Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Сербиянең НАТО тарафыннан бомбалануына 10 ел тулды. НАТО һөҗүмнәре, Косовода этник албаннарга каршы барган сугышны туктату максатында оештырылган иде.

Моннан 10 ел элек Сербиянең албаннарга каршы көч куллануын туктату максатында НАТО алып барган һава һөҗүмнәре илдә искә алынды. Серблар һөҗүмнәрдә иң күп зыян күргән җирләрне зиярәт итеп, үлгәннәрне искә алды.

НАТО мәгълүматларына караганда, һава һөҗүмендә 500 кеше һәлак булган. Сербия исә бу санны 3000 чамасы дип күрсәтә.

1999 елның 24 мартында НАТО Сербиягә каршы ике ярым атна дәвам иткән һава һөҗүмнәрен башлады.

Максат - серб көчләрен Косовадан чыгару иде.

Бүген үлгәннәрне искә алу чарасында Сербия саклану министры Драган Сутанавач, “Reuters” хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә, НАТО һава һөҗүмнәрен зур хата, дип атады.

Әлеге һава һөҗүмнәре башланган вакытта Чехиянең ул чактагы тышкы эшләр буенча парламент комитеты җитәкчесе Михаил Зантовски, Балкандагы сугышны НАТО гына туктата алды ди:

"Еллар буена тоталитар режимда яшәгән Балкан илләрендә милләтчелек чәчәк ата башлады. Бу куркынычны ул чакта НАТО гына тукта алыр иде. Балкандагы сугышны НАТОның туктуын онытмаска кирәк. НАТОның сугышны туктату өчен күргән чаралары бүгенге көндә бәхәсле, ләкин сугышны НАТО бетерүе бәхәссез чынбарлык", ди.

Шул ук вакытта Зантовски, Европа дипломатларының Босниядә һәм Хорватиядә кабынган сугышны туктатуда пассив эш алып баруын искә төшерде.

"Серблар чыңбарлыкны инкарь итә"

1990 елларда “Азатлык”ның Югославия бүлеге башлыгы булып эшләгән Нинад Пейеч, НАТО һава һөҗүмнәренең ни сәбәпле башлануын серб халкы һаман да аңлап бетерми, ди.

"Сербия ватандашларының күп өлеше, НАТО һөҗүмен генә түгел, Балкан сугышының асылын да инкарь итә. Алар ул вакыттагы сәясәтне, сугышның ничек башлануын, бу вәзгыятькә кемнең этәрүен һәм Косоводагы сугышның нәтиҗәсен әле дә аңлап бетерә алмый. Бу турыда мәгълүмат чаралары һәм җитәкчеләр ачыктан сөйләмичә, алар инкарь итүен дәвам итәчәк", ди.

Пейеч, НАТО һөҗүменә Милосевич режимының сәбәп булуын, киләчәктә сербләр үзләре кабул итәчәкләр, ди.

XS
SM
MD
LG