Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:53

Татарстанның “Сәләт” оешмасы балаларны татарларның шанлы вә данлы тарихы белән таныштыра. Биектау районында урнашкан Иске Казан шәһәрендә “Сәләт” яшьләренең I җыены узды.

Чараның төп максаты – Иске Казан җирлегенең тарихы, мирасы белән танышу. Иске Казан җыенын оештыручылар, татарлар үзләренең туган йортларына кайтты, дип әйтә.

“Сәләт” аланнарының уртак җыеннары һәрвакыт татар халкы өчен истәлекле булган җирләрдә - борынгы Болгар дәүләте шәһәре Биләрдә, инде менә хәзер Иске Казанда үткәрелә. Әлеге җыеннар һәрвакыт татар тарихын барлау, киләчәгебезне күзаллау максатында уза.

Җыен вакытында “Сәләт” балалары өчен Иске Казан тарихи тыюлыгына экскурсия, казу эшләре алып барылган җирләргә Равил Фәхретдинов җитәкчелегендә җәяүле сәяхәт оештырылды. “Сәләт-тел” сәлкешләре тарафыннан сәхнәләштергән тарихи күренешләр күрсәтелде. Спорт-күңел ачу чаралары да читтә калмады.

Җәүдәт Сөләйманов
Беренче Иске Казан җыенының ачылыш тантанасында да “Сәләт”нең җитәкчесе, фән эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Сөләймәнов сүзен башлап, “Без кемнәр? Без монда ни өчен килдек? Нинди җиргә җыелдык?”, дип балаларга мөрәҗәгать итте.

“Татар үсеп, әдәби телебез башланып киткән җирләргә беренче мәртәбә тупланып килүебез, кайтуыбыз. Һишчиксез, без кайда гына барсак та, Иске Казанның үзебезнең татар җире икәнен беләбез. Без бүген туган йортыбызга кайттык”, ди Җәүдәт Сөләйманов.

Иске Казан җыенын оештыруда Биектау районы хакимияте дә зур ярдәм күрсәткән. Район башлыгы урынбасары Рәфис Газизов та татар яшьләренә татарлыкны онытмаска чакырды.

“Иске Казан җыены эзле, гомерле булсын. Җыен үзебезнең тамырларыбызны табарга, татар икәнлегебезне белдереп яшәтергә ярдәм итсен. Еллар үткәч тә татарлыкны, Иске Казанны онытмагыз!”, ди Биектау районы башлыгы урынбасары Рәмис Газизов.

“Иске Казан” шигыре


Җыенны ачу тантанасында Җәүдәт Сөләйманов Иске Казанга багышлап язган яңа шигырен дә укыды.
Җыенга килгән кунаклар


Бер сүнеп, бер янган милләтем
Болгардан киселгән өммәтем.
Биек тау башында Казаным
Искереп яңарган өметем!

Казансу агыла офыктан
Дулкыны кагыла күңелгә.
Татардан-татарга йөгерә
Кушылып мең яшәр Иделгә.

Иске дә, яңа да түгел ул
Татарстан байрагын күтәрү

Бер янган, бер сүнгән күңел ул.
Биек тау бышында Казаным
Учаклар кабызыр күмер ул.

Авыл халкы Иске Казан турында сөйли

Сәлкешләрнең Иске Казан җыенына шул тирәдә урнашкан авылда яшәүчеләр дә килгән иде. Алар чынлап та Иске Казан җирен изге урын дип исәпли.

“Бу җирдә әшәкелек эшләргә ярамый. Анда бит изгеләр күмелгән. Изге булмаса, тау астыннан чишмәләр атып чыкмас иде. Совет вакытында комсомоллар чишмәләрне күмеп бетерде. Әмма алар яңадан чыкты. Шунда катнашучылар барасы да зәгыйф булып калды”, ди авыл халкы.

Җыенга килгән ак яулыклы әбиләр Иске Казан тавына мәчет төзүне кабул итми. Карт-коры тау бышында урнашкан мәчеткә йөри алмый икән. Алар мәчет авылда булырга тиеш дип саный. Мәчетне көн саен диярлек талап та торалар икән.

“Иске Казан җиренә күп җирләрдән киләләр. Алар мәчеткә сәдака бирә. Шул акчаны урлыйлар”, ди әбиләр.

Тарихчы Фаяз Хуҗин
Авыл кешеләре Иске Казанның барлыкка килү тарихын үзләренчә аңлата. Иске Казан янында су булмагач, халык хәзерге Казан урынына күчеп киткән, ди алар.

Кеше сөякләре дә, иске акчалар да һәрдаим табылып тора икән. Бу сөякләр 1552 елда Явыз Иванга каршы көрәшеп үлүчеләрнеке дип аңлата халык.

Шәһәр ни өчен Иске Казан дип атала?

Казанның 1000 еллыгын исбат итүче галим Фаяз Хуҗин сүзләренчә, тарихи елъязмаларда Иске Казан сүзе очрамый. Ә менә эчке Казан атамасы бар икән.

“Алай булырга мөмкин. Чөнки якындагы Урыс Урматы – болгар авылы булган. Монда һөнәрчелек бик нык үскән була. XIV гасырда хәзерге Казан зәгыйфләнеп китә. Биредәге шәһәрнең чәчәк аткан вакыты шул йөзгә туры килә. Бәлки, шуңа күрә шушы тирәләрне эчке Казан дип йөрткәннәрдер”, ди Фаяз Хуҗин.

XS
SM
MD
LG