нәшриятлар тарафыннан басыла.

Германиядәге мәгълүмат чаралары быелгы күргәзмәдә Кытайга каршы шактый тәнкыйтьләр яңгырар дигән карашта. Әле ачылыш вакытында ук ике кеше, Кытай зыялысы Лиу Шаубо һәм Таң Зурынны төрмәдән чыгаруны сораган шигарьләр күтәргән. Протест тыныч каршы алынды, залда каршылык чыкмады.

Уйгырлар протест чарасына әзерләнә

Күргәзмә башлыгы Юргән Босс, күргәзмәнең диологка мөмкинчелек бирәчәгенә ышана. Ул күргәзмәнең Олимпия чараларыннан аерылуына басым ясый. Мәгълүм булганча, Кытай барлык рәсми мөмкинлекләрен кулланып, 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннарына каршы булган чараларны бастырырга тырышкан иде. Ләкин Кытайның әлеге күргәзмәдә контроль урнаштыру мөмкинчелеге юк.

Шул ук вакытта Германиядәге Уйгыр оешмалыры 17 октябрьдә күргәзмә булган шәһәр Франкфуртта Кытайга каршы протест чарасы оештырырга әзерләнә. Атналар элек мәгълүмат чараларына һәм төрки халыкка таратылган чакыруда күптән түгел Өремчедә кабынган низагта меңләгән кешене кулга алыган һәм үтерелгән өчен Кытайга каршы протест белдерергә чакыра.
XS
SM
MD
LG