Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолброоке Карадҗич дәгъвасын кире кага


Еллар буе качып йөргән һәм ниһаять халыкара мәхкәмә каршына баскан Радован Карадҗич, утырышның беренче көнендә үк "миңа американнар эзәрлекләүне туктату хакында вәгъдә биргән иде", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бу вәгъдәне аңа Ричард Һолброоке биргән булган.
Азатлык радиосындагы югослав редакциясенең элеккеге җитәкчесе, ә аңа кәдәр Сараевода Босния телевидениесе мөдире булып эшләгән Ненад Пейич үзенең шул эшендә Радован Карадҗич белән булган бер очракны искә төшерә.

Телевидениедә узган бер тапшыру барышында Карадҗич Босния шәһәрләренең берсендә мөселманнарның күршедә яшәгән бер серб гаиләсен торган җиреннән куып җибәрүе хакында белдерә. Шунда ук ул шәһәрнең дә, урамның да исемен әйтә, йорт вә фатир санын китерә, хәтта сербларның төгәл исемен дә исенә төшерә.

Бераз соңрак телевидение җибәргән төркем андый адресның һәм андый гаиләнең чыннан да булуын, ягъни Карадҗич китергән фактик мәглүматның дөреслеген ачыклый. Әмма бер мәсьәләдә аның ялган сөйләүе билгеле була - Карадҗич куылган дип коткы тараткан серб гаиләсе һаман да шунда үзенең мөселман күршеләре белән яшәп ята булып чыга.

Әмма үзенең шушы кечкенә ялганы белән Карадҗич инде эшен эшли - сербларның мөселманнарга карата нәфрәтен тагын да арттыра. Моның өчен асылда бернинди нигез булмаса да.

Радован Карадҗичнең Һааг мәхкәмәсе каршында ясаган чираттагы белдерүе дә шундый ялганнар рәтеннән түгелдер дип һич әйтеп булмый. Шушы сүзләре белән ул бар игътибарны үзе кылган вәхшәттән, сугыш җинаятьләреннән читкә борып, аны американнар Карадҗичка вәгъдә биргәнме, юкмы дигән бәхәскә юнәлтә.

Карадҗич сүзләренә караганда, 1996 елда Босния сугышын туктатуга китергән Дайтон килешүләрен әзерләгәндә, бу эшне алып барган Ричард Һолброоке, Кушма Штатларның Балкандагы махсус вәкиле, Босния серблары җитәкчесенә гарантияләр биргән булган.

Янәсе, әгәр дә ул сәясәттән китеп, Дайтонга каршы торуын туктата икән, Вашингтон да аны мәхкәмәгә тартуны, яисә башкача эзәрлекләүне туктата ала.

Ричард Һолброоке, Кушма Штатларның Балкандагы махсус вәкиле
Карадҗичның шушы дәгъвасына Ричард Һолброоке, "бу чеп-чи ялган, мин андый алыш-бирешкә беркайчан да бармас идем, чөнки бу әхлакый бер гәмәл булмас иде", дип белдерде.

Радован Карадҗичка каршы хәзер Босния сугышы вакытында серб булмаган милли төркемнәргә карата геноцид кылу, геноцид кылуга булышу, кешечелеккә каршы җинаятьләр кылу һәм сугыш җинаятьләре кылу гаепләүләре чыгарыла.

Мәхкәмәнең беренче утырышында аңа шушы гаепләүләр җиткерелде, хәзер аның аларны кабул итү, йә кире кагуы өчен 30 көне бар, чираттагы утырыш шулай итеп августның 29-ына билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG