Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике видео: Татар авылында Җиңү парады һәм Прагада "Сәләт" мәктәбе


Азатлык радиосы “Халык сүзе” рубрикасын ачып җибәргәндә, укучыларыбыз арасыннан анда язучылар булырмы дигән шикләр бар иде. Рубрика әкренләп “үсә” бара, атна башында гына без берүк көнне ике видеоязма алдык һәм бүген сезгә аларны бергә тәкъдим итәбез.

Нигә бергә диярсез. Беренче карашка алар икесе ике вакыйга турында булса да, видеоларны башта бик күренмәгән уртак идея берләштерә - яшьләргә, яшь буынга мөнәсәбәт, дөресрәге, аларны тәрбияләү ысулларын ничек итеп күрү.

Татар авылында Җиңү парады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00


Беренче видео – Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күки авылыннан. Җиңү бәйрәмендә анда 65 ел элек тәмамланган сугышта һәлак булганнарны искә алып һәйкәл ачтылар. Хәтерне һәм хөрмәтне калай, йә таш һәйкәл итеп күрү – монысы аерым бер тема, элекке совет җирләрендә бу киң таралган шаукым. Мәдәниятле илләрдә ветераннарга хөрмәтне аларның көндәлек тормышын җайлап, имин картлык тәэмин итеп күрсәтәләр. Һәлак булганнар исә тыйнак кына элмәтакталар, матур итеп каралган зиратлар, парклар ярдәмендә истә тотыла.

Ә менә Русиядә һәм Идел-Уралда өстенлек һаман да орден-медальгә, рухсыз һәйкәлләргә, урынлы-урынсыз парадларга бирелә. Шундый парад дигәне Күки авылында да үткән. Әйткәндәй, бу татар авылы. Һәм менә шушы татар авылында гөрләтеп урыс милитаризмын тантана иткәннәр.

Хакимиятнең яшьләрдә ватандарлык тәрбияләргә теләве аңлашыла. Тик бу ватандарлыкны хәзерге Русиядә дә, элеккеге кебек, беренче чиратта урыс милитаризмына тиңләү киң җәелгән. Кайвакыт бу көлке хәлләргә китерә. Мисал өчен, Күки авылында.

Яшь ир-балаларның гына түгел, зифа буйлы кызларның да урыс хәрби җырларын такмаклап, тигез сафларга төзелеп тузанлы урам буйлап атлавы каршылыклы хисләр калдыра. Күп кенә авылларда әле балаларга уенчык кораллар да тоттыручылар бар.

Икенче видео яшьләрне башкачарак, шәхси кызыксындыру аша һәм файдалырак итеп тәрбияләп булуны күрсәтә.

"Сәләт-Прага" мәктәбе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00


“Сәләт” яшьләр оешмасы
күптән түгел генә Чехия башкаласында үзенең язгы мәктәбен уздырып кайтты. Бу “Сәләт”нең Прагада инде өченче мәктәбе булды. Бу юлы аның темасы "Project management" иде. Сәлкешләр Татарстан һәм Европа галимнәреннән дәресләр алды, Прага, Крумлов, Вена шәһәрләренә сәяхәт иттеләр, Škoda Auto ширкәтендә һәм Азатлык радиосының Прагадагы баш-фатирында кунакта булдылар. Көндезләрен белем алдылар, кичләрен төрле чаралар, бәйге, уеннар уздырдылар. Тукайның туган көнендә шигърият кичәсе үткәрделәр, Айрат абый Арсланов вафат булган көнне танылган сүз остасын хөрмәтләп искә алдылар.

Менә шул мизгелләрнең кайберләре әлеге видеода урын алган. Әйткәндәй, аны безгә сәлкешләр үзләре ясап җибәрде.

"Сәләт" яшьләре Прагада



XS
SM
MD
LG