Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Иранның элекке президентларының берсе Рафсанҗани узган ай каршылыклы президент сайлавыннан соң кулга алынган протестчыларның иреккә чыгарылуын сорады.

Иранның элекке президенты Али Әкбәр Рафсанҗани Ирандагы сайлаудан соң беренче тапкыр вәгазьгә чыкты. Ул җомга вәгазендә Ислам җөмһүриятен саклап калу өчен, халыкны тынычланырга һәм бердәм булырга чакырды.

Әли Әкбәр Рафсанҗани 12 июньдә булган президент сайлавыннан соң чыккан ризасызлык чараларының илдә кризис дәрәҗәсенә җитүен телгә алды. Ул кризис вакытынын ил өчен бик "авыр чор" булуын һәм аның ахырда беркемгә дә файда китермәвен ассызыклады.

Хәзерге вакытта гуләмәләр шурасын җитәкләгән Рафсанҗани ризасызлык белдергән кешеләрнең хәлең аңлавын һәм Иранда күп санда халыкның сайлау нәтиҗәләре турында шик белдерүен телгә алды. Ул шул уңайдан сайлау нәтиҗәләрен раслаган инкыйлаб сакчылары шурасына кискен тәнкыйть белдерде:

"Кызганычка каршы олы җитәкчелек тарафыннан инкыйлаб сакчыларына бирелгән вәкаләт үз урынында кулланылмады. Бу шурага сайлау нәтиҗәләрен тикшерү өчен 5 көн мөддәт бирелгән иде, мин бу хакта сөйләргә теләмәс идем, ләкин бу форсат файдаланмады", диде ул.

Рафсанҗани халыкның теләге барсыннан да өстен булырга тиеш иде дип зарланды. Ул ясаган чыгышында, кешеләрнең үз фикерен белдерүенә мөмкинлек бирелергә тиеш, халыкны үзара талаштыру ярамый, диде.

Рәфсанҗани хокүмәттән, сайлаудан соң кабынган ризасызлык чараларында кулга алынган кешеләрнең иреккә чыгаруны сорады.

Мусави яңадан халык алдында

Иранда оппозиция башлыгы Мир Хөсәен Мусави да президент сайлавыннан соң беренче тапкыр Тәһран университетында җәмәгатьчелек алдына чыкты.

Тәһраннән килгән хәбәрләргә караганда, сайлауда җиңелүе ачыкланган Мусавине яклар өчен университет алдында меңләгән кеше җыелган.

Полиция җыелган халыкны тарату өчен күз яшьләре чыгара торган газ кулланган.

Илдәге сәяси көч тигезлеге өчен мөһим шәхәсләрнең берсе - элекке президент Али Әкбәр Рафсанҗани соңгы сайлауда Хөсәен Мусавины яклаган иде.

Атом идарәсенә яңа исем

Иранда пәнҗешәмбе көнне Гулам Рыза Агазадә вазыйфадан китүен игълан иткәннән соң, хакимият атом идарәсе эше башлыгы итеп яңа кешене билгеләде. Президент Әхмәдиниҗат хөкүмәт исеменнән ясаган белдерүендә, бу вазыйфага Иран Халыкара Атом Энергиясе шурасы алдындагы элекке илче Али Әкбәр Салиһине билгеләвен белдерде.

Мусавины яклавы турында мәгълүм булган Иран Атом Энергиясе шурасы башлыгы булып эшләгән Агазадәнең ни өчен вазыйфадан алынуы әлегә белгесез.

XS
SM
MD
LG