Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Үзәк Азиядә югары уку йортларында арткан ришвәтчелек һәм аның киләчәккә тәэсире турында төбәк белгечләре чаң суга башлады.

Җавид кечкенәдән ук полиция булырга хыялланган булган. Ләкин ул бүген салым җыючы булыр өчен имтихан тота. "Минем гаиләм полиция академиясенә керер өчен түләргә тиеш булган ришвәт акчасын таба алмады", ди әле яңа гына лицейдан укып чыккан 18 яшьлек егет.

Таҗикстанның төньяк төбәгендә авыл хуҗалыгында эшләгән Җавиднең әти-әнисе балалары өчен якты киләчәк булу өмете белән аны Таҗик икътисад университетында укыту өчен мең доллар ришвәт түләгән.

"Бу акчаны түләр өчен безгә берничә мал-сыерны сатырга туры килде. Калганын күршеләрдән җыйдык, чөнки башка чарабыз юк иде. Университетка мин үз белемем белән керергә бик теләр идем. Ләкин монда андый мөмкинчелек юк шул", ди ул.

Җавиднең гаиләсе ришвәтне имтихан нәтиҗәләренә карап укырга урнаштырган профессорларга илтү өчен бер арадашчыга бирә.

Әлеге хәл Үзәк Азия илләрендә озак еллардан бирле дәвам иткән гадәти күренеш. Балаларының югары белемле булуын теләгән ата-аналар ришвәт түләргә тиеш. Һәм ришвәтнең күпме икәнлегенә карап аларның балалары университетка урнаша. Үзәк Азия илләрендә иң күп хокук факультетлары кызыксындыра. Чөнки алар фикеренчә, иң яхшы акчаны хокук яклаучылар казана.

Белем дәрәҗәсе төшә

Улын Кыргызстандагы Ош университетына яздырган Алымбәк Ата ришвәтчелекне "бүгенге көн чынбарлыгы буларак атый". Ләкин аларның белем дәрәҗәсе гаиләләрне әлегә кызыксындырмый.


"Улымны университетка кабул иттерү өчен килдем. Мәктәптә яхшы укыган иде ул. Баласы белән килгән мондагы башка гаиләләрдә ришвәт түләр өчен басып тора һәм мин дә. Аерма юк", ди Алымбәк.

Үзәк Азия илләрендә соңгы елларда ришвәтчелек мәсьәләсе зур сәяси бәхәсләр куптара. Рәсмиләр тәртипсезлек һәм ришвәтчелекнең мәгарифкә начар йогынты ясавын, белем сыйфатының шактый түбән баруына басым ясый.

Ә ришвәт түләү бары тик укырга кергәндә генә кирәк булмый. Балалар яхшы укысын һәм имтиханнан уза алсын өчен дә ришвәт түләргә тиеш.

Ош Университетында Табиблар бүлегендә укыган Эмил Сарыбаеш ришвәт түләп укыган классташларын болай искә ала:

"Безнең төркемдә укыган 5-6 укучы дәресләрдә бөтенләй диярлек катнашмый. Ләкин имтихан вакытында алар барлык проблемнарын укытучылар белән үзара чишә. Алар имтиханнан узу өчен 400-500 доллар түли. Мин укуны бетергән бу кешеләрнең соңыннан ничек табиблык итә алачагына шаккатам. Белеме булмаган килеш алар хасталарны дәвалау урынына гомерен өзәчәк", ди ул.

Шуңа күрә җирле белгечләр рәсмиләре хәзердән ук киләчәктә үз эше турында белеме һәм тәҗрибәсе булмаган нәселләр пәйдә булачагы турында кисәтә.

XS
SM
MD
LG