Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең Tatar.cz оешмасы Татар халык ашлары көнендә пәрәмәч пешерде


Tatar.cz оешмасы пәрәмәч пешерү серләрен өйрәнде
Tatar.cz оешмасы пәрәмәч пешерү серләрен өйрәнде

28 февраль дөньякүләм Татар халык ашлары көне уңаеннан Чехия татарларының Tatar.cz оешмасы пәрәмәч пешерү серләрен өйрәнде.

"Шулкадәр тәмле булды, хәзер инде үзем дә пешерәчәкмен", диде Даут (Давид) Фәсхетдинов Чехия татарларының Tatar.cz оешмасы үткәргән милли аш бәйрәменнән кайтып барганда. Тумышы белән Әлмәттән булган Даут Чехиянең аграр университетында укый. Ә Казанда туып-үскән, хәзер Прагадагы Югары икътисад мәктәбендә белем алучы Тимур Камалиев исә, үзе пешергән пәрәмәчләрне тәмләп караганда, "Өйгә, әниләр янына Казанга кайткан кебек булдым", диде.

28 февраль – дөнья күләмендә үткәрелә торган Татар халык ашлары көне уңаеннан Прага татарларының Tatar.cz оешмасы үткәргән чарага 25 кеше килде. Югары уку йортларында укучы егетләр һәм кызлар да, Прагада көн күрүче урта буын вәкилләре дә өстәлләр артына басты. Татарда аш-су эше гаиләдә хатын-кыз кулында була дип саналса да, бу юлы егетләр дә кыенсынып тормады, камыр басты, итен әзерләде, пәрәмәч ясау серләренә өйрәнде.

Прага татарлары пәрәмәч пешерергә өйрәнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Эш тәмамлангач та, табын янында һәр төркем әзерләгән пәрәмәчләрне тәмләп караганда “Тегеләрнеке тәмлерәк, алар борчыларын күбрәк салган”, “Итне кызганмадык, шуңа безнеке сусылрак” дигән мактану, макталу һәм төрле киңәш бирүләр дә булып алды.

Пәрәмәч пешерү серләренә өйрәткән Римма Дасаева сүзләренчә, ни гаҗәп, егетләр остарак булып чыккан һәм аларның бу эшкә куллары ничектер ятып торган.

Нинди генә ризык әзерләнмәсен, һәр аш-су остасының үз серләре бар. Тумышы белән Казакъстанның Караганда шәһәреннән булган Римманың үзенә татар ризыкларын пешерү серләрен кайнанасы өйрәткән.

"Килен булып төшкәч тә, нинди генә бәйрәм булмасын, табыныбызда һәрвакыт пәрәмәч иде. Мин хәзер дә гаиләмне пәрәмәч белән сыйларга яратам”, дип башлады ул сүзен эшкә тотынганчы һәм үзенең пешерү серләре белән уртаклашканчы.

Tatar.cz оешмасы Татар халык ашлары көнен пәрәмәч пешереп бәйрәм итте
Tatar.cz оешмасы Татар халык ашлары көнен пәрәмәч пешереп бәйрәм итте

Кичә ахырында егетләр-кызлар озакламый тагын очрашырга килеште, һәм бу юлы инде чәкчәк пешерү серләрен өйрәнеп карарбыз дигән теләк белдерде.

Чехиядә яшәүче татарларны берләштергән Tatar.cz оешмасы Прагада татар тарихына, мәдәниятенә багышланган кичәләр, очрашулар, Сабантуйлар үткәрә. Быел Прага Сабантуе 20 майда булачак. Ул инде бу якларда 15нче тапкыр узачак.

XS
SM
MD
LG