Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:09

Казан сишәмбе көнне фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр, сәясәтче Рәшит Ягъфәров белән хушлашты.

Вафира Гыйззәтуллина һәм Марат Мөлеков рухы белән сөйләшеп

Соңгы очрашуда, ике ай элек саргайган йөзендә ямансулык бар иде. Рәшит әфәндегә милләт турында сораулар бирергә, сәясәткә кагылырга кыенсындым. Бары тик шигырьләрен мактадым. Студиягә керттем дә, ни телисең, шуны рәхәтләнеп сөйлә, дидем. Ул исә киләчәктә тапшырырсың дип микрофонга шигырьләрен яздырды. Әйтик бу шигыре Рәшит аганың берничә ел элек басылган икенче шигырь китабы "Тулпар моңын"да ук басылган иде. Гадәттән тыш гади, халыкчан телле, самими китап. Ул хыялый татар баласы. Тик газиз милләтенә кагылсалар, аның тугъры ул-кызларына тисәләр ул усал да белә икән. Шул китапның "Ил кайгысы" дигән бүлегендә, ул әйтик буран һәм хикмәт булып китеп югалган Вафира Гыйззәтуллина, Марат Мөлековларның рухы белән сөйләшә.

Сагыш басса - Тол буена


"Сагыш басса, йөгереп Толга төшәм,
Тол сагышны алып китәр дип.
Сулар түгел, анда елга булып
Гомерем агып ята икән бит.

Гомеремнең яшел җәйләреннән
Китүләре бигрәк ямансу.
Айларымны, елларымны ал да,
Ә үземә тимә, агымсу! . . ."

Инде менә Рәшит әфәндене шул Тол буена алып та киттеләр. Ул туган ягында җирләнә.

Укытучылыкка укыган кеше

Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының таралган Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем алган егет, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

Пермь татарлары хәйләсез

Роза Мулланурова Казан өчен сирәк күренеш булган шундый киң кырлы кешелеклелек һәм миллилек сыйфатларын Рәшит әфәнденең туган ягына бәйли.
Ягъфәров Казандагы Пермь татарлары якташлык җәмгыяте рәисе иде.

“Пермь ягы татарлары ачык күңелле, хәйләсез, хәтта ничектер беркатлырак булып истә калган. Ә Рәшит — аларның горурлыгы, мактанычы, йөз аклыгы булып. Юаш дип йөргән егетебез соңыннан үткен тешле һәм үз сүзен, фикерен бөтен халык алдында ярып әйтердәй көчле булып чыкты”, - дип сөйләгән иде.

Галим дә иде, зыялы да иде

1973 елда исә Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1995 елдан - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Галим дә иде, зыялы да иде.

Р.Ягъфәров "Шигърият чишмәләре", "Татар халкының уен кораллары" дигән гыйльми монографияләр, "Балалар фольклоры", "Татар халык уеннары, "Уеннар" кебек егермеләп фольклор җыентыклар, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы да.
Ул - шагыйрь. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Тулпарларым", "Генерал әтәч", "Тулпар моңы" дигән шигъри җыентыклар, берничә популяр җырлар авторы, "Бәхеткәй" һәм "Күктау" исемле беренче татар фильмнарының консультанты һәм редакторы. Күренекле җәмәгать эшлеклесе. Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм Бөтентатар "Мәгариф" берлекләрен оештыруда катнашкан, аларны җитәкләгән кеше.

Күпкырлы эшчәнлеге белән танылды


"Күпьяклы эшчәнлеге белән танылган иҗат әһелләренә сокланып карыйм мин. Әнә шундый затларның берсе - Рәшит Ягъфәров. Ул - беренче чиратта, фән кешесе. Тик кирәк булса, Рәшит гармунын да сыздырып җибәрә, кураен да сайрата; мәҗлесләрдә исә аны җырлатмыйча калдырмыйлар. Әмма милләттәшләребезнең күпчелеге бу шәхесне актив җәмәгать эшлеклесе буларак белә. Р.Ягъфәров - татар милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе”. – дип сөйләгән иде коллегасы фольклор галиме Ленар Җамалетдинов.

Уллары татарга өйләнгән, татарга хезмәт итә

Шулай эшчән, киң күңелле, кешеләргә үтә мәрхәмәтле галим иҗатта һәм иҗтимагый мохитта гына түгел, бәлки гаиләсендә дә бәхетле кеше иде. Татар балалар бакчасы мөдире булып эшләүче хәләл җефете Әкълимә ханым белән алар, аңлашып, бик тату гомер кичерделәр. Олы улы Илдар, татар кино сәнгатен үстерү юлында көч куя. Кече улы Юлдаш та – милли җанлы программачы. Соңгылары өчен ул байрак кына түгел, үз каннары, әтиләре дә иде.

XS
SM
MD
LG