Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Наил Нәбиуллин эшендә язма дәлилләрне тикшерде


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

28 февраль Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Тюркский взгляд" газеты мөхәррире Наил Нәбиуллинга карата ачылган җинаять эше нигезендә якларның язма дәлилләрен карады.

Җинаять эшендә ике том, ләкин Нәбиуллинның адвокаты утырыш барышында Казан нацилары бандасы дип аталган төркем әгъзаларына карата ачылган җинаять эшенең дүрт томындагы документларны да күрсәтүне сораган.

Адвокат шулай ук киләсе утырышта Нәбиуллин ачлык игълан иткән вакыттагы шаһитләрдән сорау алу оештыруны да сораган. Мәхкәмә моның белән килешкән. Киләсе утырыш 10 мартка билгеләнгән.

13 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 2016 елның 16 ноябрендә Наил Нәбиуллин эшен прокуратурага тапшыру турындагы карарын гамәлдән чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерү өчен шул ук мәхкәмәгә кире кайтару карары кабул итте.

Нәбиуллин урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә.

XS
SM
MD
LG