Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Солидарность" Кырым тоткыннарының якыннары белән очрашты


Эмил Курбединов
Эмил Курбединов

Бер ел элек оешкан "Солидарность" хәрәкәте 25 мартта Бакчасарайда Кырым тоткыннарының якыннары белән чираттагы очрашу уздырды.

Очрашуда адвокат Эмил Курбединов, Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, тоткыннарның якыннары катнашты. "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән дүрт кырымтатарыннан өчесе инде Русиянең төрле төбәкләренә - Йошкар Ола, Тывага төрмәгә җиберелгәне, Руслан Зейтуллаевның исә соңгы вакытта кырыс шартлы махсус блокта тотылганы хәбәр ителде очрашуда.

Югалган Эрвин Ибраһимовның әтисе Нури Ибраһимов, 26 февраль эше нигезендә хөкем ителгән Мустафа Дегирмеджинең әтисе Бекир Дегирменджи, адвокат Эмил Курбединов Страсбургга барып чыгыш ясаганнары һәм аңа реакция хакында сөйләде.

Акмәчеттә вакытлыча изоляторда утырган Тимур Абдуллаевны хатынына кырымтатарча хат язганы өчен җәзалаганнары, Курбединовның моңа карата шикаять әзерләп юллаганы да хәбәр ителде.

Чарадан соң рәсми булмаган "Безнең балалар" фонды тоткыннарның балаларына ай саен аерган акчалата ярдәмне бирде, бу гәиләләрдә балаларга психолог ярдәме оештырылганы белдерелде.

Рәсми булмаган "Солидарность" хәрәкәте Кырымда югалган, үтерелгән, тоткарланган, хөкем ителгәннәрнең гаилә әгъзаларын, якыннарын берләштерә. Бу хәрәкәт бер ел элек барлыкка килгән иде. Ул тоткыннарның хәлен тикшереп, мәгълүматлар җыеп, аларга нинди ярдәм кирәкләген белешеп тора.

XS
SM
MD
LG