Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүнең Kоръәнне яндыру ниятенә каршылыклар арта


АКШ хәрбиләре җитәкчесе генерал Дэвид Петраус
АКШ хәрбиләре җитәкчесе генерал Дэвид Петраус

Әфганстандагы АКШ хәрбиләре җитәкчесе генерал Дэвид Петраус мөселманнарның изге китабын яндыру ниятенең Әфганстандагы АКШ хәрбиләре иминлегенә һәм андагы чараларга тискәре йогынтысы булачагы турында кисәтте.

Флоридада урнашкан кечкенә бер чиркәү Нью-Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенә террор һөҗүме оештырылган 11 сентябрь көнне күп санда Kоръән нөсхәләрeн яндырачагын игълан итте. 50 әгъзасы булган чиркәүнең бу протест карарына җирле шәһәр хакимияте исә рөхсәт бирми.

Шулай да чиркәү җитәкчесе нөсхәләрнең алдан уйланылганча 11 сентябрьдә яндыру өчен җыелачагын белдерә. Чиркәүнең бу карарына каршы реакцияләр көннән-көн арта бара.

АКШ хәрбиләре иминлеге

Әфганстандагы АКШ хәрбиләре җитәкчесе генерал Дэвид Петраус, чиркәү бу карар белән АКШ президенты Обаманың бер ярым миллиард мөселман халкы белән бәйләнешне саклау тырышлыгына каршы килә, дип тәнкыйть белдерде.

Петраус сүзләренчә, чиркәүнең бу планы талибанның зур проблемнар тудыру максатында башкарылган ысулларыннан бер дә аерылмый.

Петраус моның бары тик әүзем хәрби көрәш барган Әфганстанда гына түгел, башка мөселман илләрендә дә халык белән бергә эшләгән американнар өчен проблемнар тудыра алачагы турында кисәтте.

Талибанга пропаганда өчен форсат

Kоръәнне яндыру гамәле белән талибанга пропаганда гына артачагын әйткән Петраус, чиркәү планының талибанга үз максатларына ирешү өчен бик яхшы форсат булачагын әйтте.

Петраус сүзләренә кушылып, Әфганстандагы АКШ генралларының берсе Вильям Калдвел журналистлар алдында ясаган чыгышында, бәләкәй генә бер чиркәү планының Әфганстанда хезмәт иткән американнар өчен зур проблем тудыра алачагын белдерде.

Әфганстанда халык ачулы

Әфганстан башкаласы Кабулда шимбә көнне йөзләрчә кеше АКШтагы чиркәүнең 11 сентябрьдә Kоръәнне яндыру планына протест белдереп, урамнарга чыкты. Халык АКШ хәрбиләренең машиналарына ташлар ыргытты һәм "АКШка үлем" дигән шигарьләр кычкырды.

Икенче көнне исә Кабулда Милад әл-Нәби мәчете алдында протест чараларында катнашкан халык арасыннан Нури исемле укучы реакциясен болай белдерде:

"Бүген без бирегә Америкага үз борчылганыбызны белдерү максатында җыелдык һәм бу каршылык чарасын без һәр көнне дәвам итәргә әзербез. АКШны безнең изге Kоръәнгә булган хөрмәтсезлекне туктатырга чакырабыз", ди.

Кабулдагы АКШ илчелеге исә, Флоридагы чиркәүнең карарыннан соң белдерү чыгарып, "АКШ хакимиятенең ислам диненә каршы мондый хөрмәтсезлек чараларын кичерә алмаячагын" әйтте. АКШ илчелеге рәсмиләре шулай ук, дини һәм этник азчылыкларны рәнҗетү тырышлыкларының зур кайгы уятуын, АКШтагы күп кенә кешенең чиркәүнең бу гамәленә зур ризасызлык күрсәтүен белдерде.

Нью-Йорк үзәгендә мәчет төзелеше бәхәсе

Үзен "Дөнья тынычлык үзәге" дип атаган Флоридадагы чиркәү, ислам динен мыскыллаган шигарь һәм язуларын таратуны дәвам итә.

Чиркәүнeң Kоръән яндыру планы 11 сентябрьдә террор һөҗүме вакытында җир белән тигезләшкән игезәк биналардан ерак түгел җирдә Ислам үзәге бинасы төзелешенә карата бәхәсләр кызган вакытка туры килә.

Эчендә мәчет тә булачак Ислам үзәге бинасына каршы торганнар, бу планның террор корбаннарының гаилә әгъзаларының хисләрен санга сукмау дигән карашта тора.

Шулай да АКШ башлыгы Барак Обама һәм Нью-Йорк шәһәр хакимияте башлыгы 11 сентябрь һөҗүмендә бөтен мөселманнарны гаепләүнең дөрес булмавын әйтеп, мәчет төзелеше планын яклаган иде.
XS
SM
MD
LG