Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялгыш бирелгән "Оскар" һәм "Ла-Ла Ленд" бүләкләре


Иң яхшы булып танылган "Ай нуры" фильмы продюсерлары
Иң яхшы булып танылган "Ай нуры" фильмы продюсерлары

Дүшәмбегә каршы төндә АКШның Лос-Анджелес шәһәрендә елның иң яхшы фильмнарын билгеләп, "Оскар" премиясен тапшырдылар. Рекордлы 14 номинациясе булган "Ла-Ла Ленд" көтелгәнчә иң күп бүләкне җыйган, иң яхшы фильм булып "Ай нуры" танылган. Тантана дәвамында АКШ президенты идарәсенә багышланган шаяртулар һәм тәнкыйть рухы урын алды.

Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясенең "Оскар" тантанасын, инде номинантлар билгеле булгач, шактый көтелгән һәм баналь дип атаганнар. Сәбәбе гади: рекордлы 14 номинациясе булган "Ла-Ла Ленд" мюзиклы. Моңа кадәр барлык мөмкин булган һәм булмаган бүләкләрне, премияләрне җыйган фильм 1997 елгы "Титаник" белән көндәш булып чыкты. "Ла-Ла Ленд" яхшы фильм номинациясен оттырса да, 6 "Оскар"ны алды.

Иң яхшы фильм намзәтләре:

Җиңүче һәм көтелмәгән финал

Шулай да шоу финалы шактый көтелмәгән булып чыкты. Фэй Данауэй һәм Уоррен Битти озак сузып, иң яхшы фильм дип "Ла-Ла Ленд"ны атый, ләкин аларга ялгыш, "Иң яхшы актриса" конверты эләккән булып чыга. Инде шатланган килеш сәхнәгә менгән һәм кочаклашып өлгергән фильм продюсерлары конвертта "Ай нуры" фильмы язылганын игълан итә. Берничә аңлашылмаучанлык мизгеленнән соң сәхнәгә тиешле продюсерлар менә. Шулай итеп, тантана көтелмәгән ноктада тәмамлана.

"Ла-Ла Ленд"ны бер кинотәнкыйтьче оста гына бер гыйбарәдә аңлата алды: "Райан Гослингның Эмма Стоунга мәхәббәте һәм икесенең дә иске Һолливудка һәм классик джазга мәхәббәте турында". Шуда күрә дә, классик Һолливуд чагылышы булган бу кино шактый күп бүләкне җыя алды. Тик, нәтиҗәдә, 14 номинациядән 6 сынны гына алды. "Иң яхшы актриса" булып Эмма Стоун табылды, "иң яхшы режиссер" бүләген Дэмьен Шазелл алды. Шулай ук фильм иң яхшы саундтрек, җыр, оператор эше һәм рәссам эше өчен бүләкләргә ия булды.

"Оскар"ны ялгыш тапшыру һәм хатаны төзәтү мизгеле:

"Ай нуры" фильмы җиңүе исә, мөгаен, узган елгы шау-шуга җавап булды. Хәтерлисездер, 2016 елгы Оскар тирәсендә "ак тәнлеләргә өстенлек бирелә" дип зур җәнҗал купкан иде. Күрәсең, академиклар болай җавап бирергә булганнар. Майами тирәсеннән чыккан кара тәнле гей турында фильм үз эченә шактый күп темаларны берләштерә алды. Бу да фильмның отышлы җиңүенә сәбәп була ала. Барлыгы "Ай нуры" өч бүләккә ия булды. "Иң яхшы фильм"нан тыш ул "иң яхшы адаптацияләнгән сценарий" һәм "икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" (Мәһершала Али) бүләкләрен җыйды.

Башка җиңүләр

Җитди көндәш булып "Диңгез янындагы Манчестер" фильмы саналды. Контраст буларак, бу - якыннар үлү, кайгы һәм психик көчсезләнү турында авыр, психологик драма. Төп рольне башкарган Кейси Аффлек "иң яхшы актер" бүләгенә ия булды. Фильмны шулай ук иң яхшы сценарий өчен дә бүләкләделәр.

Дензел Вашингтонның "Киртәләр" фильмы да 4 бүләккә тәкъдим ителгән иде, тик бары тик Виола Дэвис "икенче пландагы иң яхшы актриса" бүләген алды. Бу фильм да раса мәсьәләсенең актуаль икәнен күрсәтергә тырыша, 1950нче еллар Америкасында элекке бейсболистның хәзер урамнарда чүп җыеп йөрүен һәм гаиләсен ашатырга тырышун тасвирлый.

"Ла-Ла Ленд" һәм "Ай нуры" фильмнары продюсерлары
"Ла-Ла Ленд" һәм "Ай нуры" фильмнары продюсерлары

Иң яхшы чит ил фильмы дип Иран һәм Франция төшергән "Коммивояжер" танылды. Иң яхшы анимацион фильм - "Зоотопия". Иң яхшы кыскаметражлы анимацион фильм булып Pixar студиясенең "Piper" мультфильмы аталды. Үзең белән көрәшә белү һәм куркуларны җиңеп уңышка ирешү турында бу кызыклы мультфильмны чыннан да рәхәтләнеп гаилә белән карап була.

Сүз уңаеннан, тантана татарсыз да булмады. Көнбатыш матбугаты Казанда туган яшь өметле җырчы Аида Гарифуллинаның киләчәге зур дигән фараз ясый. Ул данлыклы Мерил Стрип белән Флоренс Фостер Дженкинс фильмында уйнады. "Әлеге әсәр Оскарга лаек", дип язып чыкты Оскар тантанасына кадәр үк Британиянең Daily Mail басмасы. Тик фильм бүләк ала алмады.

Сәясәтсез булмый

Әлбәттә, либераль актерлар тулы тантанада соңгы айларда популяр булган темаларга шаяртуларсыз һәм чыгышларсыз була алмый. "Алтын глобус"та тулысы белән АКШ президентын тәнкыйть утына тоткан Мерил Стрип кебек чыгышлар булмаса да, "Оскар"га килә алмаган кешеләр турында сүз булды. Әйтик, кыскаметражлы документаль фильм бүләген алган, Сүриядәге сугыш турында "Ак шлемнар" операторын Америкага виза бирмичә кертмәгәннәр. Сүриядә һәм бөтен дөньяда кан коюны туктатырга чакырган аның чыгышын режиссер һәм продюсер укыдылар.

Танылган режисер, актер Гаэль Берналь премияне тапшыру алдыннан үзен "теләсә нинди диварларга каршы булган мексикан, мигрант латиноамерикан" дип белдерде. Тантананы алып барган Джимми Киммелның да АКШ президенты турында шаяртулары аз булмаган: мисал өчен, "Биредә CNN яки The New York Times-тан һичкем юкмы? Моннан чыгыгыз, без фейк яңалыкларга чыдамыйбыз" дип көлеп әйтте ул.

Гомумән, Джимми Киммелның алып баруы уңышлы һәм динамик булды, дип әйтеп була. Иң популяр шаярту, әлбәттә, инде күп еллар АКШ телевидениесендә аның Мэтт Деймон белән низагына багышланды. Әйтик, Мэтт сәхнәгә чыгып, чыгыш ясый башлагач, Джимми бик зур тавыш чыгарып, оркестрны уйнатырга булды. Кыскасы, тамаша көткәннән кызыграк һәм җанлырак була алды.

XS
SM
MD
LG