Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Күренекле фарсы шагыйре Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәренә мең ел тулу уңаеннан әсәрнең кайбер сәхифәләре 23 октябрьдә Вашингтондагы күргәзмәдә күрсәтелә башлый.

X гасыр фарсы әдибе Фирдәүсинең әсәре гасырлар буена үз туган җире Иранда гына түгел, дөньяның башка почмакларында да шактый яратылып укылды.

Исламның фарсы җирләренә килеп җитүенә кадәр, VII гасырдан башлап фарсы тарихында әдәбият бик мөһим урын ала башлаган иде. Фирдәүсинең әсәрләрендә дә нәкъ шушы вакыттагы агым чагыла, анда тылсым һәм тарих бергә кушылган.

"Шаһнамә"нең һәрбер сәхифәсенә күркәм эчтәлектәге рәсем бизәкләр өстәлә. Мариланд университетында фарсы теле бүлеге җитәкчесе Әхмәт Кәрими "Шаһнамә"гә тиңнәр булмавын әйтә:

"Көнбатыш өчен Илиада, Одиссея, итальян әдәбиятында Дантэны күз алдына китерегез. Алар мөһим, ләкин "Шаһнамә" әдәбиятның асылын тәшкил итә. Бу әсәрдә Ираннан кала Һиндстан, Үзәк Азия, Анатолия һәм Кавказларда буыннан буынга күчкән сүзле әдәбиятның бик яхшы үрнәкләре чагыла", ди ул.

Әсәргә мең ел тулганда "Шаһнамә" китабы АКШ башкаласы Вашингтондагы Smithsoniаin институтында күргәзмәгә чыгарыла. "Шаһнамә" белән кызыксынучылар 6 ай буена бу язманың оригинал сәхифәләрен күрә алачак.

Җыентыкның 19 сәхифәсе күргәзмәдә күрсәтелә. Анда шулай ук әсәрдәге харектерларны сурәтләгән металл сыннар урын ала. Күргәзмәне оештыручы Масумә Фәрһад йөзләрчә рәсемле сәхифәнең бер өлеше генә күргәзмәдә күрсәтелүен искә төшерә.



Масумә ханым, "Күргәзмәдә "Шаһнамә"нең иң танылган фасылларыннан сәхифәләр урын ала. Аларның берсе XIV гасырда бизәлгән. Ул тарихи фарсы рәсем үрнәгенең иң яхшысы. Калганы XVI гасыр үрнәкләре. Ул да ислам дөньясындагы иң нәфис шәмаил үрнәге буларак танылган", дип әйтә.

Күргәзмәдәге махсус зурайткыч пыялалар бирегә килгән кешеләргә әсәр белән якыннан танышырга мөмкинчелек бирә. Ләкин рәсемнәрдәге гүзәллеккә игътибар иткән кешеләр язудагы мәгънәне күрмәскә дә мөмкин дип кисәтә әдәбият профессоры.

Кәрими, "Бары тик рәсемнәр белән әсәрнең эчтәлеген аңлатып булмый. Андагы фәлсәфи төшенчәләрне ничек рәсем белән сурәтләп була? Әйе, рәсемнәрдә хатын-кыз булуын, аңа шәраб тәкъдим ителүен яисә кан түгелүен күреп була. Рәсемнәрдә бик тәэсирле тетрәндергеч мизгелләр чагыла. Ләкин мине әсәрдә иң тәэсир иткән әйбер - шагыйрьнең укучыны тормышка тарту сәләте", ди.

XS
SM
MD
LG