Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Роберт Кнот: «Маяк» фаҗигасендә татар авыллары


Чиләбе өлкәсе Мөслим авылының Карл Маркс урамы (Роберт Кнот рәсемнәре)

Чиләбе өлкәсе Мөслим авылының Карл Маркс урамы (Роберт Кнот рәсемнәре)

1957 елда «Маяк» атом ширкәтендә булган казаны совет җитәкчелеге сер итеп саклый. Тирә яктагы татар авылларында халык дистә еллар буена көчле нурланыштан газап кичерә. Чернобыльдән дә яманрак бу каза турында Европада күпләр Һолланд фоторәссамы Роберт Кнот рәсемнәре аша белде. "Ярымтормыш" дип аталган күргәзмә Прагада күрсәтелде.


Дөньяда иң эре атом комплексы саналган «Маяк» озак еллар буена совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына түгелеп бара.

1957 елның 29 сентябрендә «Маяк»та зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне радиактив болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала. Соңрак 40лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә.

Чиләбе өлкәсе Коншак (Кунашак) районында урнашкан Татар Караболак авылында 4 мең кешедән ни бары 600ләбе калган, шуларның да 80%нда яман шеш авыруы. Мөслим авылында һәр өченче бала гарип туа. Кайберләрен бала дип әйтү дә кыен.

Чиләбенең эмбриология музеендагы экспонат
Бака күзле, аяксыз берничә шундый җан иясе Чиләбенең эмбриология музеенда пыяла савытта саклана. Роберт Кнот күргәзмәсендә дә андый өч рәсем бар. Калганнары гади авыл сүрәтләре, әйтерсең, гаилә альбомыннан алынган.

Портрет остасы буларак Роберт кешеләрнең җитешсезлекләрен күпертмәгән, киресенчә, ничектер яшерергә тырышкан. Аклы-каралы 47 рәсемдә гади авыл кешеләре, абый-апалар, кыз-егетләр. Астына язылган аңлатманы укымасаң, күзләрендә ни өчен шул кадәр сагыш икәнен аңлап та булмый.

Күргәзмә турында сөйләү җиңел түгел, шөкер Роберт радио өчен бер файдалы эш башкарган. Ул кешеләрне рәсемгә төшереп кенә калмаган, тавышларын да яздырган.

Элвира Гайнуллинаның ике баласы да авыру. Малаеның борыныннан кан ага, кызының бөере йөгерә. Дөресен әйткәндә, моны тормыш дип әйтү кыен, ди ул.

Танылган фоторәссам, берничә бүләк иясе Роберт Кнот дөньяның төрле "кайнар нокталарында" эшләгән: Әфганстан, Сомали, Косово, Судан, Кения, Ангола. «Маяк» – аның соңгы эше. Күргәзмәне карап йөргән арада мин аңа берничә сорау бирдем. Урал якларына ничек барып чыгуыннан башладык.

Роберт Кнот: "1999 елда Семипалатинскида үткәрелгән атом сынаулары турында документ фильм күрдем. Бу мине бик кызыксындырды, андагы сынаулар, кешеләрнең сынау хайваннары буларак кулланылганы турында берни белми идем. Шушы хәлләрне өйрәнә башлагач үзеннән-үзе «Маяк» комплексына килеп чыгасың, чөнки атом коралы өчен кулланылган плутонийның зур өлеше 1949 елдан бирле нәкъ менә «Маяк»та җитештерелгән.

Вафир Госманов
Русиянең атом сәнәгате, тарихы турында күбрәк укыган саен анда булган казалар, Русия хакимиятләренең берни уйламыйча, «Маяк»тагы плутоний калдыкларын Теча елгасына ташлап барганын белгәч, моның нинди фаҗигә икәненә төшенәсең. Шулай мин «Маяк»ка барырга булдым."

Вафир абый Госманов авырганчы калхузда тракторчы булып эшләгән. Тракторы белән атом калдыкларын җиргә күмү, елгага этеп төшерү эшләрендә катнашкан.

Роберт төшергән кешеләрнең кайберләре инде вафат, шул исәптән Вафир абый да. Мондый язмышлы кешеләрне төшергәндә фоторәссам нинди хисләр кичерә икән.

Роберт Кнот: "Бу бик авыр урын. Мин күп кенә илләрдә булдым, ачлык, сугыш булган илләрдә. Сугышны туктатып була, ач кешеләрне ашатып була, ә менә «Маяк» кебек урында бернинди өмет күренми. Кешеләрнең аннан күчеп китәр өчен акчасы юк. Алар шул зарарланган җирдә яшәргә, зарарланган суны эчәргә мәҗбүр. Балалары туса, гарип туа. Кешеләрдә бер өмет юк. Бу бик авыр хисләр, синең үзәгеңә үтә."

Хәмзанә апа Салихҗанова 1957 ел шартлавына шаһит булган кеше. Сыерын елга буена куганда көчле шартлау ишеткән, офыкта кызыл болыт күтәрелгән. Безне монда "тәҗрибә куяны" итеп тоталар ди ул.

«Ярымтормыш» күргәзмәләрен Greenpeace оешмасы оештыра. 2002 елда ул Русия шәһәрләрендә, Мәскәү, Петербур, Чиләбе, Томски, Красноярски, Казанда күрсәтелде. Аннары башка илләрдә, Казахстан, Швеция, Финляндия, Британия, АКШ, Нидерланд, Маҗарстанда булды, хәзер менә Прагада. Мин Роберттан берәр төрле кайтаваз булдымы дип кызыксындым.

Роберт Кнот: "Аеруча Русиядә моның шактый йогынтысы булды. Күп кешенең «Маякта» нәрсә булганы турында ишеткәне бар, әмма моның нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргәннәре юк. Күргәзмәне күрүчеләр моның җитдилеген аңлады. Атом станциясен төзү мәсьәләсе тикшерелгән, кайбер урыннарда, ул хәтта бәхәсләргә этәргеч булды.

Бигрәк тә Казанда, атом станциясе төзү мәсьәләсе тикшерелгән урында, күргәзмәгә килгән кешеләр Русия хөкүмәтенең җавапсызлыгын, гади халык турында уйламыйча иминсез станцияләр төзеп, калдыклар белән әле дә тирә-юнь мохитны пычратуын искә алып, яңа станция төзүгә каршылык күрсәтә башлады."

2003 елның маенда «Маяк» тирәсендәге татар авылларына Татар Конгрессы вәкиллеге, шул исәптән, хокукчы Роза Фәрдиева, язучы Фәүзия Бәйрәмова булып кайттылар. Күптән түгел Фәүзия ханымның «Атом атавы яки татарларга каршы геноцид" исемле китабы дөнья күрде. Фәүзия ханым язуынча ул якларда искиткеч матур табигать. Андагы татар авылларының бай тарихы бар. Борыңгы Караим каласы, һуннар корганнары да шул якларда. Анда табылган алтын хәзинәләр Эрмитаж музеенда саклана. Татар төбәге булган шушы урыннар хәзер аяныч хәлдә.

Роберт Кнот: "Маяк тирәсендә яшәгән кешеләрнең күбесе безнең белән сөйләшкәндә үзләренең татар булуларын, урыслар өчен икенче сорт кеше булуын, шуңа күрә мондый атом корылмаларның Мәскәү янында түгел, махсус татарлар яшәгән төбәктә төзелүе турында сөйләде."
Рәмзис Фәйзуллин

Рәмзис Фәйзуллин гидроцефалия белән авырый, бертуктаусыз башы авырта. Бу чирне дәвалау өчен күп акча кирәк, Русия хөкүмәте башлыгына хат та язып караган, җавап алмаган.

Күргәзмә уңаеннан чыгарылган китап тышлыгына Рәмзиснең рәсеме төшерелгән. Бу рәсем залның иң түрендә тора, күргәзмәнең соңгысы рәсеме. Аңа килеп җиткәч, Роберт Кнотның үзен Рәмзис сурәтендә рәсемгә төшердем, шушы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп.

«Маяк» тирәсендәге вазгыять әле дә көн үзәгендә. Сентябрьдә Татар Караболак авылы халкы үзләренә "зыян күрүчеләр статусы" сорап Думага хат юллады. Ул арада Русия рәсмиләре чит илләрдән атом калдыкларын илгә кертү юлларын эзли. Эшкәртеп акча казану өчен. Эшкәртү урыннарының берсе буларак әлеге дә баягы «Маяк» тикшерелә. Роберт Кнот күргәзмәсенең чит илләрдә күрсәтелүе шул яктан да әһәмиятле – Чернобыль фаҗигасен бар дөнья белә, ә менә «Маяк» турында Көнбатышта ишетүче юк.

Күргәзмә Прагада 23 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Барып карый алмаучылар рәсемнәрне Азатлык сәхифәсендә күрә ала.

(Эфирга 05.11.2005 чыкты)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG