Accessibility links

"Башкортстанда татар телен өйрәтүче мәктәпләр кимү дәвам итсә, тел бетәчәк"


Уфаның 49нчы санлы мәктәбендәге татар сыйныфына төшүчеләр
Уфаның 49нчы санлы мәктәбендәге татар сыйныфына төшүчеләр

21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан Азатлыкта Ана теле атнасы кысаларында Башкортстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү торышы белән дә кызыксындык. Бу мәсьәлә белән галимә Лилия Сәгыйдуллина шөгыльләнә. "Соңгы егерме елда татар телен өйрәтүче мәктәпләр шактыйга кимегән, бу татар теленең киләчәген шик астына куя", дип белдерде ул. Республиканың татарлар күпләп яшәгән Борай, Стәрлебаш, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко, Чишмә һәм башка районнарында бер генә татар гимназиясе дә юк.

Башкортстанда татар мәгарифе көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып килә. Татар җәмәгатьчелек оешмалары һәрдаим проблемнарны күтәреп торса да, алар чишелү түгел, елдан-ел кискенләшә генә бара. Әгәр 1997 елда республикада татар телендә уку 1127 мәктәптә оештырылса, бүген аларның саны 628гә калган. Татар телен өйрәнү мәсьәләләре белән элек билгеле галим, филология фәннәре докторы, профессор Радик Сибәгатов шөгыльләнә иде. Бүген дә Башкортстанда әлеге проблемнарга битараф булмаган бер галим бар. Ул – Лилия Сәгыйдуллина. Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галимәсе, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар телен өйрәнү торышы буенча Азатлыкка кайбер саннар белән уртаклашты:

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

“Мин берничә депутатка мөрәҗәгать итеп шуларның нибары берсеннән – мәгариф министрлыгыннан татар телен укытуга кагылышлы яңа саннар алуга ирештем. Аңа караганда, республикада 118 мең татар баласы белем ала. Шуларның 50 меңнән кимрәге, ягъни 42 проценты теге яки бу дәрәҗәдә туган телдә укый. Төгәлрәк әйткәндә, 4635 бала татар телендә укыса, 45033 бала туган телен фән буларак өйрәнә. Аларга 694 укытучы белем бирә. Соңгы егерме елда татар телен өйрәнүче мәктәпләр 500гә кимегән. Бу тенденция дәвам иткән очракта республикада татар теленең киләчәге юк”.

Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән елларда башкорт гимназияләре саны 40тан артып киткәч, татар гимназияләре саны да арттырылып күрсәтелә башлаган иде. Башта бу сан - 11, аннан 9га калды. Бүген рәсми санннарга караганда, дүрт татар гимназиясе бар. Азатлыктагы Ана теле атнасы уңаеннан без бу уку йортларының мөдирләренә мөрәҗәгать иттек.

Уфаның 84нче санлы татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов:

“Без Башкортстандагы иң зур татар гимназиясе. Мәктәптә барлыгы 1219 бала белем ала. Барлыгы 47 сыйныф эшли. Беренче сыйныфлар алтау, аларда 167 бала укый. Ләкин алар барысы да татар балалары түгел. Дүрт сыйныф татар, калган икесе урыс сыйныфлары. Моның сәбәбе гади – без мәктәп урнашкан төбәктә яшәүчеләрне кабул итәргә тиеш. Шуңа башка милләт балалары да килә. Дөрес, Уфаның башка төбәкләреннән килгән татар балаларын да борып җибәрә алмыйбыз. Ләкин күпчелек ата-аналар балаларын үзләре яшәгән җирдәге мәктәпләргә бирергә тырыша. Шуңа мәктәп тулысынча татар гимназиясе түгел.

Бәләбәй татар гимназиясе һәм балалар бакчасы укучылары
Бәләбәй татар гимназиясе һәм балалар бакчасы укучылары

Мәктәптә татар теле барлык сыйныфларда да укытыла. Дөрес, башка милләт балалары җиңел програм белән белем ала. Бүген ата-аналар иң беренче нәүбәттә мәктәпнең миллилегенә карамый, алар өчен укыту сыйфаты мөһим. Безнең мәктәптә бик көчле укытучылар белем бирә. Күрсәткечләребез югары. Шуңа төбәктәге халык балаларын теләп безгә китерә. Инде беренче сыйныфка әзерлек төркеменә 125 бала язылды”.

Анфиса Галимҗанова
Анфиса Галимҗанова

Уфаның Черниковка бистәсендәге 65 санлы татар гимназиясе мөдире Анфиса Галимҗанова:

“Бүген гимназиядә 502 бала белем ала, шуларның 65 проценты татарлар. Аларга 34 укытучы белем бирә. Татар теле һәм әдәбияты атнасына өч сәгать керә, 10-11нче сыйныфларда ике сәгать. Китапларны кайтартып торабыз. Булган проблемнар чишелеп тора. Татар теленнән белем бирүче өч укытучыбыз да үз һөнәрләренең осталары. Аларның укучылары Уфада һәм Казанда узган чараларда югары урыннарны алып киләләр”.

Дамир Хәбибрахманов
Дамир Хәбибрахманов

Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Дамир Хәбибрахманов:

“Безнең уку йорты татар гимназияләре арасында иң беренче булып оешкан иде. Ул 1995 елда булдырылган. Гимназия сәнгать юнәлешендә белем бирә. Бүген бездә 280 бала белем ала. Мәктәп ихатасында балалар бакчасы эшли. Анда ике төркем булдырылган. Анда өч яшьтән алып 42 бала йөри. Яшьләре җиткәч укуларын гимназиядә дәвам итәләр. Гимназиягә укырга килергә теләүчеләр күп. Бинабыз зур булмау сәбәпле, аларны сайлап алабыз. Югары уку йортларына керүчеләр саны буенча без шәһәрдә алдынгы урыннарда барабыз. Татар теле һәм әдәбияты атнага өч сәгать укытыла”.

Октябрьски шәһәренең 11нче санлы татар гимназиясе мөдире Рөстәм Нәфиков:

“Октябрьски шәһәренең 11нче санлы татар гимназиясендә 301 бала укый. Аларга 22 укытучы белем бирә, шуларның 15е югары категориягә ия. Татар теле һәм әдәбиты дәресләре 1-10нчы сыйныфларда атнасына өч сәгать, 10-11нче сыйныфларда бер сәгать укытыла. Мәктәбебез зур тарихлы. Ул 1924 елда ачылган, гимназия статусына 2007 елда лаек булдык. 2008 елда Русиядәге иң яхшы мәктәпләр бәйгесендә җиңеп, бер миллион грант алдык. Белем бирүгә килгәндә, укучыларыбыз 10 ел рәттән республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңүгә һәм югары урыннарны алуга ирешә.

Благовар районының Күчәрбай мәктәбе укучылары
Благовар районының Күчәрбай мәктәбе укучылары

Проблемнар да юк түгел. Шуларның иң мөһимнәренә килгәндә, яңа стандартлар буенча дәреслекләр җитешмәвен билгеләргә кирәк. Балалар бакчаларында татар телен, халкыбызның милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүне туктату да зур проблем тудыра”.

Шулай итеп, татар гимназияләрендә туган телдә укыту татар теле укытылган башка мәктәпләрдән әллә ни аерылмый. Аларның күпчелегендә татар теле һәм әдәбияты атнасына өч сәгать кенә укытыла. Уку йортының, гади мәктәптән аермалы буларак, гимназия статусында булуы укытучылар өчен уңышлы, чөнки хезмәт хаклары башка мәктәпләргә караганда 15 процентка артык.

Башкортстандагы татарлар күпләп яшәгән Борай, Стәрлебаш, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко, Чишмә һәм башка районнарда бер генә татар гимназиясе дә юк. Ул районнарда яшәүче татар җәмәгатьчелеге гимназия булдыру юнәлешендә мәрткә киткән.

XS
SM
MD
LG