Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт” сәләтлеләрне билгеләде


“Сәләт” яшьләр оешмасы шигырь, җыр язучы 100 ләгән яшьләрне VII республикакүләм Бикмуллин фестивалленә җыйды.

“Сәләт” яшьләр үзәгенең күп чаралары җәен була иде. Гадәттә фестивальләрне алар меңләгән халыкны бер мәйданга җыеп шау-гөр килеп үткәрә. Бу юлы исә “Сәләт”ләр үзләренең тыйнаклыгын күрсәтте дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки 20 сентябрьдә Казан читендәге “Йолдызлы” аланында үткән VII республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестивальдә катнашучыларның саны 100 тирәсендә тукталган. Монда бәлки бу сан җитәдер дә, чөнки җыр-шигырь бәйгесенең үз шартлары, тәртипләре бар...
Башта без аның ни өчен Бикмуллин исемендә булуын аңлап китик. Фестивальнең жюри әгъзасы Гөлназ Гарипова белән аралашабыз.
Айдар Фәйзерахманов, Римма Ибраһимова
“Рөстәм абый Бикмуллин Киров исемендәге заводның җитәкчесе иде. Ул сәләтле балаларга булышты, “Сәләт”нең төп иганәчеләренең берсе булып торды. Ни кызганыч, Рөстәм абый ваҗигале төстә һәлак булды, шуңа без аның истәлегенә фестиваль ясарга булдык. Үзе ул моңлы итеп гитарада уйнап җырлый иде, шуңа да бу җыр бәйгесе башта бард башкаручылар өчен үткәрелде, вакыт үтү белән киңәеп китте. Монда халык җырлары да, автор-башкаручылар да, эстрада җырын башкаручылар да, төркемнәр дә, барсы да бар. Шулай ук, үз шигырьләрен сәнгатьле сөйләүче балалар да катнаша ала.”- диде Гөлназ Гарипова.

Икенче бер жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Римма Ибраһимова фестивальдә һәр ел
Быелгы җиңүчеләрнең берсе Диләрә Вахитова
диярлек булуын, үзләре шигырь язып, аннан җыр чыгарып, шуны сәхнәгә чыгып башкаручы егет-кызларга сокланып каравын әйтте. Монда катнашучы яшьләрнең талантлы булуларын искәртеп үтте. Әлеге чарага озын гөмерле теләде.
Җыр-шигырь бәйгесенең быелгы директоры, яшь җырчы - Илназ Сәфиуллин, былтыр ул жюрида утырган. Илназ безгә әлеге фестивальнең башка үзенчәлекле яклары белән таныштырды.

“Һәр ел ниндидер яңалык керә тора, фестиваль үзгәрә, киңәя бара. Оештыру турында сүз киткәч ярдәмчеләр турында әйтми булдыра алмыйм. “Сәләт” яшьләр оешмасына, Казан синтетик каучук эшкәртү заводына, “МТС” ширкәтенә, Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгына, үзебезнең “Риф-рекордс SLT” студиясенә бик зур рәхмәтләремне әйтеп үтәсем килә. Бикмуллин фестиваленең үзенчәлекле якларын санаганда, 2002 елдан бирле жюри рәисе булып Айдар абый Фәйзерахманов булуны һәм Римма апа
Илназ Сәфиуллин
Ибраһимова катнашуны әйтеп китәр идем. Шулай ук жюрида Гөлназ Гарипова, Наҗия Саттарова, берничә ел әлеге фестивальдә автор-башкаручы буларак җиңеп килгән Ләйсән Әсхәтова, ул кызыбыз эстрада да танылып килә башлады.”-диде Илназ.
Без Диләрә Вахитова җырлавын ишетә алдык һәм аның фестивальдә “иң яхшы татар халык җырын башкаручы” буларак танылу алуын, беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнүен белдек. Башка җиңүчеләрне атап китсәк, “иң яхшы автор-башкаручы” исемен Айдар Әгъләмов алды, “иң яхшы төркем” – Әлмәттән “Сандугач” төркеме булды, “иң яхшы эстрада җырын башкаручы” итеп Алсу Гардисламова билгеләнде, “иң яхшы шагыйр” бүләге Дилә Насретдиновага бирелде. Болар беренче урын алучылар булса, фествальдә түбәнрәк урын алучылар да истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Бикмулллин фестивалендә катнашучыларның яше 12 яшьтән 22 яшькә кадәр. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең максаты, яшьүсмерләр арасында иҗаты белән белән башкаларны гаҗәпләндерә алган, талантлы егет-кызларны барлау, аларга үсәргә, танылырга ярдәм итү икән.
XS
SM
MD
LG