Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Мортаза Рәхимовны буш кул белән җибәрмәс


Пәнҗешәмбе Башкортстан Дәүләт Җыены (парламенты) чираттан тыш утырышка җыелачак һәм анда республика президенты Мортаза Рәхимов рәсми рәвештә урыныннан китүен игълан итә ала дип тә фаразлана. Ул буш кул белән китмәс, аңа тиешле гарантияләр бирелер, ди Башкорстандагы хәлләрне күзәтүчеләр.

Пәнҗешәмбе Рәхимов республика җыены алдында үзеннән соң президент булырга мөмкин варисының исемен әйтә ала. Президент урынына утырырга мөмкин намзәтләр булып Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев, республиканың милли банк җитәкчесе Рөстәм Мәрдәнов һәм Русия су байлыклары оешмасының элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тора.

Newsru.com хәбәр итүенчә, варисның исеме аталгач Рәхимов аны килештерү өчен Мәскәүгә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуга юл тотачак.

Элекке президентка гомерлек пенсия билгеләнәчәк

Ләкин аңа кадәр Дәүләт Җыены рәттән өч укылышта президентлык турында канун кабул итәргә тиеш булачак. Әлеге канун гади генә түгел. Анда депутатлар Рәхимовның кагылсызлыгын тәэмин итәчәк һәм шулай ук гомерлеккә ия булачак өстенлекләрен билгеләячәк.

Аерым алганда, аңа еллык хезмәт хакыннан чыгып якынча 9 миллион сумлык пенсия түләү карала, шулай ук президентның элекке биләмәләрен өлешчә куллану хокукын калдыру турында сүз бара.

Иң озак эшләүче төбәк җитәкчеләре

Мортаза Рәхимовның президент вәкаләтләре рәсми төстә киләсе елның көзендә генә тәмамлана. Әмма аның вазыйфадан алданрак китүе турында соңгы вакытта еш сөйләнде. Мәскәү Кремленә яшьрәк президент килгәч, төбәкләрдә дә яшьрәк җитәкчеләргә өстенлек бирелә башлады.

Соңгы бер-ике елда гына да 20 елга якын эшләгән күп кенә төбәк җитәкчеләре урыныннан китте. Алар арасында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, Свердлау өлкәсенең элекке губернаторы Эдуард Россель, Орел өлкәсенең элекке башлыгы Егор Строев һәм башкалар бар.

Әлеге шәхесләр арасында җитәкчелектә иң озак эшләгәне булып Шәймиев тора. Ул Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булудан башлап, Татарстан белән 7 488 көн (1989-2010 елларда) идарә иткән.

Аннан беразга гына Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов калыша. Әлегә барлыгы 7 402 көн. Ул республика белән 1990 елдан бирле җитәкчелек итеп килә.

Өченче урында Строев (7 343 көн) тора. Анардан соң Россель килә (7 021 көн).
XS
SM
MD
LG