Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия исламы: читтән караш


Британиянең Jane's төркеме аналитигы Марк Галеотти фикеренчә, Русия исламы дигән төшенчә әле дә төгәл билгеләнмәгән, аңа кимендә өч юнәлеш дәгъва итә: традицион ислам, сугышчан радикаллар һәм Евроислам.

Русиядә мөселман булу нәрсә аңлата? Күпләр өчен бу дини генә түгел, ә милли аерма да: төрки я Кавказ халыклары белән славяннар арасында аерманы чагылдыра. Бу сорауның әһәмияте арта бара. Русиядә мөселманнар саны артканга гына түгел. (Соңгы фикер белешүгә караганда, Русиядә мөселманнар 10%, мигрантлар һәм эшкә килүчеләрне кушып санаганда 14% чамасы.) Мөселманнар үзләренең кемлеген ачыклауда арта барган кызыксыну күрсәтә.
Евроислам мөстәкыйльлек, хәттә бәйсезлек шигаре астында төрки мөселманнарны берләштерә ала

Jane's аналитигы фикеренчә, Русия исламы дигән мәдәни киңлеккә өч көч дәгъва итә: пассив, дөньявилашып беткән, "тешсез" традицион ислам; җиһади идеология белән сугарылган агрессив панислам; һәм аякка басып килүче яңа рәвешле Евроислам, анысы нигездә Татарстаннан килә.

Традицион ислам

Совет чорында түрәләр исламны башта тыярга тырышты, аннары дини җитәкчеләрне контроль итүгә күчте. Коммунистлар партиясенә ияргән хезмәтче дини җитәкчеләр нинди дә булса сәяси рольдән баш тартты. Бу хәзерге Русиядә дә шулай, "традицион ислам" үзен әле дә славян, христиан мәдәнияте басымы астында хис итә.

Бу юнәлешнең төп вәкиле дип Үзәк Русия диния назарәте башлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдинне атап була. Бу вазыйфасында ул совет чорыннан бирле утыра, Кремльдәге һәр хуҗага ярый белү сәләтенә ия. Таҗетдин Русия хөкүмәтен даими хуплады, чечен сеператисларын тәнкыйтьләде, элекке президент Владимир Путинга мәдхия укыды. 2008 октябрендә православ бүләге алган беренче мөселман рухание булды.

Русия исламының бишеге саналган Татарстанда хәнәфи сөнниләр өстенлек итә. Аларның мәсләге аныграк, алар исламның сафлыгына кайтуны яклый (хәмер белән мавыккан Таҗетдинга көлеп карый), әүзем сәясәттән шулай ук читләшә. Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый карашына күрә мәчет дәүләттән аерылган булырга тиеш, ислам ул җәмгыятьне оештыру рәвеше түгел, ә шәхсият кыйммәтләре системы. Ләкин сәясәттән читләшү эчке көрәш юк дигәнне аңлатмый. Киресенчә, нәкъ менә формаль структурлар тирәсендә корылганга күрә, 'традицион исламда' хакимият өчен даими көрәш бара. Таҗетдин вакыт-вакыт империя төзү ниятен күтәреп чыга. Узган ел аның 63 дини идарәне үз контроленә алу тырышлыгы барып чыкмады.

Радикал ислам

Таҗетдин һәм Исхакый кебек руханилар Русия исламының радикал канатын даими тәнкыйтьләп тора, чөнки бу канатның үсүе славян күпчелек белән киеренкелекне көчәйтер дип курка. Русия исламының ни дәрәҗәдә радикальләшкәнен төгәл әйтү кыен. Чөнки кабер хәрәкәтләр каты кул белән бастырыла, ә җирле матбугат кайвакыт коткы гына тарата. Шуңа да карамастан, бу хәрәкәт үсә бара, ди Галеотти. Әйтик, Русиянең ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал кебек шәхесләр исламны һичьюгы җирле дәрәҗәдә әүземрәк сәяси көч итергә тырыша.

Әммә, хәттә Җамал да инде гамәлдәге сәяси структурлар аша эш итә. Ә менә экстремизм таралу, бигрәк тә Төньяк Кавказда, авыррак мәсьәлә. Мондагы ислам Мәскәүгә, җирле түрәләргә, хәерчелеккә, коррупциягә каршы торү хисләре белән сугарылган. Бу якларда салафи карашлары көчлерәк, алар еш кына гарәп руханилары язмаларына нигезләнә, сәяси һәм икътисади таләпләр җиһад шигаре белән бергә күтәрелә. Шунысын танырга кирәк, алар башта фетнәгә бара, аннары гына салафи карашларга мөрәҗәгать итә, көрәшкә күтәрелүне аңлатыр өчен.

Евроислам

Өченче юнәлеш Евроислам дип атала, Татарстанда нигезләнә. Тарих институты башлыгы һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең элекке киңәшчесе Рафаел Хакимов сүзләренчә, Евроислам "урта гасыр принципларына сукырларча иярү урынына тирә-яктагы һәр нәрсәгә тәнкыйди карарга" чакыра.

Евроислам Татарстанга үзен яңа юнәлешнең рухи башкаласы итеп күрсәтергә, секулар җитәкчеләрне якларга, күп динле, секулар Русиядә иманга киңрәк күләмдә кайтырга мөмкинлек бирә. Хакимов хәнәфи юнәлешкә таянса да, аны гарәп мәдәниятеннән аерып, заманча, прагматик карашлар белән көчәйтергә тырыша. Ул җәдитчеләргә мөрәҗәгать итә; узган гасыр башында зыялы мөселманнар Исламны Көнбатышның либераль карашлары белән кавыштырырга тырышып, Русия сәясәтендә әүзем эшчәнлек алып барган.

Шәймиевкә Евроисламны хуплау өчен җитди сәяси сәбәпләр бар. Евроислам радикал исламга әүзем һәм кызыклы алмаш буларак, Татарстанга Мәскәү белән сөйләшкәндә өстәмә көч бирә. Ул шулай ук салафи экстремизмга иярергә теләмәгән мөселманнарга исламның мәгънәле һәм мавыктыргыч юнәлешен тәкъдим итә.

Мәдәни көрәш

2008 октябрендә Русия президенты Дмитрий Медведев ураза гаете белән традицион ислам тарафдарларын, премьер-министр Владимир Путин диния назарәтләрен котлады. Шушы басым аермасына карамастан, икесе дә Русия исламының иске шәкелен хуплый. Jane's аналитигы фикеренчә, дәүләт белән берләшкән бюрократик дини структурлар тарафыннан идарә ителгән бу исламның көннәре санаулы.

Шул ук вакытта, Евроислам да славян күпчелеге белән татулашыр дип өметләнергә әле иртә. 2008 апрелендә Шәймиев, Мәскәү басымы белән, үзәкләшкән хакимиятнең төбәк сәясәтен тәнкыйтьләгән Хакимовны урыныннан алырга мәҗбүр булды. Хакимов ачулы реакция белдерде, Татарстанның киләчәге Русиядән читтә булырга мөмкин дип, Русия демократлары түгел, ә татар милләтчеләре ягын алды. Русия исламы радикал карашларга авышкан чорда бу Евроисламга да орым булды. Өстәвенә традицион исламның иң көчле тарафдарларының берсе Вәлиулла Ягъкуп Татарстан мөфтие урыныннан читләтелде.

Бу әлбәтә 15 миллион Русия мөселманы салафи я җиһад юлына баса дигән сүз түгел. Бу фәкать илдәге мөселманнар белән славян халыклар арасында уңай мәнәсәбәтләр урнаштыру тырышлыгының барып чыкмавын аңлата ала. Традицион ислам үлә бара. Радикал ислам террорчылык кына түгел, гарәп йогынтысы белән бәйле, Төньяк Кавказдан читтә әллә тәэсире юк. Евроислам иң зур иҗади куәткә ия кебек, ләкин ул үзәкләшкән хөкүмәтнең авторитар инстинктларына каршы чыга, киләчәктә Русиянең бөтенлеген һәм рухи бердәмлеген сорау астына куярдай көчкә әверелә ала.

Сез Русия исламында шундый юнәлешләр бар дигән фикер белән килешәсезме, үзегезне кайсысына кертәсез? Евроисламның киләчәге бармы?
XS
SM
MD
LG